Логотип
Журналда укыгыз

Татар театрлары үлеп бетеп бара, яки “Шулай бит, Туфан абый?!”

«Үтерү, бетерү, юкка чыгару җиңел, әмма яңаны тудыруы шактый кыен”, – дигән иде аксакал

  • Үлеп бетеп бара татар театрлары!..
  • Хәтта сугыш вакытында да япмаганнар театрларны!..
  • Хәтта...

“Күпме генә “хәтта”ласаң да, бәлки, бу ачы хакыйкатьне кабул итәргә кирәктер?!” Монысы башта туган тузга язмаган бер фикер булды. Үз-үзем белән бәхәсләшәм: нинди хакыйкать? Туфан Миңуллинның бер сүзе бар, ул аны “Сәхнә” журналының юбилее уңаеннан әйткән иде: “Үтерү, бетерү, юкка чыгару җиңел, әмма яңаны тудыруы шактый кыен”, – дигән  иде аксакал. Тагын бер сүзе бар әле Туфан абыйның (“Сәхнә” дә бергә эшләп алган чор да булды, еш әйтә иде театрлар турындагы фикерләрен), хакыйкать итеп кабул итәрлек тагын бер фикерен ишеткәнем булды, ләкин анысы язма ахырында. Язма башындагы фикер-җөмләләрне мин театрга йөргән һәм үзара кулуарда сөйләшкән зыялы тамашачының чыш-пыш сөйләшкән сүзләреннән китердем һәм уйга калдым да, Каләм менә ошбу юлларны яза.

Әлеге  язманы укыган һәм килешеп бетмәгән укучыга турыдан-туры бары бер сорау: “Үлеп бетеп бара татар театрлары!..” дип, зыялы һәм зыянсыз тамашачының үзара зарланганнарын бер дә ишеткәнең юкмы әллә? Булмаса, син йә бик бәхетле, яки шактый битараф театр сәнгатенә... Театрны юкка чыгару өчен нәрсәләр кирәк?! Алар берничә (Күп!) булырга мөмкин. Кайберләрен генә рәттән санап китик:

  1. Драматургик материалның зәгыйфь булуы һәм милли теманың юкка чыгуы. (Драматургик материалга карата мөнәсәбәт, һәм бер очтан драматургка карата булган мөнәсәбәт. Милли тема, гомумән, милли дигән сүзнең асыл мәгънәсе тәрбиягә кайтып кала. Мәсәлән, рус баласын урыс милли традицияләре нигезендә тәрбия кылу яхшырак нәтиҗә бирә, нәкъ менә шуңа күрә дә “милли”не “тәрбия” төшенчәсеннән аерырга ярамый; милли темага сөйәлшәбез икән, димәк, сүз тәрбия темасына).
  2. Режиссерның сүлпән фантазияле булуы, һәм милли рухны (тәрбияви рухны) тоемлавамы;
  3. Артистларның телне белмәве;
  4. Тамашачыда югары зәвык тәрбияләүне максат  итеп куя алмау һәм башкалар...

Боларның берәрсе бүгенге заман театрларына туры киләме соң? Әйе, теоретик яктан килергә дә мөмкин. Тагын да төгәлрәк әйткәндә,  аларның кайсы да булса да кайсыбер театрда булырга мөмкин, әмма һәммәсе бергә “җыела” икән, димәк, бу – каберстанга таба туры юл.  Авыр тема, бәхәсле тема. Ләкин котылгысыз зарури тема. Шуңа күрә аерым-аерым “сүтәргә” кирәктер. Өстәвенә алар театр алдында  гына тормый. Әйдәгез, югарыда саналган сәбәпләрнең беренчесенә төгәлрәк тукталыйк. Шекспир заманында режиссер булмаган, декоратор-рәссам дә юк әле ул вакытта, актерларның да профессиональ белемсез, күзләп-күзәтеп тора торган һәм юнәлеш бирерлек министрлык та, теше үтсә, үтмәсә дә, һәр премьерага “анализ” бирергә алынырлык журналист халкы да юк. Аллага шөкер, рецензия язам дип, бәяләмә урынына эчтәлек сөйләп чыгудан ары узмаган театр тәнкыйтьчеләре дә тумаган. Димәк, драматургик материал. Димәк, драматургия... Лирик чигенеш ясап, аның ни нәрсә икәнлеген тагын бер мәртәбә шәрехләп узабыз: “Драматургия — ведущий компонент театра. Как в идеологическом, так и в художественном отношении ведущая роль в театральном искусстве, несомненно, принадлежит драматургии. Драматургический материал определяет не только идейное содержание творческой деятельности данного театра, но влияет также и на его художественную технологию, содействует развитию определенных творческих навыков, формирует его творческий метод. Поэтому режиссер, актер, художник только исходя из своего собственного знания жизни, могут определенным образом истолковать пьесу, найти нужные сценические формы”.

Менә, шул. Үз-үземә шундук каршы киләм, прозаны “сипләп” сәхнәгә чыгару модасы бара. Проза әсәре пьеса түгел бит?! Күрәсең, һәр проза әсәрен дә “драматургик материал” ясап булмый торгандыр, ягъни файдаланып булмый торгандыр; аның өчен “язмышлар конфликты”ның аеруча көчле булган проза кирәктер. Интригаларның “куе” булуы сорала торгандыр. Шулайдыр әле ул, уйласаң...

Сизеп торам, бу язмада куелган сорауларга җавап бирергә тырышу өчен, беренче пунктыннан ары китеп булмаячак. Өстәвенә минем Каләм, тәнкыйть сүзе булсын өчен генә, кемнедер кимсетергә-чеметергә яратмый, “холкына” туры килми аның ошбу гамәл. Һәм ул акыл сатарга да яратмый (Үзеңне тикшер, яки үзеңне бел диячәкмен мин аңа артык остарып китсә). Шекспирдан башлаган фикерле-җөмләләрне дәвам итеп, Каләм “Т.Миңнуллин” исемен атамакчы: без соңгы вакытта караган ике спектакль дә (“Дуслар  җыелган җирдә”- Камал театры спектакле, һәм “Шулай булды шул”- Минзәлә  театры!..) нәкъ менә аның пьесаларыннан. Борынгы заманда язылган әсәрләр. Бу Миңнуллинның “татар Шекспиры” булуы белән бәйләнгәнме, яки... Яки шул... Бәйләнү дә бар, шул ук вакытта соңгы елларда драматургиянең “үлеп-бетеп бару” галәмәте дә” күренә! И.Зәйниев тә “картаеп” бара. Г.Сәгыйтованың да вакыты тыгыздыр.  (Бәлки, язылган пьесалары да чират көтеп ята торгандыр?). Без “Ааа! Яшь драматург туды!" дип, соцчелтәрләрдә мактанган һәм мактаганнардан да нигәдер һаман хат-хәбәр юк... Һаман да шул бер Туфанга әйләнәбез дә кайтабыз. Әәә, әйе бит әле, без бу гамәлебезне “яңа трактовка” дигән өр-яңа “театр термины” белән аңлатабыз. Ышандыра тагы... Нишлибез?! Ничек итеп “ясыйбыз” ул талантлы һәм актив  драматургны?! Әллә орлыгы Бохарда укмы икән аларның?.. Бәйгеләр үткәрик...Үткәрдек, тик ни мәгънә? (Мәгънә бар инде барын, бигрәк тагы син, Каләм дус! “Әнә, “Микулай”ны гына булса да исеңә төшер!)

 

Язманың дәвамы "Сәхнә" журналының март ае санында.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк