Логотип
Театр

Иделкәйнең ак пароходы

Дөньяның айкалган-чайкалган мәле иде. Әнә шул көннәрдә кешеләрнең ил иминлеген, Идел-йортның киләчәген Президент исеме белән тәңгәл куюы, аңа инануы, өмет баглавы мине хәйран калдырды һәм Илбашы, аның...

Дөньяның айкалган-чайкалган мәле иде. Әнә шул көннәрдә кешеләрнең ил иминлеген, Идел-йортның киләчәген Президент исеме белән тәңгәл куюы, аңа инануы, өмет баглавы мине хәйран калдырды һәм Илбашы, аның гаиләсе турында язу теләген дә уятты.

Һәм мин, чыннан да, туган илебез мәнфәгатьләрен кайгыртырлык көч-кодрәтне каян ала ул; Президентның үз гаиләсендә иминлекме; нәсел-ыру тамырлары ныклымы... кебек сорауларга җавап эзләп, Президентыбызның өй ишеген шакыдым.

Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә беренче соравымны да мин әнә шуларны истә тотып бирдем.

– Иң авыр вакытта Сез кемгә таянасыз?

– Гаиләмә. Саф күңелле, җылы йөрәкле, һәрчак гадел уй-фикерле хатыныма, – диде ул. Һәм без өй-ил мәшәкатьләре турында сөйләшеп киттек.

Әңгәмәбезгә ялгап мин тагын сорап куйдым:

– Ә Сезнең, Минтимер Шәрипович, иң бәхетле көнегезне искәртеп хәтерегездә нәрсә саклана?

Бу юлы ул җавап бирергә ашыкмады һәм үтә дә гадәти рәвештә сүзне сәнгать дөньясына күчерде. Мин исә аны тыңлаган хәлдә тәрәзә төпләрендәге гөлләргә сокланам, бүлмәләре түренә эленгән Кондрат Максимовның табигать кодрәтенә багышлап язган «Уяну» дип исемләнгән фәлсәфи әсәренә күз салам. Күңелгә якты өмет салып, рәссам яшәешкә, тормышка мәдхия җырлый-җырлый, табигатьне йокымсыравыннан уята сыман. Шулай шул, яр буендагы шомырт агачлары да, әнә, ап-ак чәчәккә күмелгән...

Президентның өйлә вакытында (гәрчә якшәмбе булса да) чит мәмләкәт илчеләре белән очрашасы бар икән, ул китәргә җыена башлады.

– Иң бәхетле көнне искәртеп хәтердә нәрсә сакланамы? – диде, ниһаять, минем соравымны әле яңа гына ишеткәндәй. – Кәләшем Сәкинә белән Казаннан Чаллыга кадәр пароходта йөзгән сәяхәт.

Дөресен әйтим, мине, гадәти купшы, рәсми сүзләр ишетергә әзерләнгән журналистны, аның җаваплары бик куандырды. Һәм мин Сәкинә Шакир кызыннан – Президентыбызны Президент дәрәҗәсенә күтәрүдә үз өлеше булган ханымнан – шәхси тормышлары турында иркенләбрәк сөйләвен үтендем.

– Мин Казанда туганмын, – диде ул. – 1939 елда. Эшче гаиләсендә. 1941 елда әтиемне сугышка алып киттеләр. Сугыш беткәнче ачлы-туклы һәм бик мохтаҗлыкта яшәдек. Җиденче классны тәмамлагач, техникумга керергә туры килде, чөнки сугышта яраланып, йөрәкләре телгәләнеп беткән әтием 1953 елда үлеп китте. Ул чакта бер әниемә без дүрт бала калдык: абыема 21 яшь, миңа 14, энемә 6, сеңлемә 2 яшь иде. Институтлар турында уйлау – кая инде ул! (Ә минем бик тә врач буласым килә иде.)

– Еллары нинди иде бит. Шулай да, язмыш Сезне, шәһәр кызын, Актанышның Әнәк авылы егете белән ничек таныштырды соң?

– Сәүдә техникумының экономика-планлаштыру факультетын тәмамлау белән (1957 ел) Татарстанның элекке Калинин районы потребсоюзына баш экономист итеп җибәрделәр. Районга китү минем өчен авырлыклар тудырды. Үзем китәргә бик теләсәм дә, әни белән абый каршы килделәр. «Кая барасың, син бит Казан кызы, – диделәр, – анда су да юк, суга кешеләр таңнан торып чыгалар, алганы алып кала, алмаганы юк икән, трахом авыруы хөкем сөрә», – кебек дәлилләр китерделәр. Ләкин мин бик нык тордым. Күрәсең, бәхетемә булгандыр, чөнки минем киләчәгем, киләчәк язмышым шунда, шул районда башланды.

1958 елның яз аенда Казаннан практикага бер студент кайтып төште. Буйга-сынга әллә ни булмаса да, ул егет мине зур акылы белән хәйран калдырды. Һәм мин аны бик яраттым. Ул да миңа: «Биш ел Казанда укып, Казан кызларына күз салганым юк иде» – диде. Шулай итеп, без бик матур итеп йөреп киттек. Егетемнең әтисе дә мине ошаткан икән. Малае практикага кайткач: «Әллә кемнәр эзләп йөрмә, райпотребсоюзда бик тә сылу Казан кызы эшли», – дигән. Әмма без ул вакытта малае Минтимер белән таныш идек инде.

– Минтимер Шәрипович үзенең иң бәхетле көне итеп сезнең белән, ягъни кәләше Сәкинә белән, Казаннан Чаллыга кадәр пароходта йөзгән сәяхәтен атады. Гомер буе җанны җылытырдай нинди сихри сәяхәт иде ул, Сәкинә ханым? Моңа бераз ачыклык та кертмәссезме икән?

– 1959 елда Калинин районы бетерелде һәм мин, Казанга кайтып, бер ел «Теплоконтроль» заводында экономика бүлегендә өлкән инженер булып эшләдем. Әлбәттә, егетемнең мине Казанга бер дә жибәрәсе килмәде. Бик күп тарткалашулардан соң гына, миңа кияүгә чыгарга әле иртә, мин бит бик яшь әле, дип кайтып китә алдым. Аннан соң, Мәскәү сәүдә институтының өченче курсында, экономика-планлаштыру факультетында укый идем. Институт тәмамлагач кына кияүгә чыгармын дип уйлап йөргәндә, Казанга, туры безнең өйгә Әнәк авылыннан булачак әткәй килеп төште (Ул чакта әткәй колхоз председателенең урынбасары булып эшли иде. Аңа хәтле 26 ел буена колхоз председателе булып эшләгән). Һәм минем әнием, абыем алдында малаеның өйләнүе мәсьәләсен бик кискен итеп куйды. Шулай итеп, 1961 елның июнь аенда без өйләнештек. Ул вакытта Минтимер Мөслим районында «Сельхозтехника»да баш инженер булып эшли иде. Истә калырлык сәяхәт булыр дип, ул Чаллыга чаклы пароходка билет алып кайткан. Бөтен туганнар һәм дуслар озатып җибәрергә дип пристаньга төшкәннәр иде. Минем әнием елый да елый: «И, бала, ничек кенә яшәрсез икән инде, мин дә кырыгызда була алмыйм, кирәк чакта булышыр идем», – ди. Озатучылар арасында Минтимернең дусты Наил исемле бер егет тә бар иде. (Татарстанның халык артисты Наил Әюпов хәзер Г.Камал театрында артист булып эшли.) Шул вакытта ул елап торган әниемә: «Апа, юкка елыйсың син, алар бик бәхетле тормыш итәчәкләр: Минтимер кызыңны бик нык ярата бит, инде алар да начар торсалар, аяз көнне яшен сугып үтерер үзләрен», – дигән. Безнең матур, дус, бер-беребезне ихтирам итеп торуыбызны күреп, әнием әле дә әнә шул сүзләрне искә алып сөйли, ак пароходлы язмышыма догасын юллый.

– Әниегез әйтмешли, ничекләр яшәп киттегез икән? Авыл шартлары, хәтта авыл кешесе өчен дә, ул елларда бер дә җиңел түгел иде бит.

– Иң әүвәл Әнәк авылында матур итеп туйлар ясадык. Бер елдан, ягъни 1962 елда Мөслимдә безнең беренче балабыз дөньяга килде. Без аны Айрат исеме белән атадык. Бер дә онытмыйм, минем авырып китүемне Минтимергә президиумга язып биргәннәр (ул чакта район күләмендә ниндидер җыелыш бара иде). Ул шунда ук йөгереп кайтып, мине больницага илтеп куйды. Врачлар әйтүенә караганда, тәүлек буенча телефон трубкасын ташламаган, хәтта минем өстәл өстендә тора торган фотоларны да яшереп бетергән иде. Больницадан кайткач, мин аннан: «Нигә алай иттең?» – дип сорадым. Ә ул миңа әйтте: «Син үләрсең дә, мин гомерем буе шушы фотоларга карап яшәрмен дип курыктым». Мин көлә-көлә аларны тагын өстәл өстенә куйдым.

Бала иртәнге биштә туды. Әмма Минтименр больницага йөгереп килеп җиткән иде инде.

1964 елда икенче малаебыз – Радик туды. Ул вакытта инде без Минзәлә шәһәрендә тора идек. Иң авыр еллар шул чорга төште дисәм дә, дөрес булыр. Чөнки ике бала белән, эшне беркайчан да ташламыйча, читтән торып институтны тәмамлап чыктым.

Әле дә исемдә – Минзәләдә зур авыл йортында тордык. Көн саен бер чакрым ераклыктан көянтәләп су ташый идем, ике зур мич яга идем. Утын чи, янмыйча тик елап, су тамызып утыра, ә мин шул янмаган утынга карап, үзем дә елап җибәрә идем. Аның өстенә бакчасы, мунчасы да бар иде. Хәтта ишегалдында тавыклар да тота идем.

– Сәкинә ханым, бер четерекле сорау: Минтимер әфәнде бер дә булыша алмый идемени соң?

– Минтимер бары тик ял көнәрендә генә булыша ала, чөнки аның да эше бик авыр иде. Биш районга хезмәт күрсәтүче «Сельхозтехника» директоры иде ул. Иртәнге дүрттә-биштә чыгып китә дә, кичке тугызларда гына кайтып керә. Шул эшендә эшләгәндә, 1966 елда аңа Ленин ордены бирелде. Минем эштән кайтып керүемә орден өстәлдә ята һәм мондый сүзләр язылган язу да бар: «Сәкинәм, хөкүмәт бүләге безнең икебезгә бирелде. Сөенечем бик зур иде, ике баламны күкрәгемә кочып алып: «Менә нинди сезнең әтиегез», – диеп, чаба-чаба өй эшләрен эшләргә керештем. Минтимергә ул чакта бары тик 29 яшь иде.

– Авыл газапларын инде бер татыгач, шәһәргә күчүегезгә сөенгәнсездер, мөгаен.

– Бер дә онытмыйм, өйләнү алдыннан Минтимер миңа әйтә иде: «Сәкинәм, мин сиңа алтын таулар вәгъдә итә алмыйм, үзең беләсең, мин бит авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым, шунлыктан син минем белән гел авылда торачаксың, ләкин гомерем буе сине, бары тик сине генә яратырга вәгъдә бирә алам». Ләкин тәкъдир безгә икенче төрлерәк язмыш әзерләгән иде. Һәм без авылда озак яшәмәдек.

Әйе, Минзәләдә безгә бары тик 6 ел гына эшләргә туры килде. 1967 елда аны Казанга эшкә алдылар. Әмма минем Казанга бер дә китәсем килми иде. Чөнки мин авылны бөтен күңелем белән яратып өлгергән идем инде. Аның бата-бата резин итектән йөргән урамнарын да, яшел чирәмле ишегалларын да, хәтта абзар исләрен дә. Барысы да минем өчен бик якын иде.

Аннан без бик еш әткәй белән әнкәй янына, Актаныш районының Әнәк авылына кайтып йөри идек. Безнең кайтуны бигрәк тә әткәй көтеп ала иде. Ул искиткеч матур һәм көчле шәхес иде. Мин аңа сокланып туя алмый идем. Бөтен балалар белән җыелып, мунчалар кереп, матур итеп табын артында сөйләшеп утыруны бик тә ярата иде ул. Шунысы бик кызганыч, улының зур кеше булуын күрә алмады. Без 1967 елның май аенда Казанга күчеп килдек, шул ук елның октябрь аенда әткәй үлеп китте.

Әлбәттә, Казанда тормыш минем өчен күпкә җиңеләйде. Чөнки эштән кайтып, чиләк-көянтә алып, балаларны елата-елата суга чабасы юк, мич тә ягасы юк, җылы суы да агып тора. Минем өчен бу оҗмах булып тоелды. Казанга килү белән бер ай эчендә эшкә кердем, балаларның берсен бакчага, икенчесен яслегә йөртә идем.

– Улларыгызны да бик инсафлы итеп тәрбияләгәнсез дип сөйлиләр...

– Әйе, ике малаебыз да бик тыйнак булып үсте. Әтиләре гел зур эшләрдә эшләүгә карамастан, урта мәктәпне тәмамлап, институтта укыганда да өсләренә бернинди дә чит ил киемнәре сораганнары булмады. Үзләренең кем малайлары икәнен дә яшерә торганнар иде.

Беренче курста укыганда зур улымнан: «Син Шәймиев малае түгелме?» – дип сораганнар, ә ул: «Фамилияләребез генә бертөрле», – дип җавап биргән. Энергетика институтын тәмамлагач, Айрат эшкә Чаллы шәһәренә мастер итеп билгеләнде. Шул эшендә ул өч ел эшләде. Тулай торакта аңа бер бүлмә бирделәр һәм ул, өйләнеп, хатыны Зөлфия белән шунда яшәде. Бервакыт аның янына Алабугада эшли торган таныш егете килеп керә. Сөйләшеп утыра торгач, ул Айратның Министрлар Советы Председателе малае икәнлеген белеп алган һәм әйткән: «Мин сине бик ихтирам итеп йөри идем, инде синең шундый кеше баласы икәнлегеңне белгәч, шундый гади итеп яшәвеңне дә күргәч, сиңа карата ихтирамым ун мәртәбә артты... » – дигән.

Төпчек малаебыз Радик, математика мәктәбен тәмамлап, төзүчеләр институтының беренче курсын бетергәч, армия сафларына хезмәт итәргә китте. Хезмәтнең иң авырын үзе сорап алды. Владивосток шәһәрендәге диңгез пехотасы... Анда китүен әтисе бер дә теләмәгән иде, төрлечә үгетләп, кат-кат уйларга кушып карады, ләкин малай: «Әти, авыр җирдә кемнәр хезмәт итәр соң?» – дип китеп, ике ел хезмәт итеп кайтты.

Шул ике елда күпме күз яше түккәнемне бер үзем генә беләм. Хәзер ул үз гаиләсе белән Казанда яши.

Минтимер Шәрипович: «Өйдәге бөтен эшне дә Сәкинә үзе башкара, хәтта киленнәр килгән арада да ял итә белми, пешергән тәмле ризыклары, якты йөзе белән куандырып җибәрә», – диде. Алай да, сезнең, Сәкинә ханым, буш вакытыгыз булгалыймы? Һәм әгәр булса, сез аны нәрсәләргә сарыф итәсез?

– Мин бик музыка дөньясын яратам. Яшь чакта үзем дә җырлый идем. Хәтта сәхнәгә чыгып та. Минем яратып тыңлый торган җырчыларым да бар: Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Шәрифуллина, Салават Фәтхетдинов, мәсәлән. Иң яраткан юанычым – бакчада эшләү. Җәй аен һәрчак түземсезлек белән көтеп алам. Чәчәкләр яратам. Ярты бакчабыз гел чәчәктән генә тора. Укырга да вакыт табам (кыш айларында, әлбәттә). Өйдә еллар буе җыелып килгән бик бай китапханә бар. Җан ияләрен бик җәллим, алар миңа бик якын. Шундый бер вакыйганы да искә алып үтәсем килә. Калинин районына эшкә кайткач, мине үзе матур, үзе бик чиста Фатыйма апа янына фатирга урнаштырдылар. Аннары, бер ел эшләгәннән соң, миңа бер кечкенә генә, ишегалдылы матур йорт бирделәр. Әнә шул йортта торганда мин берничә каз, үрдәк, тавык тота идем (Ул чакта әле миңа бары тик 18-19 яшь кенә иде). Район үзәге гөрләп торган чак, һәр кич кинога, концертларга, кичәләргә клубка йөри идем. Шуннан кайтканда, кышкы салкында берәр песи баласы елап утырганын күрсәм, аны куеныма алып, өйгә алып кайта идем. Шуларны күреп бер күрше әбие миңа әйткән иде: «Сәкинә кызым, син бик бәхетле булырсың, җан ияләрен яраткан кеше бәхетле була ул, онытма минем әйткән сүзләремне!» – дигән иде.

Андый юрауларга бик ышанып бетмәсәм дә, әлеге сүзләр бик дөрес булып чыкты. Бәлки, чынлап та, монда ниндидер бәйләнеш бардыр? Чөнки минем ирем бик тә кешелекле кеше булып чыкты. Минтимернең миңа беркайчан да тавыш күтәреп, бер уңайсыз сүз дә әйткәне булмады. Бөтен көн буена җыелган авырлыкларны эшендә калдырып кайта торган булды. Кече малаебызның хатыны Наилә бервакыт миңа: «Әнием, без дә сезнең кебек яши алсак, шундый матур итеп тора белсәк иде», – диде.

Шулай да, Президент хатыны булу җиңел түгелдер.

Минтимергә бик авыр чорда, авыр заманнарда эшләргә туры килде. Бу, әлбәттә, һәрчак күңелдә зур борчулар тудыра. Мин аның алып барган сәясәте һәм уй-фикере белән тулысынча килешәм. Ул кешеләрне аңлый белә, ул аларны яратырга туган кеше. Һәм тормышының һәр көнен, һәр минутын – халыкка хезмәт итте һәм итә. Халык ихтыяры белән Президент итеп сайлангач, аның бу сәләтенә тирән мәгънә, аерата зур кайгыртучанлык-җаваплылык өстәлде. Әмма ул сүз һәм эш кешесе. Шуңа да мин Татарстан халкының матур киләчәгенә ышанам.

Алай дисез дә бит... Президенттан канәгать булмаучылар да бар. Бүгенгә әле халыкны кыйммәтчелек буа. Әйбер бәяләре көннән-көн арта гына бара. Торгынлык елларында да күрелмәгән хәл: урамнарыбызда хәер сораучылар күбәйде. Кешеләрнең иртәгесе көнгә ышанычы кимеде...

Чыннан да бик-бик авыр әле хәзергә. Татарстанның бүгенгәчә үз байлыгына тулысынча хуҗа булырлык хокукы юк иде. Аннары безнең Республика башка ил-дәүләтләр чолганышында бит, шуда да дөньядагы кыенлыкларны читләтеп үтә алмады. Ләкин Президентның кайбер планнары миңа да таныш. Шуңа күрә, кабатлап әйтәм, халкыбызның матур яшәвенә мин бик ышанам. Һәм халыкның иң күп өлеше дә ышанадыр дип уйлыйм. Чит ил һәм үзәк матбугат (бигрәк тә «Аргументы и факты», «Комсомольская правда» газеталары) инде бүген үк безнең илне «оҗмах утравы»на тиңләп, «Швейцария» дип атый башлады.

Мөхтәрәм укучыларыбызга әйтәсе бер-ике теләгем бар: беренчесе – мин татарча ярты класс та укымадым, шуңа күрә үземне ниндидер кимчелекле кеше итеп хис итәм. Менә бу фаҗига киләчәк буыннарда кабатланмасын иде. Балаларыгызга татарча белем бирергә тырышыгыз, диясем килә. Культуралы кеше аз дигәндә 2-3 тел белергә тиеш. Әлбәттә инде, иң әүвәл үз ана телен. Икенчесе: күп вакытта аерым кешеләр тормышның гел начар, авыр якларын гына сөйләргә күнеккәннәр. Ә бит һәр кешенең тормышында авырлыклар гына түгел, истә калырлык матур сәхифәләр дә бар. Күбрәк шуларны искә алып, күбрәк елмаеп, бер-береңә авыр сүз әйтмичә, кимсетмичә, ярдәмләшеп яшәргә иде. Дөнья бик матур бит ул, һәм дөньяга кеше бик азга гына килгән. Шушы хакыйкатьне беркайчан да онытмагыз, дияр идем мин.

Фото: «Мин сине ничек яраттым» китабыннан алынды

Рәйсә Юсупова

2004 ел

                                                                           

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк