«Буш вакытымны җыр язып уздырам»
Җырчы Рәдиф Зарипов белән әңгәмә.
Җырчы Рәдиф Зарипов белән әңгәмә.
– Рәдиф, татар һәм башкорт эстрадасының бүгенге көн торышына нинди бәя бирер игегез? Халык нинди җырга мохтаҗ?
– Әлбәттә, бары тик яхшы гына бәя бирәм. Чит ил, яисә Россия җырчылары репертуарында төрле җырлар бар. Без, мөселманнар буларак, матур сүзләр кулланырга тырышабыз. Аллага шөкер, күпчелек җырларыбыз мәхәббәт хакында.
Төрле буын вәкилләре үз җырына мохтаҗ. Минемчә, яшьләр күбрәк заманча җырлар тыңларга ярата. Шулай булса да, классик җырларны да онытмаска кирәк.
– Артист булу өчен иң беренче чиратта нинди сыйфатлар кирәк дип саныйсың?
– Бу бик катлаулы сорау. Мин филармониядә озак еллар эшләп килгән артистлар, баянчылар белән аралашам. Алар сүзе буенча, элек сәнгать советының таләпләре зур булган. Җырчыны бар яклап тикшергәннәр, сәнгать өлкәсендә махсус белеме булуы мәҗбүри булган. Тышкы кыяфәте һәм тавышына, җырның көенә һәм сүзләренә зур игътибар биргәннәр. Миңа калса, хәзер эстрадага эләгергә җиңелрәк. Начармы бу, яхшымы – халык үзе хәл итәр.
– Яшь җырчыларга нинди киңәш бирер идегез?
– Хәзерге заман балалары институт бетереп туганнар дип әйтәләр. Төрлесеннән бар, ләкин, Аллага шөкер, яшьләр акыллы булып үсә. Тормышта нәрсә генә булса да, кеше булып кала белергә кирәк. Һәрбер кеше үзенчәлекле. Иң мөһиме, шуны күз алдында тотып яшәү. Замана куам дип, үз-үзеңне югалтмау мөһим.
– Тагын нинди талантка ия булыр идегез?
– Без авылда туган, эшнең рәтен белеп үскән балалар. «Ир кешегә 40 һөнәр дә аз» дип әби-бабаларыбыз юкка гына әйтмәгән, шуңа күрә бу сорауга төгәл җавап бирә алмыйм.
– Буш вакытыгызда нәрсә белән шөгыльләнергә яратасыз?
– Төрлечә. Күпчелек буш вакытымны җыр язып, аңа аранжировка ясап уздырам.
– Тормыш девизыгыз ничек яңгырый?
– Бу дөнья мәңгелек түгел, шуны онытмаска кирәк. Әсхәр Кәшфуллинның бик матур шигыренә җыр язган идем, шуннан өзек: «Иман белән атлап, гореф-гадәт саклап, җырлап яшәүләргә ни җитә!» Тормыш девизым шундыйрак.
– Мин беркайчан да... (дәвам итегез).
– «Мин беркайчан да...», дип әйтергә ярамый.
– Төшенкелеккә бирелгән чакларыгыз буламы? Күңелегезне ничек күтәрәсез?
– Була, әлбәттә. Коръән, аятләр укыйм, ул миңа бик булыша.
– Бүгенге көндә иң зур хыялыгыз?
– Ике дөньяда да бәхет насыйп итсен Ходай!
– Алдагы иҗади планнарыгыз? Тамашачыга әйтер сүзегез?
– Дөньялар тынычланып, барысы да җайлангач, яңа җырлар белән концертлар куярга иде исәп. Иҗат итәргә насыйп булсын. Ташамачыга әйтер сүземне җырларым аша җиткерермен.
Әңгәмә «Сәхнә» журналының «Кыскалыкта – осталык» сәхифәсендә июнь санында бастырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк