Зәмирә Рәҗәпованың оста һәм ялкау бәдриләре
Зәмирә Рәҗәпова үзенең инстаграмында кызыклы пост язып чыкты. Күпләр бу постта үзләрен танырлар. Зәмирә безнең һәрберебездә ике кеше яши, дип яза. Берсе шуның ‒ ялкаубәдри. Ул һәрвакыт артка сөйри. И...
Зәмирә Рәҗәпова үзенең инстаграмында кызыклы пост язып чыкты. Күпләр бу постта үзләрен танырлар.
Зәмирә безнең һәрберебездә ике кеше яши, дип яза. Берсе шуның ‒ ялкаубәдри. Ул һәрвакыт артка сөйри. Иртән спортзалга барам дип кичтән планлаштырып ятасың, иртән ялкаубәдри артка сөйри. Инде ябыгырга дип планлаштырасың, ә ялкаубәдри торт кисәге белән кызыктыра. Берәр тренингка барырга җыенасың ‒ ялкаубәдри хаман чабудан тарта. Әлбәттә, кеше ялкаубәдрине тыңлый, чөнки аның белән рәхәт.
Ә икенче кеше ‒ остабәдри. Ул мескен хәлдә, аны ишетүче дә, тыңлаучы да юк. Ул спортзалга йөр, хәрәкәттә ‒ бәрәкәт, дип тә әйтеп карый, әмма... Кеше кайсы бәдрине тәрбияли, аның тормышына шул хуҗа була. «Әгәр дә #ялкаубәдри икән, димәк сезнен киләчәгегездә шулайрак булачак. Бертөрле, үзгәрешсез, артка таба. Һәм сез Бәдрине түгел, башкаларны гаепләячәксез, дәүләтне, ирне, хатынны, күршеләрне, Бәдрине генә тугел. Әгәр #остабәдри икән, димәк сез шәхес булып формалашып, тормышыгызны уңай якка үзгәртәчәксез. Сайлау мөмкинлеге үзегезнең кулда!», дип сүзен йомгаклый Зәмирә.
Ә сездә кайсы бәдри өстенлек итә?
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк