Логотип
Театр

«Безне якты киләчәк көтә»

Сезнеңчә, театрыбызның үзенчәлеге нидә? Халидә Сөнгатуллина (Татарстан Республикасының атказанган артисты): Без классик әсәрләрне хәзерге буын балаларына җиткереп, алар кызыгырлык һәм уйланырлык и...

Сезнеңчә, театрыбызның үзенчәлеге нидә?

Халидә Сөнгатуллина (Татарстан Республикасының атказанган артисты):

Без классик әсәрләрне хәзерге буын балаларына җиткереп, алар кызыгырлык һәм уйланырлык итеп бирәбез. «Галиябану», «Башмагым» кебек классик спектакльләрне Ренат Мирзахәсән улы яшьләр карарлык итеп куярга тырыша. Шуңа халык безне ярата да. Без халыкчан һәм бер үк вакытта заман белән бергә атлыйбыз.

Фәнис Кәлимуллин (Татарстан Республикасының атказанган артисты):

Без яшьләр, балалар театры. Шуңа да карамастан репертуарда олылар өчен дә спектакльләр шактый. Без универсаль артистлар дисәм дә буладыр, без балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә уйный алабыз бит.

Гөлназ Галимуллина:

Спектакльләребез, минемчә, гади көнкүрешкә генә корымаган. Чөнки режиссерыбыз Ренат абыйның стиле шундый: ул күбрәк актерның психологик ягына басым ясый. Шуңа спектакльләребез психологик яктан да тулы һәм символларга бай. Мисалга «Сак-сок», «Әйт әле, күбәләк», «Айрыз батыр», «Казан ятиме», «Кәҗүл читек» спектакльләрен китерергә була. Анда кечкенә генә предметка да зур мәгънә салынган. Хәзер без дә шул стилистикага өйрәнеп беттек: һәр нәрсәдә символлар эзли башлыйбыз. Минем фикеремчә, спектакльләребез психологик һәм символик булуы безне башкалардан аерып тора.

Эльдар Гатауллин:

Һәр театрның үзенчәлеге аның артистлары һәм режиссерында. Бөтен куелырга мөмкин булган әйберләр  куелган, әйтеләсе сүзләр әйтелгән, минемчә. Театр буларак, без бу сәнгатькә ниндидер яңалык та алып килә алмыйбыздыр. Ә менә атмосфера тудыра алабыз. Без хәзерге балалар, тамашачыларны нәрсәгәдер өйрәтә алмыйбыз, дип уйлыйм. Һәр кеше нәрсә дөрес, нәрсә дөрес түгел икәнлеген үзе хәл итә. Без театрда кызыклы сюжетка корылган кыска вакытлы мизгелләрне генә күрсәтәбез, хисләрне күпертеп бирәбез. Тамашачылар театрга шуны отып калырга, артистларның хисләрен тою өчен килә. Шулай итеп артист белән тамашачы арасында уртак кабатланмас атмосфера барлыкка килә. Бу иң кызыгы, дип уйлыйм.

Хәзерге вакытта тамашачыларны нәрсә белән җәлеп итеп була?

Халидә Сөнгатуллина:

Хәзер яшьләрне шаккатыру бик авыр, ә тамашачылар һәрчак бездән ниндидер яңалык көтә. Һәм ул яңалыкларны без спектакльләребезгә кертергә тырышабыз. Менә «Ут чәчәге» спектаклен генә алыйк. Анда заманча музыка да, бию, ут белән уен да бар. Бу бит үзенә күрә яңалык. Минемчә, спектакльдә пластика, моң, джаз кушылырга тиеш. Тамаша төрле булса һәрчак кешеләрне җәлеп итеп торачак.

Фәнис Кәлимуллин:

Тамашачы театр ниндидер ачыш ясарга килә. Кайчакта үзең аңламаганны карау теләге туа. Минемчә, безгә үз кысаларыбызда гына калып эшләргә түгел, ә дөнья  әдәбиятына да мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бәлки яңа, яшь авторларга мөрәҗәгать итәргә дә буладыр. Яшьләр белән яшьләр телендә, олылар белән башкарак телдә сөйләшү төрле тамашачыларны театрга игътибарны арттырыр иде дип уйлыйм. Тамашачыларга шул төрлеклек кирәктер дә.

Гөлназ Галимуллина:

Минемчә, хәзер яшьләргә йөз тотып эшләргә, үзебезгә хас булмаган алымнар кулланырга кирәктер. Менә «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакле безнең иң отышлы, иң яхшы спектакльләренең берсе. Ни өчен? Чөнки пьесасы бик югары дәрәҗәдә язылган. Тамашачыларны җәлеп итү өчен безгә яхшы драматургия белән эшләргә кирәк. Андый пьесалар белән эшләсәң, нинди генә әсәргә тотынсаң да, ул әйбәт булачак.

Эксперименталь куелышлар, перформанслар безгә, татарларга хас әйбер түгел. Ләкин андый әйбер кешене барыбер җәлеп итә. Аның гади түгеллеген аңлыйлар һәм аны карыйсы килә башлый. «Ут чәчәге» спектаклендә үрмәкүчләр биюен генә алыйк. Без ул җирдән курыктык, безне аңламаслар, тәнкыйтьләрләр кебек тоелды. Әмма аны эшләргә кирәк иде. Һәм без эшләдек. Нәтиҗәдә, халык аны яраттып кабул итте, истә калдырды.

Эльдар Гатауллин:

Тамашачыларны шаккатырам дип кире юлга да китүең бар. Минемчә, тамашачы гадилек, ихласныкны ярата, театрга шуны күрергә дип килә. Киноэффектлар булган заманда бөтен кешене дә шаккатырып булмый. Кеше тормышында булган вакыйгаларны, алар тойган хисләрне күрсәтергә кирәк. Шулай булса гына тамашачы артистларга ышана башлый, бирелеп карый дип уйлыйм.

Яңа, стандарт булмаган фикер йөртүгә корылган проектлар да ясарга мөмкин. Әмма алар билгеле бер катлам кешеләренә генә кагыла. Яңалыкларны да акрынлап кертергә кирәк. Башта аны карап аңламасалар да, кешегә ул ошарга мөмкин. Димәк тамашачы да, без дә дөрес юлда.

Без һәрвакыт камилләшеп торырга тиеш, чикләрдән дә арынырга кирәк. Ә чикләрне киңәйтү өчен Сез актер буларак нәрсә эшлисез?

Халидә Сөнгатуллина:

Шәхсән мин театр белән генә чикләнмим, башка өлкәләрдә дә үземне сынап карыйм. Фильмнарга төшәргә чакырсалар, шунда барам. Шигырьләр укырга яратканга, аларны үзем аудио форматта яздырам һәм иптәшемә тыңлатам. Миңа бу ошый. Рәшидә Җиһангирова, Вера Минкина кебек артистлар – минем өчен үрнәк шәхесләр. Алар сәхнәне үзләре генә дә тутыра ала. Син шул артистларның атмосферасына чумасың. Мин дә чикләрне җиңүне шул артистлар хезмәте аша тоям. Үз эшеңне ярату һәм оста булу – чикләрне киңәйтергә шул ярдәм итәдер дә.

Фәнис Кәлимуллин:

Безне һәрчак тамашачылар хозурында булу, үз-үзеңне формада тоту, яңа рольләр иҗат итү, әлегә кадәр уйналмаган образларда үзеңне сынап карау камилләштерә торгандыр. Чөнки аларны эзләгән вакытта төрле юлларны урарга туры килә. Тормыш тәҗрибәңнән дә эзләнәсең, читтәнрәк тә күзәтәсең.

Минемчә, артист бәхете – режиссер кулында. Режиссер сине күреп алса, рольләр бирсә, син үсәсең.

Гөлназ Галимуллина:

Чикләрне, беренче чиратта, үзеңдә җиңәргә кирәк. Миңа бу очракта йога бик ярдәм итә. Хәтта рольгә керер өчен мин еш кына сулыш гимнастикасы ясыйм. Миңа чикләрдән арынырга Нурбәк Батулланың тренинглары да нык булыша. Без энергия белән эшлибез, сулыш буенча күнегүләр ясыйбыз. Шулар аша да үзеңне сәхнәдә иркен тотарга өйрәнәсең. Кайвакыт ул чикләрнең булуы файдага да, әгәр аны җиңмәсәң, син алга бара алмыйсың. Алардан арына алсаң, чикләрне сәхнә дә җиңәсең, тормышта да җиңә аласың.

Эльдар Гатауллин:

Артист һәрчак камилләшә. Ул театр кысалары белән генә чикләнми: китап укый, төрле мәктәпләрне өйрәнә, шулай бер мәсьәләгә төрле яктан карый. Артист, гомумән, чикләрдән куркырга тиеш түгел, нәрсәдер килеп чыкмаса, тагын эшләп карарга, тукталмаска кирәк. Проектларда катнашу чикләрне җиңеп чыгарга ярдәм итә. Сине тәнкыйтьләсәләр, тагын да ныграк тырышырга, мактасалар ‒ камилләшергә. Үзеңне төрле рольләрдә сынап карарга мөмкин: театрда да тормышта да.

 

Сез театрның киләчәген ничек итеп күрәсез?

Халидә Сөнгатуллина:

Мин театрыбызның киләчәген бик матур итеп күрәм. Монда яшьләр күп булыр дип уйлыйм. Беренчедән, кызыклы лабораторияләр, проектлар күп булачак. Театр гөрләп торачак.

1987 елга кадәр балалар өчен спектакльләр, пьесалар юк иде. Бу эшкә безнең театр алынды. Кайчак спектакльләрдә өч кеше генә уйнаган вакытлар да булды. Кечкенә генә бүлмәдән башланып киткән эш менә шундый матур бинага китерде. Менә болай булыр дип хыялланып кына яши идек. Ә хәзер безнең бинабыз бар, үҗәтлегебез һәм эшләү теләге тагын да зуррак. Шуңа киләчәк тә бик матур булачак кебек.

Фәнис Кәлимуллин:

Хәзерге вакытта театр акрынлап алга китеп бара. 30 еллык тарихында театр, әлбәттә, урында басып тормады. Кайчак тизлек арта, кайвакыт акрынрак хәрәкәтләнгзн вакытлар да булгандыр. Хәзер театр миңа үзенең тизлеген арттыра барадыр кебек. Театр язмышын алда гел якты итеп күрәсе килә. Без бу хакта күп хыялландык. Бүгенге көндә үз бинабызда рәхәтләнеп эшлибез. Алга таба шыгрым тулы заллар, тамашачыларның сине күрергә килүләрен телим.

Эльдар Гатауллин:

Режиссер буларак, мин театрны тулы бер инфраструктура кебек күрәм. Ул безнең икенче йортыбыз. Шуңа иҗаттан аерылмый гына монда яшәп булсын иде. Театрның моңа шартлар тудырылуын теләр идем.

Артист буларак, театрда, минемчә, берничә режиссер булырга тиеш. Чөнки һәр кеше яңа караш белән килә, ә бу артистларга камилләшергә, үсәргә ярдәм итә. Төрле режиссер артистны төрле яктан күрә һәм ача. Артистлар өчен бу кызык булыр иде, бу һәрчак формада булырга да ярдәм итә.

Төрле режиссер артистларны төрле яктан күрә, димәк аларны төрле яктан ача ала дигән сүз. Киләчәктә артист тормышы болай булыр кебек: театрдан тыш тормыш – соры, ә театрга килеп керүгә синең тормышың төсләр белән байый, син яши башлыйсың.

 

Гөлназ Галимуллина:

Мин сизәм: кечкенә адымнар  белән булса да, без алга атлыйбыз. Хәзер безнең идеяләр үзгәрә, режиссерларыбыз яңалыкка омтыла башлады. Яшь директор, Гүзәл Рәмзилевна булуы да үсешебезгә нык тәэсир итә. Яшь буын белән урта буынның кушылып эшләве безнең театрның, һичшиксез, алга алып барачак. Иң мөһиме экспериментлардан курыкмаска. Директор, режиссер, актерлар бер уйда булсалар, безне якты киләчәк көтә.

Автор: Г.Шиһапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк