«Зөләйха кыйссасы»ның тарихы
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Безнең яшьлек шактый болгавыр заманга туры килде, өстәвенә 30 ел буе коммунизм идеологиясе белән тәрбияләндек, сугарылдык та, капылт кына кыргый капитализмга аяк бастык. Алдагы яктылык сүнде кебек. Көчле җил-давыл вакытында ут чыбыгы өзелеп, авылдагы бар ут сүнгән кебек... Яшьтәшләремнең күбесе югалып калды, адашты-абынды, сөртенде.
Хөрмәтле укучыбыз!
Күптән түгел Зиннур Хөясниярның яңа «Зөләйха кыйссасы» повесте дөнья күрде. Шатлыклы хәбәребез бар: хәзер әлеге китапны турыдан-туры безнең редакциядән сатып алырга мөмкин! Алай гына да түгел, повестьне сатып алган һәрбер кешегә язучының «Көмеш чыбыркы» романын бүләк итеп җибәрәбез. Моның өчен saxna@mail.ru почтасына языгыз. Бәясе нибары 200 сум!
«Зөләйха кыйссасы»ның тарихы
Безнең яшьлек шактый болгавыр заманга туры килде, өстәвенә 30 ел буе коммунизм идеологиясе белән тәрбияләндек, сугарылдык та, капылт кына кыргый капитализмга аяк бастык. Алдагы яктылык сүнде кебек. Көчле җил-давыл вакытында ут чыбыгы өзелеп, авылдагы бар ут сүнгән кебек... Яшьтәшләремнең күбесе югалып калды, адашты-абынды, сөртенде.
Мин дә бу хәле авыр кабул иттем. Кызым белән малаемның әле сабый чаклары. Беркөн шулай төш вакытында өйгә кайтып керсәм, ике бала телевизорны ачканнар да, имәлеп, үзәк каналда барган сәер тапшыру карап утыралар. Шул кадәр макыннар болар, ишек тавышын да ишетмәделәр. Шулчак, ишек яңагына сөялдем дә аптырап калдым, күздән яшьләр тәгәрәде, юкка чыгып киттем! Бу балаларны мондый әхлаксыз заманда ничекләр итеп әдипле кешеләр итеп тәрбияләп үстерәсе?!.. Шулай үз балаларым өчен кайгырып йөргәндә татар сабыйлары өчен «Салават күпере» журналын нәшер итә башладым.
Заманалар һаман болгавыр. Туксанынчы еллар чын мәгънәсендә тулгак тота башлады. Шул газаплар белән йөргәндә минем җанда «Зөләйха кыйссасы» дигән әсәр язу нияте туды. Саф татар кызларын дөньяның ни рәвешле уйнашчы кызларга әйләндерүе хакында... «Зөләйха кыйссасы» синең өчен яздым, кадерле укучым!
Зиннур Хөснияр
Китаплар турында мәгълүмат
Зиннур Хөсниярның «Зөләйха кыйссасы» повестенда замана балаларының үзләрен табу һәм югалту тарихы сурәтләнә. Саф күңелле авыл кызы Зөләйханы замана җилләре кая илтә? Тормыш сукмагыннан барганда, бер таеп егылсаң – яңадан торып басуы авырмы? Икейөзлелек хакимлек иткән пычрак заманада тән һәм җан күңел сафлыгын саклап калып буламы? Бу сорауларга җавапны повестьтан табарсыз.
Танылган язучы Зиннур Хөснияр әлеге китабында киң катлам укучыларга инде таныш булган әсәрләре бергә «Көмеш чыбыркы» дип аталган яңа романын тәкъдим итә. Автор аның жанрын «роман-курку» дип билгели һәм чыннан да әсәрнең төп геройларыннан берсе Шүрлия кешеләрдә курку хисе тудыручы образ сыйфатында тасвирлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк