Логотип
Блоги

Мәңгелек буран

ЧЫҢГЫЗ АЙТМАТОВНЫҢ «ГАСЫРДАН ДА ОЗЫН КӨН» ӘСӘРЕ КАМАЛ ТЕАТРЫ СӘХНӘСЕНДӘ Чыңгыз Айтматов исеме һәрбер татар кешесенә якын һәм кадерле. Олы әдипнең күпсанлы повесть-романнары басылып чыгуга ук үз укучы...

ЧЫҢГЫЗ АЙТМАТОВНЫҢ «ГАСЫРДАН ДА ОЗЫН КӨН» ӘСӘРЕ КАМАЛ ТЕАТРЫ СӘХНӘСЕНДӘ

Чыңгыз Айтматов исеме һәрбер татар кешесенә якын һәм кадерле. Олы әдипнең күпсанлы повесть-романнары басылып чыгуга ук үз укучысын табып, аның гомерлек юлдашына әверелә. Тормышчанлык һәм кешене ярату белән сугарылган әсәрләр, күңелнең иң нечкә кылларына кагылып, сине әдипнең серле иҗат дөньясына алып керә, яшәеш кыйммәтләре, үткән һәм бүгенге бәйләнеше, кешелек идеаллары турында уйланырга мәҗбүр итә. Алай гына да түгел, Ч.Айтматов иҗаты бүгенгенең җитди проблемаларына җавап эзләргә, киләчәккә өмет-ышаныч белән карарга, ата-баба рухына тугры калып, үз язмышың аша милләт язмышы өчен борчылуга алып килә. Язучының татар Анадан туып үсүе дә безнең өчен зур горурлык булып тора. Татар хатын-кызларына хас иң матур сыйфатларга ия Нәгыймә Хәмзә кызының булачак язучы күңеленә матурлык, әдәп-әхлак орлыклары салуына кем генә шикләнер икән. Г.Камал театры сәхнәсеннән әдипнең улы Әскар әйткәнчә, Чыңгыз Айтматов — ике бөек халык — кыргыз һәм татар халкының талантлы улы ул.

Чыңгыз Айтматовның барлык әсәрләре диярлек татарчага тәрҗемә ителеп, күпләргә рухи азык бирә, татар әдипләренең фикердәшенә, еш кына остазына әверелә. Әдипнең А.Котельников инсценировкасы буенча (Ә.Еники тәрҗемәсе) «Гүзәлем Әсәл»ен режиссёр Т.Ходжаев 1966 елда ук Камал театрында сәхнәләштергән булса, 1987 елда М.Гыйләҗев инсц-енировкасы буенча Д.Сираҗиев куйган «Ахырзаман» спектакле Ч.Айтматовны заман тамашачысына тагын да якынайта. Алдагы елларда Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театрында режиссёр Рөстәм Галиев куйган «Анам кыры» зур уңыш белән бара.

2018 ел сезонында Г.Камал театры Ч.Айтматовның «Гасырдан да озын көн» романы буенча Илгиз Зәйниев язган инсценировканы тамашачыларга тәкъдим итте. Романның беренче тапкыр сәхнәгә менүе татар театр сәнгате өчен җитди вакыйга булып тора. Резеда Гобәева тәрҗемәсендәге инсценировканы Илгиз Зәйниев үзе сәхнәләштерә, рәссамы — Геннадий Скоморохов, композиторы — Эльмир Низамов, балетмейстеры — Сәлимә Әминева.

Соңгы елларда «Хуҗа Насретдин», «Ак калфагым төшердем кулдан», «Әтәч менгән читәнгә» спектакльләре театрның яңа мөмкинлекләрен ачкан булса, әлеге спектакль белән татар театры тагын бер баскычка күтәрелә. Ч.Айтматов романы белән таныш һәркем ачык күзаллый — метафоралар, символлар белән тулы, халык мифлары, ышанулары, риваять-легендалары белән үрелеп барган сюжетны сәхнә аша тамашачыларга җиткерү гаять авыр булып, режиссёрдан һәм бөтен иҗат төркеменнән җитди эзләнү, кыю экспериментлар таләп итә. Иң мөһиме — коллектив төп максатка ирешә: тормыш күренешләрен, үткән-бүгенге бәйләнешен, кеше һәм табигать мөнәсәбәтен, кеше психологиясенең тирән катламнарын уңышлы ачкан спектакльгә битараф калып булмый. Ул тамашачыны беренче күренештән үк үзенә тартып алып, каршылыклы вакыйгалардавакыйгаларда яшәтә, уйландыра, борчый, елата һәм нәтиҗәләр ясарга этәрә.

Күп тармаклы катлаулы романның гыйбрәтле күренешләрен сайлап алып, И.Зәйниев аларны төп идеяне ачуга буйсындырылган фәлсәфи концепция тирәсенә туплый — кешене кеше итеп Хәтер һәм халыкның яшәү рәвеше белән бәйле Әхлак саклый. Болардан мәхрүм булган бәндә маңкортка әйләнә. Шуңа да спектакль ахырында эпилог буларак бирелгән күренеш — маңкортка әйләндерелгән улның үз анасын җәядән ук атып үтерүе — бөтен вакыйгаларга бәйле нәтиҗә һәм кисәтү булып яңгырый.

Вакыйга Сары Үзәк даласын кисеп үтә торган тимер юлның кечкенә бер Буранлы станциясендә бара. Сигез генә гаилә яшәгән бу урынурында кышын кеше йөри алмастай бураннар, ә җәен түзеп булмастай эсселек хөкем сөрә. Әмма монда да тормыш дәвам итә һәм ул күптөрле җепләр белән ил язмышына барып тоташа. 44 ел гомерен станция хезмәтенә биргән өлкән яшьтәге Казангап (Илдус Әхмәтҗанов) вафат була. Үзенең васыяте буенча аны легендага әверелгән Найман Ана зиратына күмәргә алып баралар. Бөтен далада билгеле ил картын соңгы юлга озатканда, үзе дә олыгаеп барган Идегәй (Илдар Хәйруллин) якын дустына әйләнгән Казангап белән беренче очрашканнан соңгы тормышын күз алдыннан үткәрә. Әлеге бер Көндә хәтердә яңарган вакыйгалар һәм алар артындагы кеше язмышлары тулы бер Гасыр белән тиңләшә… Спектакльдә сюжет линиясе үткән һәм бүгенгенең аерылгысыз бәйләнеше рәвешендә бирелеп, Идегәй тормышына барып тоташа. Ул исә үткәндә булган вакыйга-хәлләргә бүгенгедән күз ташлау белән бергә, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешендә заманның гаять җитди проблемаларын тамашачы алдына кую, алар турында уйлану белән үрелеп бара.

Дәвамын «Сәхнә» журналыннан укыгыз

Фото: Рәмис Нәҗмиев

Комментарий юк