Зәмирә Рәҗәпова: «Тамашачыны алдап булмый»
Зәмирә Рәҗәпова алып бара торган «Әй язмыш, язмыш» тапшыруы күпләрнең күңелен яулады, түземсезлек белән яңа чыгарылышларны көтәләр. Шуңа да Зәмирә үзе бу хакта сөйләп китте.
Зәмирә Рәҗәпова алып бара торган «Әй язмыш, язмыш» тапшыруы күпләрнең күңелен яулады, түземсезлек белән яңа чыгарылышларны көтәләр. Шуңа да Зәмирә үзе бу хакта сөйләп китте.
«Бу тапшыруга карата булган мәхәббәтегез, игътибарыгыз кайвакыт гаҗәпкә калдыра. Бу проектны башлаганда, мин аны шулай популяр булыр, дип уйламаган да идем. Тамашачы мәхәббәтенең сере нәрсәдә сон? Җавап бер ‒ ихласлылык!!! Монда бер кем дә тормышын сырлап, тәтиләп утырмый, ничек бар шулай сөйли. Әлбәттә, андыйлар да очраштыргалаштыра. Тик тамашачыны алдап булмый. Чөнки, ютубта да, телевидениеның рейтинг саннары буенча да, сездән килгән язмаларга караганда да, бөтен җанын, язмышын, күңел төпкелендәге серләрен ачып салган кунакларның тапшырулары иң яратып каралганы. Чөнки йөрәктән йөрәккә барып житә.
«Сүз башы бит Шүрәле...», дигәндәй, кайчан яңа сезон башлана? «ТНВ» җитәкчелеге фәрманы белән, сентябрь уртасыннан яңа язмышлар белән очрашулар көтә сезне. Студиябез дә яңарды, данлыклы Тукай музее залларының берсендә бара. Гаҗәеп матур, зәвыклы интерьер... Бар серне дә ачмыйм. Үзегез күрерсез әле, «ТНВ» каналында очрашканга кадәр».
Көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк