Логотип
Журналда укыгыз

МИН – ЯЛКАУ АКТРИСА

«Яңа елга кадәр татар телен шомартмасаң, училищедан куачакбыз, – диде. – Сезнең курс өчен махсус пьеса язам, куыласы түгел!» дип тә өстәде. Мин аңа татар телен яхшылап өйрәнергә сүз бирдем. Казанга озатканда әти миңа бер генә сүз әйтте: «Укып бетерәсең, егетләр белән чуалмыйсың!».

Фирүзә Зинәтуллина. Исеме җисеменә туры килеп тора аның – зиннәтле таш сыман ул. Театр өчен дә, кино өчен дә бердәй кадерле актриса. Башкарган һәр роле – йөрәге, күңеле аша туа. Ә йөрәктән чыккан – йөрәккә барып тоташа. Шуңа күрә тамашачы да ярата үзен. Һәм бу мәхәббәт – җаваплы!

Малай көтеп, кыз туса...

«8 балалы гаиләдә туып-үстем. Мин – бишенче кыз, миннән соң 3 энекәшем туды. Бик тату идек без. Бар әйбер дә уртак булды. Әле энекәшләр үсеп җиткәнче, апаларым белән авыр эшләрне дә башкара идек. Кыш көне утынга кадәр яра иде апаларым! Бүгенге көндә инде 1 апам, 1 энекәшем безнең арада юк. Хәзер безнең бергә җыелулар да җәйге ял вакытында гына була. Сирәк күрешкәч, аеруча кадерле ул очрашулар.

Гаиләдә 4 кыз үсеп килгәч, мине, әлбәттә, малай булыр дип көткәннәр. Аеруча, әти нәсел дәвамчысы турында хыялланган. Әмма мин туганмын! Әти хәтта бала тудыру йортыннан да каршы алмаган, әбинең сеңлесе барып алган мине. Шулай да «Фирүзә» дигән матур исемемне миңа әтием сайлаган. Төрекмәнстан ягында шундый җирлек бар икән, әти шабашкага еш йөри иде, күрәсең, шул вакытта ишетеп алган булгандыр.

Миңа 3 яшь булганда, энем туды. Хәтерлим, өйгә бәби кайтты, бөтенесе «улым, улым» дия-дия аның янында кайнаша. Миңа игътибар итүче дә юк! Карт әнинең өенә чаптым. «Мин аларга башка кирәкмим, аларның уллары бар хәзер», – дип үксеп-үксеп елаган идем шул чакта. Ләкин беренче малайга да игътибар артык озак тәтемәде, бер-бер артлы тагын ике энебез туды һәм тора-бара барыбызга да бертигез караш формалашты. Мин дә «көнче күбәләк» булудан туктадым (елмая – Авт.). Фирдәвес энем, апалар белән үскәнгәме, бик йомшак иде. Мин аны малай-шалайлардан яклый да идем әле. Абый урынына булдым үзенә».

Иске чалбардан – яңа итәк

«Җәй көннәрендә әти акча эшләү нияте белән Ташкент якларына мамык җыярга китә иде. Шабашкадан кайткач, әни белән икесе безне – 5 кызны ияртеп, универмагка алып баралар. Һәрберебезне баштан-аяк киендерә иделәр. Апалардан калганны да кигәнмендер инде, әмма башкаларга яңа кием алганда миңа алмый калганнары булмады. Кечкенәдән матур киенергә ярата идем. Апалар мине курчак урынына киендерә торган булганнар. Тик артык шук идем, өйдә апаларым киерткән киемне  урамга чыкканда сала-сала чыга торган гадәтем булган, җәй көннәре уйнарга трусиктан гына чыгып киткәнмен. Әтинең «малай» дип көтүе дә үзенекен иткәндер, күрәмсең.

Ә үзем кечкенәдән тегү машинасы белән «дус» булдым. Үсә барган саен кибеттә сатылган киемнәрдән риза булмыйча, аларны үземчә үзгәртеп тегә башладым. Апалар үзләреннән калган киемнәрне миңа бирәләр, ә мин алардан өр-яңа матур-матур итәкләр, чалбарлар тегеп куям. Тора-бара энекәшләремә дә тегә башладым. Бу сәләт – әниемнән. Ул бик оста итеп урын-җир өчен комплектлар, ашъяулыклар тегә иде. Соңрак әти аңа яңа тегү машинасы алып кайтты, әмма аның рәтенә төшенә алмады әни, ә мин бик тиз өйрәндем. Шуннан соң тиз генә кыскартасы, тегәсе булса, әни ул эшләрне миңа кушарга гадәтләнде.

Кул эшләренә мәхәббәт әле хәзер дә бар. Бияләй, перчатка, оекбаш, шарф ише әйберләр бәйләргә яратам. Үземә бик матур изү дә ясаган идем бер вакыт. Аны яратып киеп тә йөрдем. Алкалар ясау белән дә мавыгып алдым. Тик мин бер үк эшне озак вакытлар эшли алмыйм. Башыма нинди дә булса фикер килеп, аны эшләп карыйм да, «әхә, бу болай икән, моны болай эшләргә була икән» дим дә, шунда ук башка берәр төрле эшкә тотынам.» 

Каушарга вакыт та булмаган!

«Мәктәп еллары күңелдә шундый матур хатирә булып сакланып калган. Беренчедән, мәктәптә укыганда әти-әни, апалар янда чак. Икенчедән, сыйныфташлар белән бик дус идек без. Мәктәптә тырышып укыдым, аеруча тарих дәресләрен ярата идем. Тагын әле тимурчылар отряды буларак, әби-бабайларга ярдәм итәргә дә йөри идек. Малайлар кар көри, утын яра, без, кызлар, өйләр җыештырабыз, ашарга әзерлибез. Соңыннан әбиләр барыбызны да чәй белән сыйлый торган иде. Балачакның иң матур, кадерле истәлекләре бу.

Соңгы ике елны күрше авыл мәктәбендә укыдым, ул елларда бертуган апам Хәния белән шул авылда яшәдек. Апам анда клубта эшләде. Безгә төрле-төрле биюләр, җырлар өйрәтә иде дә үз авылыбызда концертлар оештыра идек. Хәния апам тырышлыгы белән сәхнәгә бик иртә чыктым мин. Тәүге тапкыр сәхнәгә чыкканда курыкканны, каушаганны да хәтерләмим. Дөресен генә әйткәндә, минем каушап торырга вакытым да булмаган инде. Бер-бер артлы әллә ничә номер башкара идем. Төрле халык биюләре өчен сәхнә киемнәрен дә үзебез тегә идек. Бу үзешчән концертларны авыл халкы бик ярата иде, гөрләтеп кул чабалар иде безгә. Сәнгатькә тартылуым күпкә иртәрәк башланды дисәм дә ялгыш булмас. Кечкенә чагымда телевизордан балет карарга ярата идем мин. Кич белән гел йә хоккей, йә балет, йә фигуралы шуу күрсәтәләр иде. Әти хоккейны бик өнәп бетерми, ә менә балет белән фигуралы шууга мөкиббән китеп карый иде. 5 яшемдә иң олы апам Гөлфирә мине Перьмдәге хореография интернат-мәктәбенә алып китәргә теләде, әмма әни риза булмады. Бик елаган идем шул чакта».

Язмышка ни язылган?..

«Мәктәпне тәмамлагач, барыбер Перьм мәдәният училищесының хореография бүлегенә укырга кердем. Әмма миңа аны тәмамларга насыйп булмады. Язмыш башка борылыш алды. Хәния апам урынына бер кичтә клубны үзем ачтым. Шул кичтә яңа гына армия хезмәтеннән кайткан 22 яшьлек чибәр егет белән таныштым. Ул көн саен диярлек яныма килеп йөри башлады, килгән саен миңа конфетлар алып килә иде. Бер-беребезгә гашыйк булуыбызны сизми дә калдык. Өйләнешеп тә куйдык. Бераздан кызыбыз Ләйсән туды. Бала тугач, мин документларымны училищеның режиссура бүлегенә күчердем, читтән торып укуны тәмамладым. Гаилә тормышыбыз озак дәвам итмәде, юлларыбыз аерылды. Диплом алгач, Барданың мәдәният бүлегенә аны тапшырырга килдем һәм «Казан театр училищесы студентлар җыя» дигән игъланга күзем төште. «Эх, укырга иде синдә, ник алданрак белмәдем икән?!» дигән сүзләремне кычкырып ук әйткәнмен! Агач бина, бер бүлмәдә әйткән сүз икенче бүлмәгә ишетелеп тора икән. Минем бу сүзләремне бүлек җитәкчесе Зәйнәп апа ишетеп алган. «Әйдә, әти-әниең белән үзем сөйләшәм, җыена тор Казанга, – димәсенме?! – Шушы көннәрдә Мәсгут абыең кайтырга тиеш, иң элек аңа күренеп алырсың», – дип тә өстәде. Мәсгут Имашев – училищеның ул чактагы директоры. Мин аңа җырлап, биеп күрсәттем. «Бу елгы курста барысы да синең кебек кечкенә буйлылар, “балам бар” дип кычкырып йөрмәсәң, син алардан берни белән дә аерылып тормыйсың. Казанга барып, мастерыңа күрен әле, ул сине алырга тиеш», – диде. Мастерыбыз Әмир Камалиев кабул итте итүен, әмма: «Яңа елга кадәр татар телен шомартмасаң, училищедан куачакбыз, – диде. – Сезнең курс өчен махсус пьеса язам, куыласы түгел!» дип тә өстәде. Мин аңа татар телен яхшылап өйрәнергә сүз бирдем. Казанга озатканда әти миңа бер генә сүз әйтте: «Укып бетерәсең, егетләр белән чуалмыйсың!». Әтигә һәм Әмир абыйга биргән вәгъдәм тотты мине, гәрчә беренче вакытларда бик авыр булса да. Казанга килгәч, ике айлап хәтта сөйләшмичә, башкаларның сөйләшкәнен тыңлап кына йөрдем. Чөнки безнең яклардагы татар теле Казан татарларының теленнән бик нык аерыла, миңа бу телне аңлау, саф татарча сөйләшү бик авыр иде. Кызым да сагындырды. Укыганда матди яктан әти-әни дә, апаларым да бик ярдәм иттеләр. Юлга акчам һәрвакыт бар иде. Шуңа буш вакыт булу белән, авылга ашыктым. Бер көн юлда уза, бары бер көн – Ләйсән янында. Кич аның янына ятып, кочаклап йоклыйм да иртән ул торганчы юлга кузгалам. Үзем урынына зур йомшак аюны куеп калдырам... Училищены тәмамлап, театрда эшли башлагач, Ләйсәнне үзем белән алып киттем. Ул театрда, сәхнә артында үсте. Кызым туганда үзем дә бала идем бит, аның үскәнен күрми, бала тәрбияләүнең тәмен белми калдым. 34 яшемдә бала сөясем, кабат әни буласым килә башлады. Һәм кабат гаилә кордым. Улыбыз Айнур туды. Әмма тормышыбыз барып чыкмады, исерткеч эчемлекләр куллангач, кул күтәрә торган гадәте бар иде аның. Мин түзеп яшәмәдем, аерылдым. Әнисе баланы үстерергә бик нык ярдәм итте. Яңа ел вакытында көнгә 3 спектакль уйный идек! Андый чакларда Айнур 1 ай буе аның тәрбиясендә булды. Ул чакта инде үз әнием арабыздан киткән иде. Кайнанамны үз әниемне яраткан кебек яраттым, ул да безне бик ярата иде. Бүгенге көндә кызым үзе 3 бала әнисе, улыма 20 яшь. Мин бик бәхетле әни, яраткан әби». 

Театрга килү тарихы

«Училищены тәмамлагач, мин һәм тагын 3 төркемдәшем Түбән Кама театрына эшкә урнашырга китеп бардык. Яшь артистларга фатир бирәләр икән, дигән сүз ымсындыргандырмы... Бер ай чамасы анда эшләгәч, фатир бирмәячәкләрен аңлап алдык һәм кире Казанга кайттык. Дусларым Яшьләр театрына эшкә урнашып калдылар, ә мин җәй буена авылга кайтып киттем. Беркөнне гәҗит укып утырам, Бардага Казан артистлары килгән дигән язмага тап булдым. Араларында Әмир абый да бар! Шуны белү белән «очтым» районга. Кинолардагы сыман булды ул хәл: мәдәният йорты каршында Әмир абый басып тора, мин аңа кул изәп, «Ә-мир а-бы-ы-ый!» дип кычкырып, каршы йөгерәм. Ул да күреп алды да, миңа каршы йөгерә башлады. 4 ай күрешмәгәнбез! Ул мине кочаклап алып, әйләндерде дә, «Нишләп ятасың монда? Әйдә, Казанга!» дип бераз ачуланып та алды. Яшьләр театрына килгәч, иң беренче Фәрит Хәбибуллин янына кердем. Артистларны баш режиссер сайлап ала, ул сиңа режиссер ярдәмчесе вазыйфасын тәкъдим итәчәк, ризалаш», – дип киңәш биреп чыгарды. Шулай булды да. Әмма «Башмагым» спектакле минем киләчәк тормышымны хәл итте дә куйды. Гладиловада аккустика начар булгач, кызларның җырлаганы ишетелми. Күмәк сәхнәдә миңа да чыгарга куштылар. Шунда Ренат Мирзахәсәнович безне берәм-берәм җырлатып карады. Минем тавышым болай да нечкә булгач, мин тырыша-тырыша кычкырып җырладым. Шунда ул «Сезнең арада бер Фирүзә җырлый икән!» дип ачуланган иде артистларны. Шул вакыйгадан соң миңа Гыйльми ролен бирде. Режиссер ярдәмчесе булып эшли дә алмый калдым, актриса булып куйдым.

Берсендә Фәрит Хәбибуллин дәшеп алды да: «Син ник миңа Рәшитнең сеңлесе икәнеңне әйтми йөрисең?» – димәсенме?! Алар әтиемнең энесе, фольклорчы-галим, шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәров белән бик дуслар иде. Берсендә очраклы гына трамвайда очрашканнар да, Рәшит абыем аннан: «Йә, Фәрит, ничек анда Фирүзә сеңлемнең хәлләре?» – диеп сораган. Фәрит Әхмәтҗанович аптырап киткән. Ә мин беркайчан да абыем турында кычкырып йөрергә яратмадым. «Үзенә файда эзли» дип уйларлар иде сыман. Фәрит Әхмәтҗанович бик җылы мөнәсәбәттә булды миңа, сәхнә серләренә генә түгел, тормыш итәргә дә өйрәтте ул. Аның акыллы киңәшләрен әле хәзер дә искә алам».

«Мин – ялкау актриса»

«Театрга килгән генә вакытларда режиссерның нәрсә таләп иткәнен аңламый гына идем бит. Ә хәзер Ренат Мирзахәсәновичны сүзсез дә аңларга өйрәндем. Кайчак фикерен әйтеп өлгергәнче, күз карашы аша тел төбен аңлап алып, нидер эшлим дә, ул елмаеп, мактап куя. Еш кына мин: «Бу бит әле репетиция генә, менә шулай гына эшләп торам әле» дип уйлыйм. Гомумән, мин – ялкау актриса.  Ә режиссерлар алар шунда ук рольгә керүне, бирелеп эшләүне таләп итә. Һәм бу дөрес тә. Ролеңә баштан-аяк чумып, репетицияләр вакытында ук янып уйнамасаң, соңыннан моны эшләү бик авыр. Һәр ролем якын миңа, кечкенә генә рольләремне дә үлеп яратам. Һәрберсенә озаклап, ныклап уйлап киләм, образга керү дә җиңел бирелми. Һәр премьера алдыннан үземне сүтеп-җыям. Ә тир түгеп, үзеңне сындыра-сындыра туган образлар – алар бик кадерле була. Беркайчан да рольдән баш тартканым булмады. «Капка» фильмында төшкәндә режиссер хәтта чәчне пеләшкә алдырырга туры киләчәген әйткәч, каршы килмәдем, әмма шунда ук чәчтарашка да йөгермәдем, билгеле. Берничә көннән: «Син нәрсә, һаман чәчеңне кыркытмадыңмени әле?», – диеп сорагач, шаяртмаганнарын аңлап, чәчләрем белән саубуллаштым. Бу адымымны рольнең, фильм-спектакльләрнең уңышы өчен барына да әзер булуым белән генә аңлата алам».

Мәскәүне күрәсе килгәч...

Күпләр мине Кариев театры актрисасы буларак кына белә. Ә мин инде байтак еллар театрда синхрон тәрҗемәче булып та эшлим. Барысы да Мәскәүгә барасы килү теләгеннән башланды! «Нигез ташлары» спектаклендә мин икенче составта идем. Гастрольләргә беренче состав барырга тиеш. Шул вакыт тәрҗемәче эзләделәр, ике дә уйламый үзем барырга булдым. Тәрҗемәче булып китү дә шуннан башланды. Бу эш шулкадәр ошый миңа. Сәхнәдәге вакыйгалар артыннан соңга калмыйча, татарча текст яңгыраганда рус телле тамашачы өчен тәрҗемәсен дә яңгыратып өлгерәсем килә. Һәм бу минем килеп тә чыга кебек. Режиссер Екатерина Гороховская «Озын-озак балачак» спектакленнән соң: «Мин гүя татар телен аңлап карадым» дигән иде. Бу минем хезмәтемә зур бәя булды. Гомумән, иҗат кешесе өчен үз эшенә карата уңай бәя алу бик мөһим ул. Тамашачының төрлесе була... Кайвакыт шулкадәр җылы дулкын тарала залда һәм ул сәхнәгә кадәр килә. Тамашачының җылысын тойгач, без аларга тагын да күбрәк уңай энергия бирәбез. Бу җылылык хәтта колакчыннар аша да сизелә! Кайбер көннәрдә тәрҗемә итеп утырганда да тоям мин аны. Үзара энергия алмашы бик зур әйбер ул. Эштән арып-талып өйгә кайткач та,  сагынып: «Эх, бүгенге тамашачы шулкадәр әйбәт иде», – дип уйлап куям кайбер көннәрдә. Бөтен арулар онытыла, тагын бер спектакль уйнарлык көч барлыкка килә».

 

Автор: Илүсә Зәйнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк