Камал театры Ч.Айтматов романы буенча яңа спектакль әзерли

Камал театрында 113 сезон премьерасы Ч.Айтматовның "Гасырдан да озын көн" романы буенча куелачак

(Казан, 1 июль, "Татар-информ"). Камал театры Ч.Айтматовның "Гасырдан да озын көн" романы буенча "Мәңгелек буран" спектаклен әзерли. Бу туры театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.Спектакльнең премьерасы 113 сезонда театрның Зур сәхнәсендә булыр дип көтелә. 

  • Спектакльнең режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Геннадий Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов, балетмейстер - Сәлимә Әминова.

Спектакльдә катнашалар: Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Илдар Хәйруллин, Айдар Хафизов, Рүзия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган артистлары Минвәли Габдуллин, Алмаз Сабирҗанов, Миләүшә Шәйхетдинова, Фәнис Сафин, Гөлчәчәк Гәйфетдинова, Айрат Арсланов, Фәнис Җиһанша, Рамил Вәҗиев, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм яшь артистлар Алмаз Борһанов, Айгөл Шәкүрова, Илнур Закиров, Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, Алмаз Гәрәев, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Эльвир Сәлимов, Гүзәл Гюльвердиева, Ирек Кашапов.

татар-информ

 

Фото: kamalteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
392
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Коткарыплар кала алмадылармы? Эх...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • «Наше время – Безнең заман»
  • «Наше время – Безнең заман»
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы