Логотип
Театральная лавка

Су анасы

КАТНАШАЛАР: Су анасы Гайҗан бабай Тимербулат Байбулат Көмеш балык Күл бакалары Ана Балыклар Мәче Этләр Көтү хайваннары БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ Беренче күренеш Сәхнә алдына Гайҗан бабай чыга....

КАТНАШАЛАР:

Су анасы

Гайҗан бабай

Тимербулат

Байбулат

Көмеш балык

Күл бакалары

Ана

Балыклар

Мәче

Этләр

Көтү хайваннары

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Беренче күренеш

Сәхнә алдына Гайҗан бабай чыга.

ГАЙҖАН БАБАЙ (залга). Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Мин

Гайҗан   бабагыз.   Хәзер   мин   сезгә   бер   әкият   сөйләмәкче   булам.

Гыйбрәтле әкият. Су анасы турында. Сезнең Су анасын күргәнегез

бармы? Әйдәгез, хәзер мин сезгә Су анасы турында әкият сөйлим әле.

Җәй көненең бик матур бер иртәсе иде.

Иртәнге көтүне куу күренеше.

Авыл янында бик матур күл җәелеп ята.

Зәңгәр күл буе. Су өстендә балыклар сикерешә.

Бака малайлары чупырдаша. Өздереп-өздереп кошлар сайрый. Күлдән ерак түгел урман шәйләнә. Урман ягыннан күке тавышы ишетелә.Күл өстендә бакалар күренәләр.

БАКАЛАР (җырлыйлар).

Зәңгәр күлдә бәйрәм бүген,

Барыгыз да килегез.

Су анасының тылсымын һәммәгез дә күрегез.

Кушымта:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

Бәйрәмгә дип килегез!

Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын –

Җырлыйбыз да, биибез.

Зәңгәр күлнең суы сихәт,

Чумабыз да, йөзәбез.

Бүген булачак бәйрәмне

Дулкынланып көтәбез.

Кушымта.

Күл өстендә көмеш балык күренә.

КӨМЕШ БАЛЫК (бакаларга). Әй, бакалар, беләсезме бүген нинди бәйрәм?

БАКА МАЛАЙЛАРЫ. Беләбез, беләбез, бүген Зәңгәр күл бәйрәме! Су анасының күл өстенә чыга торган көне.

КӨМЕШ БАЛЫК. Әйе. Борын-борын заманда Су анасы җир өстенең бик караңгы булуын белгән күл өстенә чыгып, алтын тарагы белән дөньяга нур сипкән. Дөньяны яктыртып, кешеләргә яшәү яме, яшәү көче, дәрт биргән. Шул көннән башлап Су анасының күл өстенә чыгуы Зәңгәр күл бәйрәменә әйләнгән. Бүген бәйрәм!

БАРЫСЫ БЕРГӘ! Бәйрәм! Бәйрәм! Бәйрәм бүген! Ур-ррааа!

Күлгә чумалар. Күл буена авыл малае Байбулат килә.

БАЙБУЛАТ (җырлый).

Мине кем дип сорасагыз,

Байбулат мин, шук малай.

Кара күзле, көләч йөзле,

Авылда бер мут малай!

Кушымта:

Куркытмый мине әтәч тә,

Ата каз да, күрегез!

Байбулат атлы булам мин,

Белмәсәгез, белегез!

Хәйләләргә бик оста мин.

Күз дә йоммый алдыймын.

 Нәрсә генә әйтсәләр дә һич җавапсыз калмыймын.

(җырдан соң). Тимербулат мине эзләп йөрсен әле. Ә мин бер үзем рәхәтләнеп су коеныйм. (Өстен чишенеп, суга чумып, су коена.)

Җәй көне эссе һавада мин суда койнам, йөзәм.

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм...

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,

Инде шаять бер сәгать ярымсыз тирләмәм дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;

Куркам үзем әллә нидән, юк янымда юлдашым.

Байбулат, куркып, куаклар артына поса. Кул өстенә Су анасы чыга.

СУ АНАСЫ (җырлый).

Күл өстенә чыгамын мин,

Тылсымымны чәчәмен.

Сезгә шатлык өләшәм дип,

Бар җиһанга дәшәмен.

Кушымта.

Алтын тарак - серле тарак,

Бар дөньяны яктыртсын.

Алтын таракның тылсымы һәммәгезгә кагылсын.

Ул басмага утырып алтын тарагы белән чәчләрен тарый. Дөнья яктырып китә.

Зәңгәр күл өстенә чыгуымны ничә ел зарыгып көттем.

Иөзимче бер рәхәтләнеп.

Су анасы, тарагын басмада калдырып, йөзеп китә.

БАЙБУЛАТ. Менә нинди икән ул Су анасы!

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,

Җен оныткан, ахыры, - калган тарагы басмада. (Алтын таракны эләктереп ала.) Әһә! Алтын тарак минеке булды хәзер!

Мин бу алтынны сатам да... (Залга.)

Беләсезме нәрсә алам?! Ат сатып алам! Атланып бөтен малайларны кызыктырып йөрим. Шаккатсыннар миңа. Белдегезме?

Ерактан Тимербулатның "Байбулат"дип кычкырганы ишетелә. Байбулат кулындагы тарагын үләннәр арасына яшерә.

ТИМЕРБУЛАТ. (Күл буенда күренә). Байбулат, син биредә мени? Ә мин сине эзләп йөрим. Үзең бергәләп су коенырга барырбыз дигән иден бит. Әйдә, су коенабыз.

БАЙБУЛАТ. Юк, минем коенасым килми!

ТИМЕРБУЛАТ. Көне бик эссе бит, әйдә чумып чыгыйк инде, ә!

БАЙБУЛАТ. Юк, теләмим. Бәйләнмә әле миңа! Бар, юлыңда бул. Менә бәйләнде!

Күл өстенә бакалар калкалар Алтын таракның юкка чыкканын күрәләр.

I нче БАКА. һай, эшләр харап!

II нче БАКА. Вай, эшләр харап!

I иче БАКА. Кая алтын тарак?!

II  нче БАКА. Әле генә басмада бөтен дөньяга нур сибеп ята иде бит!

I нче БАКА. Байбулат, Тимербулат, сез күрмәдегезме? Кая китте икән Су анасының алтын тарагы?

ТИМЕРБУЛАТ. Су анасының алтын тарагы?! Юк, мин күрмәдем!

БАЙБУЛАТ. Мин дә күрмәдем. . 

ТИМЕРБУЛАТ. Әйдәгез, алайса, үлән арасыннан эзлик. Анда нидер ялтырый. (Тимербулат таракны табып ала.) Менә бит ул!

I нче БАКА. Басмада ята иде бит ул?!

II нче БАКА. Ул анда ничек барып эләккән?

II БАКА. Бир таракны. (Таракны ала. Малайларга.) Барыгыз, китегез.

Байбулат белән Тимербулат китәләр.

I   нче БАКА. Болай булгач, таракны ташлап китәргә ярамый, сакларга кирәк.

II нче БАКА. Әйдә, саклыйбыз.

Икенче күренеш

Шул ук Зәңгәр күл буе. Басмада алтын тарак ята.

Бакалар таракны саклыйлар.

Як-ягына карана-карана Байбулат керә.

БАЙБУЛАТ. Көчкә котылдым бу Тимербулаттан. Тәки ябышты. Бу бакалар таракны ничек әйбәт саклыйлар. (Шөпшә белән эпизод). Басма янына хәтта шөпшәне дә китермиләр. Әгәр... әгәр хәйләләп карасам. (Бакаларга.) Әй, бака-бакылдыклар, тыңлагыз әле мине.

I нче БАКА. Әйе, тыңлыйбыз!

БАЙБУЛАТ. Саклыйсызмы?

БАКАЛАР. Саклыйбыз, саклыйбыз!

БАЙБУЛАТ. Мин дә сезгә ярдәм итәргә дип килдем. Әйдәгез, бергәләп саклыйк алтын таракны. (Басмада тегендә-монда йөреп таракны сакларга булыша). Эссе. Су коенып алырга кирәк. (Өс башын салып, суга сикереп коена башлый. Бакаларга.) Шундый рәхәт! Әйдәгез сез дә төшегез!

БАКАЛАР. Юк, юк, без саклыйбыз!

БАЙБУЛАТ. Әйдәгез инде, төшегез, нәрсә булсын ул таракка!

I нче бака бераз уйланып торгач суга төшә.

 I нче БАКА. Мин тиз генә коенып чыгыйм әле!

I I нче бака да суга төшә. Су коеналар, чумалар, уйныйлар.

БАЙБУЛАТ. Менә мин ничек чума алам. (Чумып күрсәтә.)

II нче БАКА. Ә мин менә болай чумам! (Чума.)

I нче БАКА. Ә мин менә болай сикерәм. (Дубль курчак.)

БАЙБУЛАТ. Мин су астына чумып, әллә ни кадәр сулыш ала алмыйча торам. Менә карагыз! (Чума, бераз торгач килеп чыга.)

I  нче БАКА. Бу чумумы?! Кара безгә, без су астында әллә ни кадәр тора алабыз!

БАЙБУЛАТ. Юкны сөйләмәгез! Сез бер минут та тора алмыйсыз!

II  нче БАКА. Бер минут та?! Бе әллә ни кадәр тора алабыз. Менә кара . (Чумалар да, юк булалар.)

Байбулат ялгызы кала. Ул, сак-сак басып, тарак ялына килә.

БАЙБУЛАТ, Һи! Алдадым бит тәки бу наданнарны! Хәзер алтын тарак минеке була инде! (Таракны алып яшерә).

Һәй, Алтын тарак, вай, Алтын тарак! Минеке син хәзер, сызыйм тизрәк.

Йөгереп чыгып китә. Су астыннан бакалар калка.

I нче БАКА. Мин озаграк тордым!

II нче БАКА. Юк, мин озаграк тордым!

I  нче БАКА. Байбулат кая киткән? (Таракның юклыгын күреп), һай, харап эш! Алтын тарак юк бит басмада!

II нче БАКА. Ах, алдаган ул безне! Таракны урлап качкан!

I нче БАКА. Нишләргә? Тизрәк көмеш балыкка хәбәр итәргә кирәк.

ИКЕСЕ БЕРГӘ. Көмеш балык! Көмеш балык!!!

Су өстендә Көмеш балык күренә.

I иче БАКА. Көмеш балык, Су анасының алтын тарагын урлаганнар!

КӨМЕШ БАЛЫК. Ах, нинди кайгы! Мин хәзер! (Суга чума.)

Су анасы килеп чыга.

СУ АНАСЫ. Ни булды?

I нче БАКА. Су анасы! Байбулат дигән малай алтын тарагыңны урлап киткән!

СУ АНАСЫ. Шундый явызлыкны кылырга аның ничек кулы күтәрелгән. Ул бит минем әбиемнән - әниемә, әниемнән миңа мирас тарак.

Арткы планда Байбулатның качып барганлыгы күренә.

КӨМЕШ БАЛЫК (күрсәтеп). Әнә ул!

СУ АНАСЫ. Аны тизрәк куып тотарга кирәк! (Байбулатны куып китә.)

Качма! Качма! Тукта! Тукта!, и карак!

Ник аласың син аны, - ул бит минем алтын тарак!

Су анасы Байбулат артыннан чаба.

Аның артыннан бака малайлары сикерешә.

Менә берзаман авылда этләр өргән тавыш ишетелә.

Су анасы, хәле бетеп, күл буена кире кайта.

СУ АНАСЫ.    Алтын тарак! Алтын тарак

Алып качты явыз карак!

КӨМЕШ  БАЛЫК.  Борчылма,  Су анасы,  авылга төн җиткәч барырга кирәк.

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

Өченче күренеш

Сәхнә алдына Гайҗан бабай чыга.

ГАИҖАН БАБАЙ. Ә хәзер, балалар, әкиятебезне дәвам итәбез. Су анасының алтын тарагын урлап киткәч Зәңгәр күл янындагы бәйрәмнең яме китте. Барысы да кайгырыштылар, борчылдылар. Ә караңгы төшкәч Су анасы Байбулат яши торган йорт янына китте.

Төнге авыл күренеше. Тәрәзәдә бик сирәк өйләрдә генә утлар яна.

Төнге караңгылыкта Су анасы силуэты күренә.

Ул, Байбулатлар өен эзләп табып, тәрәз кага.

АНА. (тәрәзәдән күренә).

Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри!? Нәрсә бар соң төнлә белән, и пычагым кергери! (Өйдән чыгып тирә якны караштыра.)

СУ АНАСЫ. Су анасы мин! Китер, кайда минем алтын тарак? Бир! Бая көндез алып качты синең углың, карак!

АНА. Иа, хода, ни бу?

СУ АНАСЫ. Алтын тарак! Алтын тарак! Алып качты! Синең углың карак!

АНА. Минем улым карак?! Сабыр! Мин хәзер! (Өйгә кереп китә.)

Өй эчендә Ана белән Байбулатның сөйләшкәннәре ишетелә.

Ана: «Су анасының алтын тарагын урлагансың бит син!»

Байбулат: «Минеке ул!» Ана: «Бир!»

Кулына алтын тарак тотып Ана чыга.

Әнисе артыннан Байбулат күренә.

АНА. Менә алтын тарагың! (Су анасына бирә.)

СУ АНАСЫ (Байбулатка). Кил әле бирегә! Чит әйбергә кул сузганың өчен җәза ал син, карак малай! (Кул хәрәкәтләре белән). Чышшц Пышшш! (Байбулатның кулы асылынып кала. Су анасы китеп бара).

БАЙБУЛАТ. Әнием, карале, кара, кулым әллә нишләде!

АНА. һай, балам! Күпме әйтем мин сиңа чит әйбергә тимә дип! Ни тукыдым карак булырга, урларга ярамый дип!

Дүртенче күренеш

Күл буе күренеше. Әнисе белән Байбулат керә.

АНА. Су анасы! Су анасы!!! (Көмеш балыкны күреп.)

Әй, Көмеш балык, Су анасын чакыр әле.

Карак малай килгән дисәң, чыгар әле.

Әйт аңа: караклыгын ташлаган ул,

Иясе бар әйбергә тими башлаган ул.

Көмеш балык суга чума. Күл өстенә Су анасы чыга.

СУ АНАСЫ. Йә, әйт сүзең, тыңлыйм, карак малай!

БАЙБУЛАТ.

Су анасы, зинһар мине гафу кыл!

Һич бер нәрсә эшли алмый минем кул.

Тимәм башка беркайчан чит әйбергә,

Килдем менә мин шул хакта әйтергә.

СУ АНАСЫ.

Үкенүең яхшы, димәк, аңлагансың инде –

Башкаларга бүтән зыян салмассың,

Һич бәхет күрмәссең син карак булсаң,

Бу юлы мин сине гафу кылам.

анасы, тарагы белән малайга җилпи һәм аның куллары кинәт хәрәкәтләнә

башлый.

БАЙБУЛАТ.

Аңладым, аңладым мин Су анабыз.

Беркайчан да кеше әйберенә тимәм.

Бүтән урламам дип ант итәм.

АНА.         Рәхмәт сиңа, Су анасы!

Сабак булсын барыбызга бу вакыйга,

Тормыш юлын сайлаганда

Ялгышмаска, адашмаска һәр сабыйга!

СУ АНАСЫ. Урланганны бәхет диеп санамагыз.

Бур тормышка җиңел генә карамагыз.

Изгелекләр генә булсын сезнең уйда -

Бар җиһанның киләчәге сезнең кулда!

БАКАЛАР. Ә хәзер без бәйрәм итик Зәңгәр күлдә!

ГАЙҖАН БАБАЙ. Менә, балалар, сезгә сөйлисе әкиятем шушы

БАРЫСЫ БЕРГӘ (җырлыйлар).

Без сөйләдек бүген сезгә,

Кызыклы бер вакыйга,

Карак малай урлап киткән

Алтын тарак хакында.

Кушымта:

Карак булу, һай, начар эш.

Һәммәгез дә аңлагыз.

Иясе бар әйберләрне

Берегез дә алмагыз.

Без күрсәткән бу тамаша

Гыйбрәт булсын сезгә дә

Сөйләгез бу әкиятне

Дус-ишләрегезгә дә!

Кушымта.

Бетте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк