Логотип
Якыннан килеп кара

"Түләк" операсы янәдән сәхнәгә кайтты (ФОТОрепортаж)

Нәҗип Җиһанов музыкасын “Татарика” оркестры һәм Казан консерваториясенең симфоник оркестры башкарды. Хорда – И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары. Төп партияләрне Артур Исламов, А...

Нәҗип Җиһанов музыкасын “Татарика” оркестры һәм Казан консерваториясенең симфоник оркестры башкарды. Хорда – И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары. Төп партияләрне Артур Исламов, Айгөл Хәйри, Илгиз Мөһетдинов, Ирек Фәттахов, Сөмббел Ситдыйкова, Нурзия Сабитова, Руслан Закиров, Айрат Ганиев һәм Илнар Дәүләтшин башкарды. Спектакльнең татар теле буенча консультанты – Гүзәл Сәгыйтова. Татар Опера студиясенең сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җаббарова.

"Түләк" опера һәм балет театрында ике тапкыр сәхнәләштерелгән. Тәүге мәртәбә әсәрнең премьерасы 1945 елның июнь ахырында уза. 60нчы елларда, Нәҗип Җиһанов кабат бу операга кайтып, аны яңадан эшли. Икенче редакциядә операның исемен "Түләк һәм Сусылу" дип куя. 1967 елда сәхнәләштерелгән опера нәкъ шул исемдә, яңа вариантта куела.

80нче елларда театр әлеге операны яңа буын җырчылар – Зилә Сөнгатуллина, Хәйдәр Бигичевлар белән сәхнәләштерү турында уйлый, хәтта җырчылар арияләрне өйрәнә башлый, ләкин ни сәбәпледер эш тукталып кала.

Яңача куелышта берникадәр үзгәрешләр бар. Режиссер Евгений Артамонов операны ике дөньяга бүлә. Бер яссылыкта – хәзерге заманда яшәүче яшь археологлар, икенчесендә – Болгар ханлыгы күренешләре. Шулай итеп XXI гасыр “Түләк” операсында – ике Түләк, ике Аембикә һәм ике Сусылу. Сюжеты да берникадәр кыскартылган.

 

Спектакль яшь галимнәрнең яңа ачышы белән башланып китә. Шулай итеп алар үзләре дә сизмәстән тарихи вакыйгаларның шаһите була... Соңрак операда Аембикә белән Түләкнең гүзәл мәхәббәте тасвирлана. Аембәкнең әтисе Алимбәк хан бердәнбер кызына кияүне үзе сайлый. Ярыш игълан ителә.

Әмма Түләк белән Аембикә инде күптәннән бер-берсенә гашыйк. Ярышта Түләк җиңеп чыкса  да, көндәшләренең мәкере аркасында ул асылкүл төбендәге су патшалыгына эләгә. Түләк су патшасы кызы сусылуга өйләнә. Әмма туй вакытында болгар илендә канлы сугыш баруын белеп алып җиргә ашыга.

Бу хурлыкка чыдый алмаган су патшасы үз кызын томанга әйләндерә. Илен саклап кала алса да, Түләк Сусылуны да, Аембикәсен дә югалта.

 

Татарча операны карарга тамашачы зал тутырып килгән иде. Белгечләр дә “Түләк” операсының яңа куелышын югары бәяләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк