Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2022, №6 (июнь)

17 июня 2022 «Сәхнә», 2022, №6 (июнь)

2 бит

«БУШКА УЗМАГАН ГОМЕР»

Зилә Мөбәрәкшина

Татарстанның атказанган артисты, «Мунча ташы» эстрада театры артисты Гөлгенә Зәйнуллина белән иң куркыныч рольләре, эстрада театрына килеп эләгүе һәм актёрлык осталыгы турында сөйләштек.

 

6 бит

ӘЛЕ ЭШЛӘРГӘ ЯЗСЫН!

Халык өзелми йөргән, һәрвакыт көтеп алган бердәнбер театр ул «Мунча ташы» эстрада театры дисәк, ялгыш булмас. Быел да Казанда аның тамашалары гөрләп үтте. Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла белән киләчәккә планнар, тамашаларга яшьләрне җәлеп итү, актуальлеген югалтмаган темалар, борчыган мәсьәләләр хакында әңгәмә корып алдык.

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

12 бит

ТОЛЫМЫҢ КЫСКА, ТАТАР КЫЗЫ

Зөлфия Гыйлметдинова

«Матурлык турында» дигән сәхифәдә татарның күренекле шәхесләре фикерләрен ирештерүне дәвам итәбез. Кем ул татар кызы? Бу юлы тарихчы, археолог Фаяз Хуҗин белән әңгәмә кордык.

 

14 бит

САГЫНЫРСЫҢ, ДИДЕҢ, САГЫНАМ...

Гөлинә Шәйхи

Аны белгән һәр кешенең күңеленнән, бер мизгелгә генә булса да, «Эх, әнә шулай матур итеп картаерга язсын иде!» дигән уй йөгереп үтми калмыйдыр. Аның сөйкемле итеп бер елмаюы гына да туңган җанны җылыта алыр иде, мөгаен. Орчык кадәр генә бу тәнгә никадәр талант, никадәр көч һәм никадәр сабырлык сыйган… Сүзем Татарстанның халык артисты ‒ Фирая Әкбәрова турында.

 

18 бит

ЕЛ КАЙТАВАЗЫ

Сәнгать дөньясы кабатланмас талантлары, халкыбыз тарихында тирән эз калдырган иҗатчылары белән кадерле. Аларның милләтебез өчен хезмәте бәяләп бетергесез... «Сәхнә» журналының 20 еллык тарихы да сәнгать дөньясының күпме вакыйгасын, меңләгән шәхесләрнең иҗат сукмакларын колачлый. Сәнгать ‒ рухи хезмәт төре булса да, аның шатлык-куанычлары белән янәшә һәрвакыт борчулары, проблемалары бар. Иҗат дөньясы көннән-көн үзгәрә, ә иҗатчыларыбызны ничә еллар элек борчыган сораулар әле бүген дә актуаль. Юбилей уңаеннан татарның бөек талант ияләре Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев һәм Роберт Миңнуллинның югары сәнгатьнең кыйммәте, татар эстрадасының язмышы һәм татар җырының сыйфатына карата әйткән фикерләрен искә алыйк.

 

20 бит

КАЗАН ‒ КӨЧ ЧЫГАНАГЫ

Людмила Лаврова

Чып-чын Казан кешесе, Казанда туып үскән һәм иҗат иткән, күренекле опера җырчысы, Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры солисты, опера режиссёры, Казан консерваториясе профессоры, шагыйрь һәм язучы, бик күп премияләр лауреаты Эдуард Герман улы Трескинга ‒ 75! Һәм ул әле дә, Казан, Россия һәм чит илнең башка шәһәрләрендә яшәүче тамашачылар шатлыгына, җиң сызганып эшләвен дәвам итә, күпкырлы иҗаты белән сөендереп тора. «Сәхнә» журналы Эдуард Трескинны юбилее белән котлый. Озын гомер теләп калабыз!

 

24 бит

АФРИКАДА ТАТАР МОҢЫ...

Әнәс Хәсәнов

Узган гасырның җитмеш тугызынчы ел гыйнвар-февраль айларында Татарстанның җыр һәм бию ансамбле көнбатыш Африка илләре ‒ Нигериядә, Бенинда, Сенегалда гастрольдә булды. Мине гастрольнең җитәкчесе итеп билгеләгәннәр иде. Без кырык көн буена экзотика кочагында җирле халыкка мәдәни хезмәт күрсәттек, ерак Советлар иленең сәнгать үрнәкләре белән таныштырып йөрдек.

 

27 бит

«КӨЧСЕЗ БУЛАСЫМ КИЛӘ»

Алинә Айдарова

Бу аралашуның кайбер өлешендә мин үземне Нурзадәнең «Укучыга нинди сораулар кызык?» дип аталган кечкенә генә мастер-классында утырган кебек тойдым. Тыңлаусыз укучы булмадым кебек...

 

30 бит

УЕН

Зиннур Хөснияр

Бер актрисаның аянычлы язмышы хакында бәян.

 

31 бит

ӘМАНӘТ ИТЕЛГӘН ДӘФТӘРЛӘР

Равил Фәйзуллин

Әхсән хатлары... Китап киштәләремнең кул сузымы кадәр якын җирендә өем-өем булып тора алар, һәрберсе ‒ тулы бер дәфтәр. Араларында амбар кенәгәсе калынлыгындагылар да бар. Җәмгысы кырыклап хат. Беренчесе үткән гасырның 70 нче еллары ахырында язылса, соңгысы 2000 ел белән тәмамлана. Рәссамның егерме бишләп ел дәвамында язган хатлары, күңелен бушатып, кәгазьгә төшергән монологлары...

 

34 бит

МАГНИТОФОН ТАСМАСЫНДА ‒ ТАРИХ

Нәсим Акмал

Кадерле дуслар, хәзер сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителә торган язма, күптәнге фотоальбомны караган кебек, сагышлы да, моңлы да булыр. Ул инде бик еракта калган 1991 елга карый. Күптәнге булса да, ул көн әле бүгенгедәй истә, ни өчен дигәндә, бу минем радиода беренче тапкыр зур репортаж эшләп каравым иде.

 

36 бит

ТРАДИЦИЯЛӘРНЕ ЯҢАРТУ

Дая Бекирова

Май уртасында Н. Җиһанов исемендәге Казан Консерваториясе яшь дирижёрларны, композиторларны һәм Консерваториянең симфоник оркестрын берләштергән «Симфония язы» программасын тәкъдим итте.

 

38 бит

ТОРМЫШ ДӘВАМ ИТӘ

Мирный бистәсенең мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Казан татарлары» хоры быел коллективның 10 яшьлек юбилеен каршы ала. Җырмоңга, сәнгатькә гашыйк милләттәшләребезне берләштергән коллективның оешу тарихына күз салыйк.

 

41 бит

БӨРТЕКЛӘП МАТУРЛЫК ҖЫЮЧЫЛАР

Гөлсинә Зәкиева

Бүген сүзебез Арча үзәк китапханәсенең күпкырлы эшчәнлеге турында булыр. Биредә төрле буын укучысының ихтыяҗын канәгатьләндерерлек мөмкинлекләр бар. Һәр бүлекнең эшчәнлегенә аерым тукталыйк.

 

44 бит

АРТИСТЛАР НИ ХӘЛДӘ?

Шоу-бизнесның соңгы яңалыкларына күз салгач, вулкан алдыннан күзәтелә торган тынлык булмасын иде бу, дигән шом керә эчкә.

 

45 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

48 бит

СКАНВОРД