Логотип
Тарих

Гаилә җылысына мохтаҗ иде ул

Компромиссларга бармый торган үзенә аерым бер кеше иде ул. Шуңа күрә дә аның, дошманнары дип әйтмим, үзен өнәп бетермәүче кешеләре күп иде. Ул ялгыз иде. Минем аңа һәрвакыт ул бик тә мохтаҗ булган нәр...

Компромиссларга бармый торган үзенә аерым бер кеше иде ул. Шуңа күрә дә аның, дошманнары дип әйтмим, үзен өнәп бетермәүче кешеләре күп иде. Ул ялгыз иде. Минем аңа һәрвакыт ул бик тә мохтаҗ булган нәрсәне — гаилә җылысын бирәсем килә иде.
Шәриф, өебездә үзенә ямь һәм үзара аңлашу тапкангадыр инде, безгә тартыла иде. Аеруча якшәмбе көннәрендә килә торган иде ул безгә. Пешергән пилмәннәремне, пәрәмәчләремне бик ярата иде. Боларга каршы үзе дә кунакчыллык белән җавап кайтара иде. Каз һәм шашлыкларын ихластан бирелеп, безнең күңелне күрергә тырышып әзерли иде.
Ул миңа карата үзенә аерым бер ягымлы мөгамәләдә булды, һәрвакыт купшы чәчәк букеты күтәреп килер иде. Аны, ояла-уңайсызлана, үтеп барышлый чәчәк клумбасыннан өзеп алдым, дип, көлә-көлә тапшырыр иде. Шәриф Марсельнең вафатыннан соң да (Марсель Сәлимҗанов — Гөлнарның ире — Ред.) мине һичкайчан игътибарыннан читтә калдырмас иде, дип икеләнмичә әйтә алам.Минем, чын татар хатыны буларак, ир-атларның әңгәмәсенә катнашканым булмады, әмма аларга икәү гәпләшүе күңелле икәнлеген гел күреп тора идем. Интеллект ягыннан берсеннән-берсе калышмый иде алар. Билгеле ки, әңгәмәләр күбесенчә театр хакында бара, алар, операга гашыйк кешеләр буларак, опера театры эше турында да фикерләшәләр иде. Өстәл артында утырган хәлдә опера арияләрен белүдә ярышалар, төрле опералардан арияләр җырлыйлар иде.
 
Илдар Юзеев,
Татарстанның халык шагыйре,Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты 
Шәрифнең «усал» шаярулары Шәриф Хөсәеновның холкын өендә үзе үстергән кактуслар белән чагыштыралар, дөрестер. Чынында ул бик тә нечкә җанлы — сыйфатын яшерергә тырыша иде. Ни өченме? Бу әлегә миңа сер булып кала. Шәриф язучылар арасында сирәк күренде. Җыелышларга онытылганда бер килеп чыга. Әсәрләре дә сагындырып кына куела яки китап булып басыла. Илленче еллар башында Шәрифнең исеме легендага әверелде. Медицина институты студенты язган шәп пьесаны Академия театры куя икән дигән хәбәр бөтен Казанны шаулатты. «Зөбәйдә — адәм баласы» белән тамашачыларны тагын бер кузгатты да, озак вакыт тын калып, яшьләр егылып укырлык повесть — «Мәхәббәт сагышы»н тудырды. Аннан соң инде аны үзе исән чакта ук классиклар рәтенә куйган «Әни килде» драмасы.
Язманың дәвамын "Сәхнә" журналының сентябрь саныннан укыгыз.
"Сәхнә" № 9
Фото: архив
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк