Зәмирә Рәҗәпова: «Тукмак борынлы ир белән гомер буе яшәп булмый бит инде...»
Татар халкында төрле ырым-шырымнар күп. Шулар хакында алып баручы Зәмирә Рәҗәпова үзенең инстаграм социаль челтәрендә язган. Алар булачак иреңнең нинди булачагына бәйле.
Татар халкында төрле ырым-шырымнар күп. Шулар хакында алып баручы Зәмирә Рәҗәпова үзенең инстаграм социаль челтәрендә язган. Алар булачак иреңнең нинди булачагына бәйле.
«Без бәләкәй чакта Дәү әни әйтә иде:
- Тукмак (бәрәнге төйгеч) ялама, киявең тукмак борынлы була;
- Иләк аша карама, киявең шадра була;
- Көянтә чиләк белән су алып кайтканда, чиләгеңне болгама, суы түгелмәсен, киявең хәерче була;
- Мич якканда учагың беренче кабызуда янып китмәсә, киявең ялкау була;
- Керне яхшылап сыгып бетермәсәң, кайнанаң усал була;
- ...
Ни өчен гел кияү белән бәйле булгандыр ул. Югыйсә, бу кагыйдәләрне үтәмәсәң, үзең бестолковый килен буласың, дими иде.
Ну бу әбиләәәр, кияү белән куркытып әллә ниләр эшләтткәннәр...
Мин чын күңелдән бу «әби кагыйдәләрен» бозмаска тырыша идем. Тукмакта калган бәрәңгене ялыйм дип, тукмак борынлы ир белән гомер буе яшәп булмый бит инде. Ә учак якканда хәзер дә беренче кабызуда яндырып җибәрергә тырышам, ялкауланмасын, дим. Күрәсең, юкка тырышмаганмын....»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарийлар
1
0
0
Эфэрин Зэмирэээ!)))))
0
0