Логотип
Сәнгать

Ганс Сәйфуллин: «Рәхмәт дисәләр, шуңа риза...»

Быел 75 яшен тутырган артистны гомер юлыннан көенечләр дә, сөенечләр дә озата бара икән... – Ганс абый, сез кырык беренче ел баласы. – Әйе, мин сугыш алдыннан туган. Әти сугышка киткәндә миңа дүрт...

Быел 75 яшен тутырган артистны гомер юлыннан көенечләр дә, сөенечләр дә озата бара икән...

– Ганс абый, сез кырык беренче ел баласы.

– Әйе, мин сугыш алдыннан туган. Әти сугышка киткәндә миңа дүрт ай чамасы була. Әти дигән сүзне әйтергә тилмереп үстем: кадерле кешем 1943 елда Сталинград янында мәңгегә ятып кала. Әни Баулыда клуб мөдире иде, безнең сәләтебезне сизгәндер, мөгаен, Фердинант абыем белән икебезгә гармун алып бирде. Элгәре заманнарда бит авылларда кино күрсәтәләр һәм анда халык ябырылып йөри иде. Абый белән миңа җайлы вакыт иде ул, икәү кинога хәтле концерт куя идек. Бездән биш чакрымдагы Акбуада музыка мәктәбе ачылгач, мин шунда укыдым.

– Ул чакта ук сез зур өметләр белән яшисез: Казанда укырга хыялланасыз.

– Хыяллар тиз генә тормышка ашмады әле. Матди хәл әйбәт түгел иде, үзегез беләсез, ятимнәргә аякка басулары авыррак иде. Әмма мин югалып калмадым, язмышым сукмагында изге күңелле кешеләр очрап, дөньямны түгәрәкләргә булышты. Казанга килгәч тә балет биючесе Әхмәт Кәлимуллин мехчылар клубындагы бию коллективына чакырды. Аның кулы җиңел булды. Шуннан соң мин Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә урнаштым.

– Беренче гастрольләр хәтерегездәме, Ганс абый?

– Хәтердә, хәтердә! Усман Әлмиев төркеме белән Урал-Себер якларына юл тоттык без. Сәфәрдәшләрем сокланырлык затлар иде. Җырчы Рәйсә Тимофеева, концертны алып баручы Хәким Сәлимҗановлар белән тәмам дуслашып, туганлашып беткән идек.

– Әмма бөтен җырчыларның да холкы асыл ефәк-җептән генә тукылмаган. Арада каныгызга тоз салучылар да булгандыр әле. Бүген генә ул төрле музыка коралында уйнаган егет-кызлар сәхнә тутырып тора. Алай гынамы, фонограммага җырлаучылар да шактый. Ә сезнең заманда җырчының төп юлдашы – нигездә баян иде.

– Юк, берсе белән дә алай җәфаланмадым. Без үзара аңлашып эшли идек. Венера Шәрипова, Зифа Басыйрова, Разия Тимерхановалар бригадасында йөргән вакытлар әле дә сагындыра. Ә инде Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева кебек сәхнә йолдызларына уйнау үзе зур бәхет иде.

– Таһир Якупов белән дуслыгыгыз турында әйбәт гайбәтләр ишеттек. Сез аңа костюмыгызны салып биргәнсез, ди.

– Өстемнән үк түгел инде. Безнең халык күпертергә ярата. Ул да бит сәнгатебезнең йөзек кашы иде. Искиткеч талант иясе иде, тик аңа язмыш усал елмайды.

– Исән чагында беркемнең дә кадере юк, Ганс абый.

– Таһир белән без 1976 елда Ленинград шәһәрендә зур пластинка яздырдык. «Олы юлның тузаны», «Сәфәр», «Наласа» кебек популяр җырлар тупланган иде анда.

– Нишләп шунда үзегезнең көйләрегезне дә кертмәдегез? Сез бит инде ул елларда ук композитор булып, көйләр язасыз, танылып та барасыз дигәндәй.

– Мин үзешчән автор идем шул, ә аларны бик күтәрмиләр, күләгәдәрәк тоталар иде.

– Күпме генә батырсаң да талант барыбер өскә калкып чыга, шулай бит, Ганс абый? Сез бүген 500гә якын әсәр иҗат иткән композитор. Тәүге көйләрегез күңелегездә сакланамы соң?

– «Гөлләрем», «Ул кайтыр», «Эзлим Рәйхан гөлләрен» – болар беренче иҗат җимешләре. Шагыйрә Гөлшат Зәйнәшеваның шигырьләрен бик ошата идем, шуңа күрә аның сүзләренә байтак җырлар язылды һәм алар халык тарафыннан яратып кабул ителде.

– Кайсылары үзегезгә якынрак дип сорасак...

– ...барысы да! Ә менә «Миләүшә» (Марсель Галиев сүзләре), «Син илдә бер генә» (Рәшит Әхмәтҗанов сүзләре), «Карап калам кошлар артыннан» (Шәмсия Җиһангирова сүзләре), «Бәхет дагасы» (Илсур Хөснетдинов сүзләре) һ.б. җырларны тамашачы аеруча үз итте.

– Җыр ул өч канатлы: көй белән сүзләрдән тыш башкаручыга да бәйле. Гөлшат апаның «Җәйге урман»ын Хәйдәр Бигичев җырлаганда күзләр яшьләнә иде.

– Дөрес, җырның гомер озынлыгын җырчы да билгели. Ул аны йә яшәтә, йә үтерә ала.

– Сез СССР дип аталган илне аркылыга-буйга йөреп кайтасыз. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Аурупа»га сәнгать тәрәзәсе уйгач, Италия, Мальта, Тунисларда буласыз, «Сорнай» фольклор төркеме белән Төркия, Венгрия, Румыния, Австрия, Бельгия, Германия кебек илләрдә сәяхәт кыласыз. Кайда уйнавы рәхәтрәк, Ганс абый?

– Үз илеңдә, үз җиреңдә, сеңелем. Чөнки моңлы көйләр башта туган туфрагыңда шыта.

– Ганс абый, Сез өч китап авторы. Соңгысы: «Истәлеккә җырлар бүләк итәм» китабы Кол Шәриф нәшриятында 2001 елда бастырылган.

– Унбиш ел үткән икән инде. Аннан соң байтак яңа көйләрем җыелды.

– Бу әңгәмәдә заманында дигән сүзне күбрәк кулланабыз шикелле. Чөнки ул үзеннән үзе тел очына эләгә. Кыскасы, заманында сез «Җыен» дигән проект төзеп, яшь артистларны халыкка таныту буенча күп көч түктегез. Моның нәтиҗәсе булдымы?

– Әйе, яшь талантлар өчен «Җыен» сәнгать дөньясына ачкыч төсле иде. Тамашачыга күрсәтеп, без аларның данын күтәрдек. Анда абруйлы артистларны да чакырдык. Татарстанның район-авылларында 30лап җырчыны йөрттем мин. Билгеле, бу чара җиңел генә оештырылмады, һәр баруыбыз 60 мең сумга төшә иде. Үз акчамны түләгән чаклар да булды.

– «Ганс абый, безне сез үстердегез. Хәзер үзегезгә берәр ярдәм кирәкмиме?» – дип, шәкертләрегез хәл-әхвәлләрегезне белешәләрме соң?

– Рәхмәт дисәләр, шуңа риза инде.

– Түгәрәк гомер бәйрәмегезне сез һәрвакыт иҗат кичәләре белән билгеләп үтәсез. Быел да Казан тамашачысы җырларыгызны тыңлап рухи ләззәт алды. Якташларыгыз – баулылар сезнең хөрмәткә бик зур концерт әзерләгән иде. Үзегез дә аларны баянда уйнап сөендердегез. Сиксән яшегезне дә гөрләтеп сәхнә түрләрендә уздырырга язсын, Ганс абый!

– Рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк