Логотип
Журналда укыгыз

Шоу-бизнеста дуслар юк!

Хәзер блогерлар да музыкаль премияләргә лаек булалар. Бу исең-акылың китәрлек хәл! Элек Әлфия апа Авзалова вакытында җырдагы бер сүзне үзгәртеп җырласаң да, берничә айга җырлау ирегеннән мәхрүм иткән булганнар. Ә хәзер мондый әйбергә бик җиңел караш. Бүген эстраданы җиңел акча эшләү юлы дип карыйлар.

Соңгы елларда татар эстрадасында Айгөл Закирҗанова исеме еш ишетелә башлады. Айгөл исеме ай гөле мәгънәсендә йөри. Айның сихрилеге, серлелеге, яктылыгы җырчы кызыбызга да күчкән кебек. Тырыш, гаҗәеп талантлы Айгөл белән аның үткән юлы, эстрада сәхнәсенә беренче адымнары, гаиләсе һәм бүгенге көне хакында әңгәмә кордык.

- Айгөл, үзегез белән якыннанрак таныштырыгыз әле… Шушындый талантлы кыз нинди гаиләдә үскән икән?

— Мин, бөек шәхесләр — Илдус һәм Рәшит Әхмәтҗановларны биргән Баулы районы Татар Кандызы авылыннан булам. Әтием — Миргалим, һөнәре буенча электрик, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Әнием — Тәнзилә, үзенең 42 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлады. Балалар бакчасында мөдир һәм тәрбияче вазыйфаларын үтәде, ул да хәзер лаеклы ялда. Әтием биш вакыт намазны калдырмый, әнием белән бергә ураза да тоттылар, Аллага шөкер.

Җыр сәнгате юлына ничек бастыгыз?

— Унберенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Әлмәт музыка көллиятенә вокал бүлегенә укырга кердем. «Белеме юк!» — диючеләргә мин елмаеп кына куям. Аллага шөкер, музыкаль белемем бар. Мин академик вокал бүлегендә укыдым. Ул елларда Хәния апа Фәрхи һәм Салават абый Фәтхетдиновларның җырларын көнетөне тыңлый идем. Тамашачылар «чинап» җырлаган җырчыны кабул итмәсләр дип, үзлегемнән мелизмнарга төшенеп, халык җырларын өйрәнеп, эстрада юлына бастым. Эстрадада үз урынымны булдырып, аерылып торасым килде. Көллиятне тәмамлагач, 2007 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының (хәзерге Казан дәүләт мәдәният институты) театр факультетына читтән торып укырга кердем. Белгечлегем — театр, ТВ һәм кино режиссёры. Шул елларда Наил Табанаков һәм «Аксу» продюсерлык үзәгендә эшләдем. Мине беренче тапкыр халыкка танытучы кеше дә, остазым да автор-башкаручы Наил Табанаков иде. «Аксу» продюсерлык төркемендә эшләгәндә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шаян җырлар тупланган дисклар чыгардык. Әлеге эш Мәдәният министрлыгы белән берлектә башкарылды. Ул дискларга минем башкарудагы «Ак каен», «Яфрак бәйрәме», «Яңа ел» һ.б. җырлар кертелде.

Университетта укыган елларда параллель рәвештә төрле җирләрдә эшләгәнсез икән: хәтта пицца да пешергәнсез. Бүгенге көндә ник урау юллар аша йөрдем икән дип үкенмисезме?

— Укыган вакытта бик күп төрле һөнәрләр үзләштерергә туры килде. Концертларда чыгышларым еш булып тормады. Пицца да пешердем мин, кредитлар буенча белгеч тә булдым, кассада да эшләдем... Әлеге һөнәрләр мине чыныктырды, тәҗрибәмне баетты. Эшнең ояты юк дип уйлыйм. Үзегез беләсез, Казанда яшәү, гомумән, бик җиңелләрдән түгел. Минем беркайчан да үкенгәнем юк. Ул бит мин сайлаган язмыш. Нинди генә эшкә тотынсам да, эшне һәрвакыт җиренә җиткереп башкарырга яратам.

Режиссёрлык юнәлешендә үзегезне сынап карадыгызмы соң?

— Укуны тәмамлагач, берничә театрга барып карадым, хезмәт хакының түбән булуын белгәч, уйланырга мәҗбүр булдым. Теләгем җырчы булу булса да, балачакта театрга гашыйк кеше идем: 6 яшемнән рольләргә бүлеп пьесалар иҗат иттем. Аннан соң аларны иптәшләрем белән сәхнәләштерә идек, ишегалдында спектакльләр күп күрсәтелде (көлә). Шул рәвешле, үземне режиссёр буларак та сынап карадым. Аннан соң трактор арбасына менеп Сабантуй концертлары да куя идек. Ул вакытта кассеталар, магнитофоннар заманы: җырларның минусовкалары булса, сөенә-сөенә шуңа башкардык, булмаса, Х. Фәрхи, З. Фәрхетдиноваларның язмаларына кушылып җырладык. Үзебезчә билетлар да сата идек әле. Җыелган акчаларга, балаларга өләшергә дип, кәнфитләр, сагызлар алганыбыз хәтердә. Кызганыч, тормышымны театр сәнгате белән бәйләп китә алмадым, бу теләгем тормышка ашмый калды, җырчы булу теләге көчлерәк булгандыр.

Профессиональ сәхнәгә юл яру авыр булдымы?

 — Театрдан өметемне өзгәч, җырчы һөнәренә басым ясап, үз өстемдә күбрәк эшли башладым: яңа җырлар яздырдым, сәхнә киемнәре тектердем, үз төркемемне булдырдым. Хәзерге вакытта мин 14 ел сәхнәдә. Иң беренче җырымны 5 яшемдә авыл клубында башкарган идем. Ул «Кара каш, кара күз» җыры иде. Минем беренче гонорарым кәнфит, прәннек булды. Аллаһ Боерса, киләсе елга иҗатыма 15 ел тулу уңаеннан, Казанда үз концертымны үткәрәсем килә. Иҗатташ дусларымны, әти-әниемне, туганнарымны чакырырга уйлыйм

Бүгенге көндә тамашачы күңелен яулау бик авыр, диләр... Җырчылар саны да бик күп. Башка җырчылардан аермалы буларак, үзегезнең иң көчле ягыгыз дип нәрсәне атар идегез?

— Кечкенәдән үк мине әни: «Синең бөтен җирең дә мәгънәле булырга тиеш!» — дип үстерде. Җырлар, образлар, кыяфәт-күлмәкләр — барысы да югарылыкта булганда гына, тамашачының күңелен яулап алып була торгандыр дип уйлыйм. Яшерен-батырын түгел, мин аны интервьюлар вакытында да еш әйтәм, хәзер эстраданы чүп-чар басты. Кемнең акчасы бар, шул җырчы. Ни җырлаганнарын аңлап җырлаучы юк. Минем, Аллага шөкер, моңым, тавышым бар. «Җырлый белми бит бу!» — диюче юк. Җырларымны күз уңыннан үткәреп баралар. Элек «Бәхетсез мәхәббәт җырчысы» дисәләр, хәзер бу төшенчәне кулланмый башладылар, чөнки яңа матур, тиз темптагы җырларым күбәйде. Иң мөһиме, мин яшьләргә дә, урта буынга да, өлкәннәргә дә ошыйм, минем иҗатымны яратып кабул итәләр.

Продюсер белән эшләп карау теләге юкмы?

— Элек теләгем бар иде, хәзер юк. Бер бик акыллы продюсер белән очрашып сөйләшкәч, ул миңа: «Син инде хәзер үзең продюсер булырлык, эшләгән юлыңнан тайпылмыйча бар, концертларыңны оештыр, син туры юлда», — диде. Киләчәктә бәлки үзем дә продюсер булып китәрмен әле дип уйлап торам (елмая).

Җыр сәнгате өлкәсендә төп ярдәмчегез, киңәшчегез кем? Эстрадада дусларыгыз бармы?

— Шоу-бизнеста дуслар булмый, конкурентлар гына була. Хәзерге вакытта дус-танышларым бик күп, ләкин беркемне дә үземә якын китермим. Чын дуслар еллар белән сынала. Минем якын киңәшчем — әнием һәм сеңлем, ә сердәшчем дип әниемнең сеңлесе — Зинира апаны әйтер идем. Иҗатташ дусларым егетләр арасында да, кызлар арасында да бар.

Кемнәрне үзегез өчен үрнәк итеп куясыз?

— Эстрадада кумирым Резидә Шәрәфиева. Мин аңа хәтта пародияләр дә күрсәтә беләм.

Бүгенге көндә җыр Сезнең өчен нәрсә ул? Җырларыгызда Сезнең чагылыш бармы?

— Җыр — ул минем яшәешем. Җырларымның күбесе күңел халәтемә, язмышыма туры килә. Клипларым чынбарлыктан, тормышымнан алынып төшерелде. Җырлар төрле темага булганда гына, җанга рәхәтлек китерә дип уйлыйм.

Җырларыгызны сатасыз да икән. Бүгенге көндә кемнәр башкара аларны?

— Әйе, җырларны мин заказ буенча да язам. Бүгенге көндә аларны Ләйлә Галиева, Азалия Вәлиева, Гүзәл Гәрәфиева һ.б. бик күп танылган җырчылар башкара.

Сеңлегезнең шагыйрә булуы булышамы? Җырларны киңәшләшеп иҗат итәсезме?

— Сеңлемнең ярдәмен мин гел тоеп яшим. Аның берничә шигырьләр, җырлар җыентыгы бар. Аның шагыйрә булуы, чыннан да, бик булыша, без аның белән төрле темалар өстендә эшлибез. Сеңлемнең шигырьләре бик матур, мәгънәле. Хәзерге вакытта башка авторлар белән дә эшлим. Шагыйрәләр Венера Мәхмүтова һәм Илзирә Вәлиуллиналарга да еш мөрәҗәгать итәм.

Клип төшерү шактый чыгымлы. Эстрадада эшләү генә булышамы, үзен аклыймы?

— Әйе, клиплар төшерү кесәгә әйбәт суга. Әзерлек мизгелләре дә шактый зур сумма таләп итә. Җырчы кешене күбрәк концертларда һәм банкетларда җырлау туендыра. Хәзерге дөнья хәлләреннән чыгып әйтсәк, бөтен кеше дә концерт куеп йөри алмый. Концертлар белән йөрүче топ-җырчылар да бармак белән генә санарлык калды. Концертны куясың икән, җиренә җиткереп куярга кирәк. Булсын өчен генә концерт куюны хупламыйм. Аннан соң концерт куяр өчен бик күп чыгымнар таләп ителә: музыкантларга, администраторга һ.б., аренданың да бәясе зур. Шулай да, киләчәктә концертлар кую теләгем зур.

— Җырчы кыз ни өчен PR-бүлектә дә эшләргә булды? Эшегез нәрсәдән гыйбарәт?

— Хәзерге вакытта мин челтәрле бизнес белән дә шөгыльләнәм. Һәм шул ук вакытта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының PR-бүлегендә җитәкче булып эшлим. Театрга керүемнең сәбәбен дә сөйләп үтәсем килә. Үземне актриса буларак сынап карыйсым килде һәм мин театрның баш режиссёры Туфан Имаметдиновка шалтыраттым. Ул: «Безнең штат тулы, хатын-кыз актрисалар кирәкми», — дип җавап бирде. Аннан соң театрның PR-бүлегенә хезмәткәр кирәк булуын белеп, шунда эшкә урнаштым. Үз эшемне бик яратам: социаль челтәрләрне алып барам, журналистлар белән эшлим. Монда минем киңәшчеләрем, ярдәмчеләрем дип Татарстанның атказанган артистлары Илсур абый Мортазаны һәм Шамил абый Фәрхетдиновны атар идем, без бер бүлектә хезмәт итәбез. Алар белән эшләү минем өчен зур горурлык.

Иҗат темасыннан бераз читкә китеп, шәхси тормышыгыз турында сөйләшеп алыйк әле... Бер әңгәмәгездә «Ирләрдән күңелем кайтты, хыянәтне кичерә алмыйм», дип әйткәнсез. Бүген дә шундый ук фикердәме Сез?

— Ирләрдән күңел кайтса да, караш үзгәрергә мөмкин. Хыянәтне кичергән кешене мин, гомумән, акылсыз дип уйлыйм. Мин хәзерге көндә бик бәхетле. Мине яратучы якыннарым — әти-әнием, улым бар.

Улыгыз турында да сөйләгез әле...

— Улыма май аенда 15 яшь була, Аллаһ Боерса. Спорт белән шөгыльләнә. Волейбол ярышларына йөреп, призлы урыннар яулый. Киләчәген спорт белән бәйләргә исәпли. Аңа хәзер студент егетләргә карагандай карыйлар, чөнки ул соңгы елларда бик нык үсеп китте.

 — Әтисе белән аралашамы?

— Әйе, Аллага шөкер, аралашалар, тик телефон аша гына, очрашып сөйләшкәннәре юк. Ир балага ата кеше кирәк дип уйлыйм. Аралашсыннар, мин каршы түгел.

Улыгыз һөнәрегезне хуплыймы? Казанга ашкынадыр?

 — Кечкенәдән үк ул минем һөнәремне үз итә, хуплый. Моның нәрсә икәнен аңлый. Каникулларда гел минем яныма Казанга килә. Июнь-июль айларында мин аны 2 айга спорт залына яздырмакчы булам. Җәй айларын бергә үткәрербез дип өметләнәм.

 — Сезне бүген шәхес буларак нәрсә борчый?

— Бүгенге эстрада борчый: аның акчага корылып калуы һәм җырчыларның күп булуы. Кайчан да булса тәртип урнашырмы, тикшерү булырмы икән?! Хәзер блогерлар да музыкаль премияләргә лаек булалар. Бу исең-акылың китәрлек хәл! Элек Әлфия апа Авзалова вакытында җырдагы бер сүзне үзгәртеп җырласаң да, берничә айга җырлау ирегеннән мәхрүм иткән булганнар. Ә хәзер мондый әйбергә бик җиңел караш. Бүген эстраданы җиңел акча эшләү юлы дип карыйлар.

Ходайдан бүген үзегезгә нәрсә сорыйсыз?

 — Көн дә сәламәтлек сорыйм. Мәчеткә йөрим, мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышам, Аллага шөкер. Сәламәтлек булмаса, бернигә дә күңел үсми, ашаган ризыгың да тәмле булмый. Ходай сәламәтлектән аермасын иде!

Автор: Гөлүсә Сөнгатуллина

Фотолар: Айгөл Закирҗанова архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк