Логотип
Тарих

Татар драматургиясе классигы Кәрим Тинчуринның туган көнендә каберенә чәчәк салдылар

Бүген, 15 сентябрьдә, күренекле артист, режиссер, язучы, әдәбият һәм театр тарихында тулы бер эпоханы гәүдәләндерүче Кәрим Тинчуринны, туган көне уңаеннан, Архангел зиратында искә алдылар. Бүген драма...

Бүген, 15 сентябрьдә, күренекле артист, режиссер, язучы, әдәбият һәм театр тарихында тулы бер эпоханы гәүдәләндерүче Кәрим Тинчуринны, туган көне уңаеннан, Архангел зиратында искә алдылар. Бүген драматургның тууына 131 ел булды. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгатьне үстерү бүлеге мөдире Дилия Хәйретдинова Кәрим Тинчуринны искә алырга килгән барлык кешеләргә дә Мәдәният министрлыгы исеменнән  рәхмәт әйтте. “Кадерле дуслар, без, традиция буенча, һәр елның 15 сентябрендә Архангел зиратында бөек драматург, режиссер, актер Кәрим Тинчуринны искә алырга һәм аның истәлегенә чәчәкләр куярга җыелабыз. Кәрим Тинчуринның бөтен гомере, татар халкының сәнгатенә һәм мәдәниятенә фидакарь хезмәт күрсәтүе белән, үрнәк булып тора. Кәрим Тинчурин иҗат иткән әсәрләр Татарстан Республикасы театрларының гына түгел, башка төбәк театрларының да визит карточкасы булып тора”, - диде Дилия Хәйретдинова.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов драматург истәлегенә эшләнгән эшләрне әйтеп үтте. “Хөрмәтле коллегалар, килгән кунаклар, без Кәрим Тинчуринның туган көнен инде 2015 елдан бирле шушы зиратта билгеләп узабыз. Элек-электән, инде күпме генә хатлар язып карасак та, аның урыны билгеле түгел иде. Кәрим Тинчуринның әсәрләрен, Кәрим Тинчуринның үзен популярлаштыру буенча күп кенә эшләр башкарыла. Узган ел театрыбызда бюстын ачтык. Быел да әзерләнү эшләре бара. Кәрим Тинчурин паркында да драматургның бюстын ачарга вакыт җитәр. Быел өлгермәсәк, икенче елга ачарбыз. Бөтен татар театрында да Кәрим Тинчуринның әсәрләре куела. Татар театрларында гына түгел, Россиянең күпме театрында да аның әсәрләре куелып килә. Үткәннәрне онытмаска кирәк. Үлгәннәрнең каберен белергә кирәк. Ә исәннәрнең кадерен белергә кирәк. Шуңа күрә, без үткәнебезне белмәсәк, алга таба барасы юлыбыз бик туры булмас”, - диде Фәнис Мөсәгыйтов.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Айдар Хафиз Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов башкарган эшнең нинди дәрәҗәдә зур һәм мөһим икәнлеген билгеләп әйтте. “Хөрмәтле коллегалар, Фәнис туган әйтеп киткәнчә, без инде 5 ел рәттән килеп, Кәрим Тинчурин җирләнгән кабергә баш иябез, аны искә алабыз, аның турында уйланабыз, төрле хисләр кичерәбез. Бу – бик аз нәрсә. Моны бәлки зуррак итеп тә оештырырга мөмкиндер. Бу гамәлдә халык, тамашачылар да катнашсын иде. Фәнис – ул тынгысыз кеше. Ул бу эшне киләчәктә оештырып чыга алыр. Бәлки бу чара зураеп та китәр әле. Халык Тинчуринның элегрәк сәхнә тоткан зур әсәрләренә бик мохтаҗ иде. Андый әсәрләр безнең сәхнәдә инде күренми башлаган иде. Кәрим Тинчуринның әсәрләре беркайчан да искермәс. Татар халкы яшәгәндә, ул да яшәр. Фәнис, сиңа бик зур рәхмәт. Син Кәрим Тинчуринны эзләп таптың. Син бик зур эш башкардың”, - диде Айдар Хафиз.

Язучы, прозаик, журналист Марат Закир төрле иҗат өлкәләреннән килгән кешеләрне бердәм булырга чакырды. “Айдар ага дөрестән әйтте, без милләтебезнең асыл улларына дога кылырга тиешбез. Әлбәттә, бу өлкәдә безнең Язучылар берлеге дә шактый гына эшләр алып бара. Татар халкының шулхәтле асыл уллары-кызлары һәлак булган. Алар нәкъ менә иҗатларының чәчәк ата торган чорында һәлак булганнар. Безгә бердәм булырга кирәк. Бердәм булганда гына, үткәннәрне белгән очракта гына без алга бара алачакбыз”, - диде Марат Закир.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов белән бөек драматург истәлегенә эшләнгән эшләр турында сөйләште. “Театрыбыз Тинчуринның туган якларына кайта. Анда спектакльләр куябыз. Туган авылына барып йөрибез. Ике елга бер, өч елга бер барып кайтабыз. Ә монда, аның каберенә, без 2013 елдан алып ел саен киләбез. Элек аның кабере кайда икәне билгеле түгел иде. Без аны 2013 елда таптык. 2 елга бер без мәктәп балалары өчен конкурс оештырабыз. Тинчурин әсәрләрен өйрәнеп, балалар шигырьләр сөйлиләр, сәхнә әсәрләре куялар. Хәзер чит төбәк мәктәпләреннән дә эшләр килә башлады. Бу бит балалар Кәрим Тинчуринның иҗатын белә дигән сүз. Шуңа күрә Кәрим Тинчуринның исемен популярлаштыру эшләре бик тыгыз бара”, - диде Кәрим Тинчурин исемендәге театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

  • Кәрим Тинчурин - драматург, язучы, актер, режиссер, театраль педагог, җәмәгать эшлеклесе. Кәрим Тинчурин тумышы белән Пенза губернасының Таракан (Аккүл) авылыннан. Иҗатчы, актив шәхес булып формалашуы Казанда була – монда Тинчурин “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем ала, мөгаллимлек итә, соңыннан, 1910 елдан, "Сәйяр" труппасында актер булып эшли башлый. Шушы көннән аның язмышы театр белән бәйләнә.
  • Казанда Кәрим Тинчурин исеме белән аталган театр, урам һәм парк бар. 2017 елның 15 сентябрендә, драматургның 130 еллыгына, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры фойесында драматург истәлегенә бюст ачылды. Кәрим Тинчурин – Татарстан Язучылар берлегенә нигез салучыларның берсе. Аның язмышы фаҗигале. 1937 елның 15 сентябрендә ул 50 яшьлек юбилеен үткәрә. Ә 17 сентябрьдә НКВД хезмәткәрләре аны кулга алырга килә. Гаепләү пунктлары җидәү була, шуның бишесе Г.Исхакый белән бәйле, чөнки алар яхшы таныш булган. К.Тинчурин Гаяз Исхакый оештырган “Ил” газетасында да хезмәткәр булып эшләгән.
  • Әдәбият галимнәре фикеренчә, К.Тинчуринның “Кандыр буе” әсәре аеруча игътибарга лаек. Ул, бер яктан, чип-чиста социалистик реализм әсәре кебек. Тинчурин үзе яшәгән чор үзенчәлекләрен алдагы буынга җиткерү өчен, аларны әсәрләрендә чагылдырырга тырышкан, аерым детальләр, репликалар аша үзенең борчылуын, әрнүен, уйлануларын күрсәткән. Тинчурин халык дошманы буларак саналып йөргәндә дә, “Кандыр буе” җырын җырлаудан туктамаганнар, чөнки җырда шул чор кешесенең рухы тасвирлана. Авторын әйтмәгәннәр, бары С.Сәйдәшевне музыка авторы буларак атаганнар.
  • Кәрим Тинчуринның әтисе, абыйсы, сеңлесе Себергә сөргенгә җибәрелгән, әтисе сөргендә үлеп калган. НКВД хезмәткәрләре тарафыннан бер елга сузылган җәберләүдән соң, К.Тинчурин 1938 елның 15 ноябрендә Спас манарасы янында атып үтерелә. НКВД архивларында сакланган Үлү турында таныклыкта үлемнең сәбәбен “Рак пищевода” диелгән белешмә нигезендә теркиләр.

 

татар-информ

Динә Йосыпова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк