Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2021, №5 (май)

20 мая 2021 «Сәхнә», 2021, №5 (май)

2 бит

ҖЕТЕ КЫЗЫЛ ТИЗ УҢА

Зилә Мөбәрәкшина

Алсу Гыйльманова ‒ Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актрисасы. Чаллы шәһәре ‒ криминал шәһәрме? Партнёрың белән интим сәхнәләрен ничек башкарырга? Нигә кешегә гаиләң турында берни дә сөйләргә ярамый? Бу сорауларга Алсу ачыктан-ачык җавап бирде.

 

6 бит

РЕНАТ ХАРИСНЫҢ АЛТЫН КАЗАНЫ

Людмила Лаврова

Күренекле мәдәният эшлеклесе, Татарстанның Халык шагыйре, истә калырлык опера һәм балет либреттолары авторы Ренат Мәгъсүм улы Харисовка май аенда 80 яшь тула. Россиянең иң яхшы музыкаль тәнкыйтьчеләренең берсе, «Литературная газета» корреспонденты Людмила Лаврова юбиляр белән әңгәмә корды. (Сүз уңаеннан, Ренат Харис үзе дә озак еллар буе әлеге газетаның авторларыннан була.)

 

10 бит

МИЛЛИ ОПЕРА ТУДЫРУЧЫ

Алсу Шәмсутова

Яңа XXI гасыр иске системаны һәм дөньяга карашның иске формаларын үзгәртеп килә. Шуның белән бер үк вакытта милли ориентирларыбызның яңа төрләрен эзләү дәвам итә. Милли тарихның фаҗигале сәхифәләрен кабаттан барлау, Кеше дигән затның Тарих битләрендәге ролен милләт язмышы белән бәйләп бирү алга чыга.

 

13 бит

АЛТЫН КАЗАН

Алсу Шәмсутова

Соңгы елларда кабаттан сәхнәгә кайткан, 2011 нче елда беренче татар рокоперасы буларак иҗат ителгән «Алтын Казан» либреттосына тулырак тукталып үтәсе килә. Ул 2020 елда шул исемдәге мюзикл буларак сәхнәгә куела.

 

16 бит

ТЕАТРДА ИҢ МӨҺИМ КЕШЕ ‒ АРТИСТ

Зиннур Хөснияр

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Илшат улы Якупов күптән түгел докторлык диссертациясен уңышлы яклады. Шул уңай белән түбәндә Илфир Якупов белән «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

 

20 бит

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КАРАШ. ТӨБӘКЛӘР

Кристина Матвиенко

Рәсәй социаль театрының — аның бүгенге, театрыбыз һәм яшәешебез өчен актуаль шәкелен күз уңында тотып әйтүем, әле сабый чагы гына, ягъни ул күптән түгел генә барлыкка килде. Төгәлрәк әйтсәк, ул — соңгы елларда педагогика һәм терапевтик эш күләгәсеннән аерылып чыккан айсбергның бер өлеше генә. «Үзенчәлекле караш» фестивале тәүге тапкыр 2019 елда Мәскәүдә үтә; икенчесе — интерсекциональ булып һәм Рәсәйнең төрле шәһәрләрендә яшәүче рәссамнар, экспертлар һәм тамашачыны бергә җыеп, Татарстанның әлерәк кенә ачылган, уникаль матурлыгы белән аерылып торган Милли китапханәсендә уза.

 

24 бит

БЕЗ ‒ ТУКАЙЛЫ ХАЛЫК

Мәдәният министрлыгында

 

25 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

28 бит

ШИГЪРИ СӘХНӘ

Фатих Кәрим. «Ант».

 

29 бит

ТӘКИ БУЛДЫРДЫ

Равил Фәйзуллин

Бу хатирә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында кабатланмас образлар иҗат иткән талантлы артист Айдар Хафизовның тормыш һәм иҗат юлын тасвирлаучы истәлекләр китабыннан алынды. Автор-төзүчесе ‒ ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Юныс Сафиуллин.

 

30 бит

ШАХ...МАТ!

Әдилә Борһанова

«Кызык уен ул шахмат. Отасың икән ‒ яхшы! Оттырсаң да әллә ни куркыныч түгел, фигураларны тезәсең дә, яңадан башлыйсың. Ә тормышта бөтенләй башкача. Монда яшәеш хәл ителә. Ә ул ак һәм кара шакмакларга бүленмәгән ‒ чыгу юлын табарга кирәк». «Шах...Мат!» ‒ Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә янә гаҗәеп тамаша ‒ ошбу театр тарихында беренче тапкыр куелган моноспектакль. Фәлсәфи, югарыдагы кинаяле сүзләр белән башланса да, тамаша үтә мавыктыргыч, бер сулышта карала, көчле тәэсирләр калдыра. Унсигез яшьтән өлкән һәркем өчен бу спектакльне барып карау яхшы булыр иде дим хәтта.

 

30 бит

ДӘРТ-ДӘРМАН ӘЛЕ СҮНМӘГӘН

Алинә Айдарова

ИлСафка быел 55 яшь тула. Әзме бу, күпме? Иҗат кешесе өчен күп түгелдер. ИлСафның иҗат итәрлек илһамы да, теләге дә бар. Теләк белән тырышлык булганда ник алга таба иҗат итмәскә, ник тамашачыңны сөендермәскә, ди?.. «Сәхнә»нең бу сан кунагы ‒ Татарстанның халык артисты ИлСаф.

 

37 бит

ТЕЛ КҮРКЕ ‒ СҮЗ

Нәсим Акмал

 

38 бит

БАРОККОДАН ДЖАЗГА

С. А. Казачков исемендәге Казан хор ассамблеясе, быел юбилей елы буларак, 25 нче тапкыр уздырылды. Ассамблея барышында оештырылган дүрт концертта Казан һәм Мәскәү хорлары коллективлары чыгыш ясады. Фестивальнең төп вакыйгалары С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында барды. Ассамблея кысаларында шулай ук көллият һәм училище дирижёр-хор бүлекләренең югары курс шәкертләрен бәяләү конкурсы узды, һәм аның нәтиҗәләре 1 апрель көнне гала-концертта игълан ителде.

 

40 бит

ИҖАТЫМ БЕРКАЙЧАН ДА СҮНМӘДЕ

Гөлшат Хәлиуллина

Татар эстрадасында буйдак егетләр арасында Рамил Айметдинов аерым урын биләп тора. Ульяновск шәһәрендә туып, бүген Казан шәһәрендә яши, иҗат итә. Тынгы белмәс җан ул, җырлый да, клиплар да төшерә, заманча проектлар да төшерә. Өстәвенә әле аш-суга да осталыгы бар. Рамил безне тагы ниләр белән сөендерергә уйлый икән, бу хакта аның белән белән сөйләштек.

 

42 бит

БАШКОРТ СӘХНӘСЕНЕҢ ТЫЛСЫМЧЫЛАРЫ

Лидия Карцева

М.Гафури исемендәге башкорт дәүләт театрының гастрольләре март аеның зур вакыйгасы булды. Спектакльләр Г. Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының кунакчыл сәхнәсендә барды.

 

45 бит

#INSTA_SAXNA

 

46 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

 

48 бит

ЙОЛДЫЗХАНӘ (АЛСУ НУРТДИНОВА)

Гөлшат Хәлиуллина

 

49 бит

СКАНВОРД