Тәкъдирдә язганы шул булгандыр...
Беренче класста гына укыса да, кинәт үсеп киткән, нәзек, курач кызыкай Нәкыянең тездән түбән төшеп торган ак ыштан балагыннан чеметеп тартып: «Әй, кызый, минем тирәмдә бик чыркылдап йөрмә, бер заман к...
Беренче класста гына укыса да, кинәт үсеп киткән, нәзек, курач кызыкай Нәкыянең тездән түбән төшеп торган ак ыштан балагыннан чеметеп тартып: «Әй, кызый, минем тирәмдә бик чыркылдап йөрмә, бер заман кайтып өйләнермен әле үзеңә», – дигән идем мин – унынчы класста укучы егет.
Ник тарттым икән ыштан балагыннан! Соңыннан, байтак еллар үткәч, язмышлар безне гомерлеккә кавыштыргач, исем китеп, еш кына уйланган мизгелләрем булды. Шул уй-фикерләремә йомгак ясап, сезгә дә ачарга булдым күңел сандыгымны... Ир-атлар фронтта. Сугыш еллары хатын-кыз укытучыларны да кайсын кая таратып бетерде. 1944 елның көзендә мин укыган Югары Баграж урта мәктәбен дә яптылар. Мин унынчы классны ата-бабамның туган төбәге Сарман мәктәбенә кайтып тәмамларга ниятләдем һәм шулай булды да. Сарманга терәлеп үк торган Югары Әхмәт авылында әнием Мөгаттәрәнең төп йорты. Ире Сөләймәнне 1942 елда соңгы юлына озатып калган сөекле әбием Зөләйха хәзер йорт башы. Нык хуҗалыклы, чамасыз тырыш, мал кадерен белгән бабам дөньяны куйса да, Сөләймәннәр нигезе авылда бердәнбер диярлек иде. Йорт-җир хәзер Cөләймәннәрнең төпчеге Мирзаһит кулында. Ул 1942 елның кышында фронттан каты яраланып кайткан. Мин Зөләйха әбиемнәрдә яшәп, Сарман мәктәбенә укырга йөри башладым. Авыл аралары якын гына, мул гына сулы Минзәлә елгасы аша салынган басманы чыгасың да Сарманга барып керәсең. Чын татар авылын күреп калуым белән бәхетлемен! Сугышка кадәрге Югары Әхмәт татарның мең еллык канунын саклап торучы гүзәл бер авыл иде. Керәшенстан үзәге Зәй төбәгеннән килеп, Айтуган күперен чыгуга борынга бик үзенчәлекле төтен исе килеп бәрелә.
Дәвамы бар
Аяз Гыйләҗев
Сәхнә журналы 2014 ел, июль-выгуст
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк