Сәхнәдә сәнгать сәхифәсе рәсемнәре
Ильяс Кудашев-Ашказарский (1884-1942) – профессиональ татар театрына нигез салучыларның берсе. Музыкант, җырчы, режиссер, администратор-оештыручы буларак театр тарихында тирән эз калдырга...
Ильяс Кудашев-Ашказарский (1884-1942) – профессиональ татар театрына нигез салучыларның берсе. Музыкант, җырчы, режиссер, администратор-оештыручы буларак театр тарихында тирән эз калдырган шәхес. Заманында татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган, шул чор өчен шактый ук мәгълүматлы, белемле Ильяс Кудашев үз тирәсенә алдынгы фикерле яшьләрне туплап, атаклы «Сәйяр» төркеменнән алдарак Идел буе шәһәрләре буйлап гастрольләр оештыра. Соңрак Казан һәм Оренбург театрларында эшли, Хезмәт Герое исеменә лаек була.
Үткән гасырның 70нче еллары урталарында Төзүчеләр Сараенда (хәзерге «Сәйдәш» үзәге) шагыйрьләрнең иҗат кичәләре уза иде. Ул кичәләрне Татарстан язучыларының әдәбиятны пропагандалау бюросы оештырды. Кичәләрне үткәрүдә башлап йөрүчеләр Эльс Гаделов һәм Марсель Галиев булды. Аның беренчесе 1975 елның июнендә шагыйрь Равил Фәйзуллинга багышланды. Ул бик уңышлы һәм истәлекле булып узды. Халык залга сыймыйча, фойе, баскычларга утырып тамаша кылды. Соңрак андый кичәләр Сибгат Хәким, Нури Арсланов иҗатларына багышлап үткәрелде. Бу рәсем Сибгат Хәкимнең иҗат кичәсеннән соң төшерелгән. Фоторәсемдә (сулдан уңга) – беренче рәттә: Гариф Ахунов, Шәһидә Максудова, Сара Садыйкова, Сибгат Хәким, Фәхри Насретдинов, Наҗия Теркулова, Фатих Хөсни; икенче рәттә басып торалар: Миңгол Галиев, Ренат Таҗетдинов, Вафирә Гыйззәтуллина, Айрат Арсланов, Заһит Хәбибуллин, Фасил Әхмәтов, Дания Нуруллина, Бикә Рәхимова (Фәйзуллина), Николай Беляев, Равил Фәйзуллин, Эльс Гаделов, Марсель Галиев. 2 апрель 1976 ел.
Гастрольләр вакытында төшерелгән рәсем. Сулдан уңга: нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыпов, җырчы Разия Тимерханова, баянчы Мохтар Әхмәдиев. Үткән гасырның 50нче еллары.
Режиссер Дамир Сираҗиев һәм драматург Юныс Сафиуллин. 1985 ел.
Заһид Вәлиулла улы Хәбибуллин (1910-1983) – композитор, скрипач. Күп кенә инструменталь әсәрләр һәм җырлар иҗат итте. «Сихерләнгән малай» балеты авторы. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк