Логотип
Тарих

Аны халык ярата

Туфан Миңнуллин — гаҗәп талант иясе. Берсеннән-берсе оста, талантлы сәхнә әсәрләре тудырган шәхес. Ходай аңа оригиналь фикерләү сәләтен, тормышны өйрәнә белү тырышлыгын, аны чагылдыру осталыгын бер...

x1EG6Y7BrdU
Туфан Миңнуллин — гаҗәп талант иясе. Берсеннән-берсе оста, талантлы сәхнә әсәрләре тудырган шәхес. Ходай аңа оригиналь фикерләү сәләтен, тормышны өйрәнә белү тырышлыгын,
аны чагылдыру осталыгын бер дә кызганмый биргән.Заманыбызның, тормышның кайсы ягына гына кагылмасын, Туфан аны үзенчә күрә, үзенчә бәяли һәм халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп сурәтли белде.  Аның һәр әсәрендә әллә никадәр табыш бар. «Әлдермештән Әлмәндәр», «Моңлы бер җыр», «Үзебез сайлаган язмыш», «Әниләр һәм бәбиләр», «Гөргөри кияүләре» һәм башка бик күп спектакльләр — болар бит татар тормышының энциклопедиясе. «Әлдермештән Әлмәндәр», гомумән, мәңгелек, классик әсәр. Туфан, икенче яктан, татар сәхнә сәнгатенең, иң бай, иң мул, иң үзенчәлекле иҗат чыганагы. Татар театры сәнгатен ул әйдәп барды дисәк тә һич артык булмас. Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Кәрим Тинчуриннар традицияләре Туфан әсәрләрендә дәвам итә. Дөньяда яшәүнең тирән фәлсәфи мәгънәсен Туфан Миңнуллин әхлакый чисталык, пакь намус белән бәйләп, эмоциональ-тәэсирле, гыйбрәтле, тормышчан итеп тасвирлый белде. Туфан Миңнуллинны халык инде күптән үз итте, яратты. Бүген аның пьесалары татар драматургиясенең чын мәгънәсендә классик әсәрләренә әверелде. 25 августта күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан, Россия һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Туфан Габдулла
улы Миңнуллинның тууына 83 ел була. Олуг драматургыбызның якты истәлегенә багышлап, Туфан аганың туган көне уңаеннан язучының 60 еллык юбилеена нәшер ителгән китаптан истәлекләр тәкъдим итәбез.
FskHks3 ji0
 
LFHKQAagrXU
 
Ринат Таҗетдинов,
Россиянең һәм Татарстанның
халык артисты
Сабакташ
Шактый гына олы яшьтәгеләрнең: «Карале, гомер узып та бара, ә яшәлмәгән дә», — дигән сүзләрен еш ишетергә туры килә. Чынлап та, гомер буе бер генә минутларын да әрәмгә
уздырмаган кешеләр генә шулай әйтә торгандыр. Иҗат кешесе бигрәк тә.Баксаң, безнең Туфаныбыз да шундый яшькә килеп җиткән икән. Әле яңа гына Щепкин исемендәге Театр
училищесына укырга кергән идек ләбаса. Күптән түгел генә Ильскаялар, Әбҗәлиловлар, Уразиковлар тирәсендә буталып йөргән кебек идек. Ә гомер уза… Безнең Туфан гомумән яше белән дә, акылы белән дә безнең күбебездән өстенрәк иде. Укыган чорның бер кызыклы хатирәсе искә төшә: философиядән Илья Михайлович Бычков дигән бик шәп укытучыбыз бар иде. Безнең белән янәшә курста укучы урыс курсы өчен шушы укытучыга имтихан тапшыруы бер газап иде. Тегеләр берни белми,күрәсең, белергә дә бик теләмиләр.Бервакытны Илья Михайлович үзе арганнан соң тегеләрдән имтихан алырга Туфанны кертеп утырта, «ал, шулардан имтихан!» ди, үзе чыгып китә. Һәм ала тегеләрдән Туфан имтиханны…Карале, бу урыс курсы бигрәк надан икән, берни белмиләр, дип сөйләнгәне әле дә хәтердә. Укыган вакытта ул яза башлады, Маяковскийның «Мунча» дигән әсәрен Миргалим Харисов белән икәүләп тәрҗемә иткәннәр иде. Ул безнең диплом спектакле булды. Менә болар барысы аның күпкырлы талант иясе икәнлеген күрсәтә иде. Әгәр дә без бүген 1961 еллардан башлап, татар драматургиясеннән Туфан Миңнуллинны алып торсак, ул нинди ярлыланыр иде. Мин һич кенә дә арттырмыйча әйтә алам: иң зур уңышлы рольләрем Туфан пьесаларында булды. Драма артисты өчен әйбәт, тирән характерлы образлар кирәк. Туфанның «Моңлы бер җыр»ы Муса образына бөтенләй яңача карарга мөмкинлек бирде. Һәм шулай ук башка бик күп пьесалары…
 
PqkcuUXepxQ
 
Марсель Сәлимҗанов,
СССРның халык артисты
Башта ул миңа ошамады
Театр сәнгате драматургиядән башлана. Без, режиссёрлар, драматургның идеясенә, әсәренә кан өстибез, артистлар аркылы җан өрәбез. Мин иҗат юлымда Туфан Миңнуллин кебек драматургны очратуым белән үземне бәхетле саныйм. 1956 елны Татар сәнгате декадасы алдыннан мин аны беренче тапкыр Мәскәүдә күрдем. Алар Щепкин исемендәге театр
институтына керергә имтихан бирәләр иде. Башта ул миңа бер дә ошамады. Дорфарак тавышлы, күзлек астыннан сөзеп карый, усал күренә. Бу егеттән нинди артист чыгар икән, дип шикләнеп тә куйган идем. Шуннан аралаша башладык. Укуларны бетереп Казанга кайткач, мин Островскийның «Котырган акчалар» дигән пьесасын сәхнәләштердем. Туфан анда кечкенә
генә бер роль, хезмәтче ролен уйнады.Алар группасының язмышы катлаулы булып чыкты: эшли дә башламастан, бусы сәләтле, бусы сәләтсез дип мөһер суга башладылар. Хәтта Дунаев,
Шәрәфиев кебекләрдән дә берни чыкмый, болардан котылырга кирәк, дигән сүзләр йөрде. Әлбәттә, бу ашыгыч бәя бирү иде. Кемнәрдер театрдан китәргә мәҗбүр иде. Кемнәрдер
театрдан китәргә мәҗбүр булдылар. Шулар арасында Туфан да бар иде. Артист буларак ул ачыла алмый калды. Бервакыт «Миләүшәнең туган көне» спектаклен районга алып чыккач, артистларыбыз авырып китте дә Туфан белән миңа сәхнәдә бергә уйнарга туры килде…Туфан Миңнуллинда крестьян психологиясе бик көчле. Ул җиргә нык басып тора. Авылны шәпбелә, чын күңеленнән ярата. Күп нәрсәләрдә ул акыллы авыл кешесе логикасы белән фикер йөртә. Мин моны яхшы мәгънәдә әйтәм. Иҗат юлымда миңа иң күбе өч драматургның әсәрен — Нәкый Исәнбәт, Кәрим Тинчурин һәм Туфан Миңнуллин әсәрләрен куярга туры килде. Туфан сәхнә характерын тоя, мавыктыргыч тамаша итеп бирүдә бик көчле. Искиткеч стилист. Һәр
язган пьесасы — әдәби әсәр. Характерларны тормыштан таба, гүя җирдән көрәк белән актарып чыгара… Туфанның бер үзенчәлеге — ул сәхнәдәге хәрәкәтне бик үк өнәп бетерми, аңа хикмәтле сүз, ситуация кирәк. Бу мәсьәләдә безнең бәхәсләр дә чыккалый иде. Ике дистә ел эчендә мин аның 14 пьесасын сәхнәләштердем. Без бер юнәлештә эшли алдык. Туфан тоталитар чорда да яраклашмады, йөрәгендәген язды. Бөтенләй көтелмәгән темага әсәр язып ул мине шаккаттыра да куя. Әмма нинди генә тема алса да, анда Туфанның үз фәлсәфәсе була, таланты ярылып ята.
Язманы тулысы белән "Сәхнә" журналының август саныннан укыгыз
Фотолар: журнал архивыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк