Логотип
Сәнгать

Рамил Ханнанов: "Бүгенге укучы әдәби әсәрдә үзен күрергә тели"

Май аенда алар юбилейларын билгеләп үтә. Шул уңайдан журналның баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов белән әңгәмә кордык. – Рамил әфәнде, бай тарихлы журнал буларак “К...

Май аенда алар юбилейларын билгеләп үтә. Шул уңайдан журналның баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов белән әңгәмә кордык.

– Рамил әфәнде, бай тарихлы журнал буларак “Казан утлары”ның үткәне һәм бүгенгесе хакында сөйләшеп алыйк әле. Бүгенге көндә журнал үз йөзен саклап кала алдымы?

«Казан утлары» журналы бүгенге көндә безнең татар басма әдәбиятының әткәсе дә әнкәсе дә булып тора. Беренчел әсәрләр язылып каләмнән төшүгә, нәкъ менә биредә укучыларга тәкъдим ителә. “Казан утлары” 95 ел дәвамында чыга дибез. Бу инде Галимҗан Ибраһимовлар оештырган журнал. Ләкин аңа кадәр дә безнең 10 ел дәвамында “Аң”, “Шура” кебек журналлар чыгып килгән була. Шуңа да журналның гомере 95 ел белән генә чикләнми, тагын бер дистә елны өстәргә мөмкин. “Казан утлары” төрле елларда төрле исемнәр белән, төрле авторлар тарафыннан тәкъдим ителә. Ул “Безнең юл” дип башлана, ягъни инде әдәбиятның чишмә башы. Аннары идеология үзгәрә һәм ул “Атака”га әйләнә. Совет чорында “Совет әдәбияты” булып чыга.  65нче еллардан “Казан утлары” дигән исемдә басыла башлый. Билгеле, исемнәр алмашынып торса да, аның йөзе һәм эчтәлеге үзгәрми, ул һәрвакыт әдәбиятка хезмәт итә.

 

– Бүгеге көндә күбрәк сары матбугат чәчәк ата, әдәби классик  журналлар укылмый аларның тиражы төшә дип сөйләргә яратабыз. Сезне бу күренеш борчымыймы?

Мин моның белән бик үк килешеп бетмәс идем. Сары матбугат гасыр башында да булган. 20 гасыр башларына кайтып карасак, әйтергә мөмкин, ул чорда җәмгыятьтә ниндидер алмашыну этабы бара. Монда инде милли үзаң уянган, язма әдәбият та шул дәрәҗәдә халыкка таралырга тиеш кебек. Ләкин ни кызганыч, бу вакытта да безнең газета-журналларыбызның тиражы хәтта бер меңгә дә тулмый. Шул ук вакытта сары матбугат та чәчәк аткан. Ул чордагы газеталарда гайбәт тә, байларның үзара әтәч сугыштыруы, я булмаса кемнеңдер ата күркәсенең чыгып югалуы кебек сатирик формадагы мәкаләләр дә бар. Бүген дә җәмгыятебез шушы хәлне кичерә.  Ул заманнарда да әдәби журналлар, мәсәлән “Шура” булсын, “Аң” журналы булсын, гайбәткә игътибар итмәгән, сары матбугат дәрәҗәсенә төшмәгән. Хәзер дә түбәнлеккә төшмичә үз йөзен саклап кала алган берничә әдәби басмабыз бар. Журналның кайсы гына санын ачып карама, моннан 50 ел элек чыкканмы ул, 40 елмы, ул актуальлеген югалтмый. Аны укып була. Чөнки анда безнең классик әдипләребезнең, классик күренекле сәнгать әһелләренең, мәдәният өлкәсендә эшләгәннәрнең һәм тарихчыларыбызның – сүзе. Ә ул сүз – бик кыйммәт. Чөнки инде олпат әдипләребезнең күбесе бүгенге көндә безнең арада юк.

 

– Бүген күп басмалар алдында укучыларны җәлеп итү мәсьәләсе тора. Бу нисбәттән сез нинди эшләр башкарасыз?

Бүгенге көн укучысын талымсыз дип әйтеп булмый. Ул теләсә нәрсә укымый, сайлап, үз зәвыгына туры килгәнне генә ала. Аңа мәҗбүри рәвештә, мә әле син менә моны аша, менә моны укы дип алдына ыргытып булмый.

“Казан утлары”н Россиянең бик күп төбәкләрендә, моннан тыш чит илләрдә дә алдыралар. Ул Америкага, Кытай, Япония һәм Финляндиягә дә китә. Мәсәлән, Төркиядә татар телен өйрәнгәндә “Казан утлары” дәреслек буларак файдаланыла. Чөнки безнең дәреслекләр бик аз тираж белән чыга, алар бөтендөнья татарларына барып ирешә алмый. Ә менә журналның мөмкинлекләре киң дип әйтер идем.  Чөнки  бүген интернет заманында яшибез, электрон язылу аша, журналны дөньяның теләсә кайсы почмагында ПДФ форматында укып була.

“Казан утлары”ның бүгенге вазыйфасы берникадәр укытучыларга һәм мәктәпкә дә юнәлдерелгән. Шуны аңладык, без күпмедер ел дәвамында халыктан читләшкәнбез, әдәбиятны тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алмаганбыз икән. Соңгы 3-4 елда “Казан утлары”, “Безнең мирас”, “Мәйдан” журналларын күтәреп чыгып йөри башлагач, халык, бездә мондый басмалар да бармыни әле дип, гаҗәпкә калды. Бүгенге көндә Казанның берничә гимназиясе белән без тыгыз эшлибез. Журналда укучы балаларның хикәяләре басылып чыга, үзебез барып дәресләр бирәбез. Бүгенге укучыга Кол Гали, Сәиф Сараилар чоры кызык түгел, бүгенге укучы әдәби әсәрдә үзен күрергә тели. Мәсәлән, 14-15 яшьлек малай үзен әсәрдә тапмый икән, ул аны укымаячак. Әдәбиятны шушы мәктәп елларыннан ук кертеп, яшь буында мәхәббәт тәрбияләсәк, ул инде һичшиксез картлык көненә кадәр әдәбияттан аерылмаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк