Логотип
Тарих

Туфан ага сагындыра…

      Миллиардларча кеше кавеме гүләп торган җир йөзендә якын иткән затлар бик сирәк калып бара икән шул. Туфан ага кешене ярату, тормышны үзе кызык итә алу сәләтенә ия шәхес иде. Тормыш дигән...

 

 

 

Миллиардларча кеше кавеме гүләп торган җир йөзендә якын иткән затлар бик сирәк калып бара икән шул. Туфан ага кешене ярату, тормышны үзе кызык итә алу сәләтенә ия шәхес иде. Тормыш дигән газаплы һәм татлы уенның бер генә бирелгәнлеген тоеп, кадерен белеп, гомер дигән тамашаның сәхнә уртасында бөтен буена нык басып тора белде ул.

Кайчак – ике каш арасына тирән уем салып, дөнья белән тешләшергә җыенган шикелле усал күренер, хаксыз сүз әйткәнне кырыс сүзе белән кисеп кенә төшерер, кайчакта – кәефе шәп икәнне яшермичә, күңел изүләрен чишеп ташлар, эчкерсез-табигый холкына ирек куяр, мут елмаеп, хикмәтле шаяртып алыр, йокымсыраган аңыңны уятып уенчак-тере сүзе белән рәхәт сискәндереп, кәефеңә канат куяр иде.

Ул минем белән һәрчак шаяртып: «Нихәл, даһи!» дип күрешә иде. Күрешүе дә үзенчә, уң җилкәсен арткарак каерып, кулыңны ипле көч белән көрәп ала.

Башын горур чөеп, ул килеп кергән җирдә вак-вак төркемнәр яңача корылып, аның тирәсенә тартыла, үзенең шундый көчкә ия икәнен белгән канәгатьлек белән Туфан ага сәхнәви тавышына иркенлек бирә. «Туфан гөрелдәве» – әллә каян ишетелеп тора.

Язучылар оешмасына җитәкче итеп куйгач, кабинет ишеген ул һәрчак ачык калдырып утыра иде. Бөдрә тавышы урамга ургылып чыга. Бу кабинетка яшерен әләк, донос белән керергә күнеккән бәндәләрне аның бу «рәхимсезлеге» гаҗиз итә, яратмаска җайлы сәбәп бирә иде.

 

 

 

Туры Туфан үзенә тугры калды. Аңа бу сыйфат гадел-йомшак холыклы әтисеннән, кырыс-үҗәт әнисеннән һәм туган бишеге – Мәрәтхуҗа суының шифасыннан бирелгәндер. Туган авылы аңа гомер буена җитәрлек гыйлем чишмәсе дә, вөҗдан кыйбласы да, рухи сафлык бизмәне дә иде. Җор телле, аяусыз туры сүзле, үткен холыклы авылдашларына үзе мең рәхмәтле булгандыр. Шул бәләкәй генә Мәрәтхуҗадан ул үзенең әсәрләренә күпме каһарман затлар тартып чыгарды, гүя бу авылда дөньяда иң кызыклы акыл ияләре яши диярсең. Күпне күргән, күпне ишеткән Туфан атлы егет, һәр мизгелне хәтеренә салып, нектарны күңел кәрәзенә таслый барган.

Нинди генә очракка да ярашып, мач килеп торган мәзәкләре, кыйссалары, гаҗәеп тапкыр мисаллары нәкъ кирәк мәлдә агылып кына тора иде Туфан аганың. Барысы да шул Мәрәтхуҗадан, мут-зирәк авылдашларыннан.

Болар инде уң колакны арт чүмеч аша үрелеп, сул кул белән азапланып кашый торган, үте сытылганчы көчәнеп фикер чытырманлыгына кереп баткан Ауропа философлары түгел, хикмәтле фикерле яшен аткан кебек кыска, үтемле итеп белдерергә маһир эчкерсез зирәкләр. Болар чын табигать китабыннан чыккан, үзләренең бәясе турында уйланмаган олылык ияләре. Бу кыргый байлык – ганимәтне үз вакытында күңелгә аулый бару өчен югары сәләткә ирешкән каләм иясе булу кирәктер шул…

Сагындыра Туфан ага…

Ул сәхнә уртасына чыгып баскач, тамашачылар дәррәү аңа таба тартылып куя, әллә каян, көтелмәгәнчә үткен-зәһәр сүзләр агыла башлый, гади дә, күңелгә якын да, шәрыкъ йөгереклегенә тиң дә фикерләрне залга тәгәрәтеп җибәрә. Тамашачы ләззәти кытыкланып, рәхәт чигеп тыңлый, сүз тылсымына хәйран кала.

Менә ни өчен Аңа илнең төрле тарафларыннан хат юллаганнар, мөрәҗәгать иткәннәр, үзләренең шатлык-кайгысы белән уртаклашканнар, чөнки Аңа ышанганнар. Аны бөек сердәш, олпат акыл иясе итеп санаганнар, Туфан аганың әнә шулай гади халык белән әңгәмәләре «Кызыл тышлы дәфтәр»гә кергән. Аларда – язмышлар энциклопедиясе, никадәр мәгънә, кисәтү, әрнү, хәлгә керү, омтылыш бирү, кешене матурлау, тормыш дәресләре…

Сүземне кайчандыр үзем язган, Туфан ага исән чакта үзе укыган әсәремдәге фикер белән тәмамлыйсым килә.

Туфан Миңнуллин драмаларындагы каһарманнарны бергә туплап карасаң, чамасын белеп кенә шаян-мут, беркатлы-гадел, елдам-хәйләкәр, түземле-сабыр, ярсу-дуамал, моңлы-уйчан, эшчән-фидакарь затлардан татарның милли асыл табигате, йөз-кыяфәте, холык-рәвеше калкып чыгар иде. Җир йөзендә без менә шундый халыктан дигән хакыйкатьне олуг драматург үз милләтенә һәм чит милләтләргә дә миллионнарча тамашачы күңелен яулап, сәнгати телдә танытып бирде.

Менә ул – Туфанның иҗади сәхнәсе икегә аерыла, уртадан ак дөнья булып ил карты – Әлмәндәр калка. Гүя ул үзе ясаган баскычлардан түгел, ә күк басмаларыннан Раббы катына менеп бара. Ул сине җыры белән, елмаюы белән юатып, үлемнең табигый күчеш икәненә ышандырып, рухи әзерләп, бәхилләшеп китеп бара. Шул мизгелдә күңелеңне сыгылдырып, күз яшьләрең бәреп чыга икән, бу елау түгел әле, бер генә бирелгән гомернең кадерен аңлап, инсафлы олыгаю, гөнаһсыз калу җиңеллеген кичереп, җан яңарту мизгеле бу.

 

 

Әлмәндәр – ямансу-дәртле поэма.

Әлмәндәр – яшәүгә мәдхия.

Әгәр без иҗтиһадлы халык булсак, Академия театры каршына (Мадридның Испания мәйданында Сервантес һәм аның геройларына зур һәйкәл куелган) шундый һәйкәл куюга ирешер идек: Туфан эргәсендә ак мәрмәрдән – Әлмәндәр карт яшәүнең тәмен белеп, мут елмаеп утыра. Артында – хәтәр елмайган кара мәрмәрдән уелган Әҗәлетдин үзе… ике елмаю – көн вә төн, яшәү һәм үлем арасында талпынган җанның символик мәгънәсен, татар халкының көчле рухын чагылдырган, кальбенә мәгънә салынган һәйкәл булыр иде ул Казаныбызда…

Марсель Галиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк