Зәмирә Рәҗәпова: «Ул минем өчен начар ир иде»
Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова өченче тапкыр әни булырга әзерләнә. Ире Максим аның аның беренче улы Аязның үз әтисе түгел. Язылучыларыннан күп сораулар килү сәбәпле, олы баласының әтисе турында язып чыгарга булган.
Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова өченче тапкыр әни булырга әзерләнә. Ире Максим аның аның беренче улы Аязның үз әтисе түгел. Язылучыларыннан күп сораулар килү сәбәпле, олы баласының әтисе турында язып чыгарга булган.
«Азатлык! Хөррәсәнлектән, үпкәләрдән, ачулардан, гайбәтләрдән... шундый рәхәт халәт ул!
Миңа кайбер подписчикларымнан түбәндәге эчтәлектә хатлар килә. Кыскача, гомумиләштереп кенә язам. Сүз Аязның әтисе хакында... «Менә хәзер сезне күреп үкенсен иде, кемне югалтканын аңласын иде...» Ә ни өчен? Үкенмәсен! Кирәкми! Без күптәәән чит ят кешеләр! Безнең бер-беребездә эшебез юк!
Дуслар! Бәлки ул бүгенге көндә миңа караганда да бәхетлерәктер? Аның да гаиләсе, балалары бар. Шулай килеп чыкканга, минем кебек үк, Аллаһка рәхмәт укыйдыр... Дөресен генә әйткәндә, ул турыда уйлап та караган юк. Чөнки, минем күңелемдә аңа карата үпкә-ачу калмады!!! Ишетәсезмеее!!!! Булды, үпкәле чаклар, тора бара бетте ул. Уйлап карагыз, кемнеңдер ачуын китерер өчен бәхетле яшәргә теләү, бәхетме соң ул? Алай бәхетле булып буламы? Бу бит бәхет тугел, бу бит үч, бу бит уен, бу бит чир...! Ә чынлап үз тормышың белән кайнап яшәсәң, башкалар кайгысы калмый! Ул кылган гамәлләре өчен, миннән гафу үтенде, «мин түгел идем ул, мине шайтан котыртты, кичерә алсаң кичер!», бу аның сүзләре! Мин гафу иттем! Бу тормышта кем ялгышмый, 4 аяклы ат та абына! Без түгел, Аллаһ кичерсен. Чөнки, кемнең хак, нәрсәнең ялган икәнен ул гына белә!
Әйе, Аяз белән аралашалар! Мин каршы тугел! Ә ни өчен? Ул бит анын атасы! Балага ул ни зыян салган? Гомумән, мин баланы корал итеп тоткан әти-әниләрне аңламыйм, аңларга да теләмим.
Без дә үзара яхшы аралашабыз, әллә кайчангы яхшы танышлар күк! Чын, ул минем тормышымда булмаган да кебек!» дип яза ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк