Логотип
Театр

Көрәшче токымлы Зәкия

  Нур Зәкия апа әле бүген дә күтәренке рухлы, затлы шәхес, чын актриса, талантлы режиссер, каләме шома язучы. Ул әле дә солдат. Нәрсә чыныктырган аны? Ник берәүләрне шәүләгә калдырган, сындырган с...

 

Нур

Зәкия апа әле бүген дә күтәренке рухлы, затлы шәхес, чын актриса, талантлы режиссер, каләме шома язучы. Ул әле дә солдат. Нәрсә чыныктырган аны? Ник берәүләрне шәүләгә калдырган, сындырган сынаулар аңа башкача тәэсир иткән?! «Минем бөтен гомерем көрәш. Үз-үзем белән», - дип башлады ул әлеге сорауга җавабын.

Илдә-көндә хөрмәткә лаеклы Хафиз муллага да (1919 елның 29 декабрендә Зәкия Туешева Самара губернасының Чаллы башы авылында указлы мулла гаиләсендә дөньяга килә) заманның бик күп укымышлы, сәләтле шәхесләрен кырган кырыс җил кагыла - «халык дошманы» ярлыгын ияртә.Ул хәтәр җил нәни кызчык Зәкияне дә шактый озак бөтереп йөртә әле.

– Шул вәзгыять җәмгыятьтән аерган бер бала идем мин. Бала-чага белән уйный алмадым, уйнаганнарын караганга да ком сибеп китә иделәр, - дип искә ала ул балачагын. - Шул вакыттан алып мин һәр җирдән, һәркемнән нур эзлим.

Көндез урамга юлы киселгән сабый нишләсен, күк йөзендә ай нуры балкыган төнне үз итә. Шундый караңгы кичләрнең берсендә урамга чыккан Зәкиянең күзе тирә-юньгә яктылык тараткан бер тәрәзәгә төшә. Шул нур тарта аны. Тәрәзә аша эчтәге манзараны бераз күзәткәннән соң сабый эчкә уза һәм мич башына менеп «кунаклый». Клуб була бу. Ә гәпләшкән яшьләр драма түгәрәгенә йөрүчеләр икән. Берәүнең вакытсыз авырып китүе, шуның аркасында пьесаны сәхнәләштерү тоткарланудан зарлана болар. Сүз сөрешенә төшенеп, үзе дә сизмәстән: «Мин укый беләм», - дип кычкырып җибәрә мич башына яшеренгән кыз бала (Мулла абзый кызын бик кечкенәдән укырга-язарга өйрәтә. Мәктәпкә дә беренчегә түгел, икенче сыйныфка бирәләр Зәкияне - Л.М.).

Хәзер дә шаккатам. Гел кагылган, баш күтәрә алмаган сабый ничек авыз ачып, сүз әйтергә кыйды икән? Ничек җиңдем икән мин ул куркуны?! – дип сөйләвен бер мәлгә туктатты Зәкия апа.

Шулай итеп, укымышлы кыз Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»   пьесасын тотып, сәхнә астына төшеп утыра. «Суфлер» - Зәкия Туешеваның беренче «роле». Театр сәнгатендә беренче чирканчыгы. Соңрак Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр»ен күреп, ул театр сәнгатенә тәмам гашыйк була. Бу хис шулкадәр көчле булган күрәсең, эчке куркуын җиңеп, үсмер кыз Казанга, театр мәктәбенә юл тота. Калада аңа андый мәктәпнең юклыгын аңлаталар. Өмете тәмам өзелергә җиткәндә, кесәсендә сукыр тиене дә булмаган яшь кызны Вахитов исемен йөрткән комбинатның ФЗӨсе сыендыра. Анда укыган вакытта Зәкиянең «социаль чыгышы»н кабат исенә төшерәләр. Комсомолга кабул иткәндә.

Ул вакытта күңелемнән «мине онытсалар ярар иде», дип теләдем. Кимсетелүдән арыдым, бу җәмгыятьтә кемлегем турында сорауга җавап эзләп тә арыдым, - дип хәтер яңарта хәзер Әлмәтнең мактаулы гражданины.

ФЗӨне тәмамлап, Академия театры каршында ачылган студиягә дә ул «монда да кагарлар» дигән уй белән бара. Юкка шөбһәләнгән икән. Аннан имтихан алучылар, кызыкайны студиягә кабул итүчеләр кем дисез? Шириаздан Сарымсаков, Салих Сәйдәшев, Хәлим Әбҗәлилов, Кәшифә Тумашева, Хөсәен Уразиков, Хәким Сәлимҗанов... Тырыш кыз укуын тәмамлагач та, Камал театрында эшләячәк яшьләр исемлегенә эләгә. «17 яшемә кадәр мин үземне чүп кебек хис иттем. Ә Камалда миңа тел-теш тидермәделәр», - дип остазларын ихтирам һәм рәхмәт сүзләре белән искә алды Зәкия апа.

Рухы сынмас батыр солдат

Ләкин сугыш яшь актрисаның планнарын чәлпәрәмә китерә. Хәрби комиссариатка барып, фронтка китү теләген белгерткәч, аны: «Безгә актрисочкалар кирәкми», - дип кире боралар. «Халык дошманы» давылы сындыра алмаган кызны ул гына җиңә аламы соң?! Киресенчә, горур башына «шул яшемә кадәр күргән золым өчен яхшылык белән җавап кайтарырга кирәк», дигән уй белән шәфкать туташлары әзерләү курсларын тәмамлап, Зәкия Туешева фронтка китә.

Сугыш белән Зәкия апа 1942 нче елның язында йөзгә-йөз килә.

Май ае. Безнең дивизияне (Ленин, Кызыл Йолдыз, 2 нче дәрәҗә Суворов орденлы легендар 121 нче Гвардия Гомель укчы дивизия) Калугадан яңадан формалаштыру өчен Тула өлкәсенә озаттылар, - дип дәвам итте хатирәләрен ветеран. - Тарихи Белев шәһәреннән ерак түгел генә тукталдык. Шунда мин сугышны «ишеттем». Сухиничи станциясен немец самолетлары утка тотты. Дөнья гүләде, паровозлар үкседе…Ул тавышка бөтен барлыгымның эче-тышка әйләнде. Ә таң беленгәч, «тәреле» очкычлар Белевка һөҗүм итте. Коточкыч күренеш. Җир тетри. Күчәреннән ычкынмагае дигән уйлар килде. Шунда мин беренче яралы сугышчылар белән күзгә-күз очраштым.

Яралы солдатларны үлем тырнагыннан фронт сызыгында да якларга, алар өчен санбатта да көрәшергә туры килә шәфкать туташына. «Һәр җирдә, һәр гамәлемдә мин яхшырак булырга тиеш», - дип ышанган Зәкия сынатмый. Яралардан сызланып яткан сугышчыларга мөгәмәләсен күреп, иң авыр, өметсез солдатлар янына аны җибәрләр

Шушы беләгемдә күпмесе күзен йомды, - дип башлады чираттагы сынау турындагы бәянен Зәкия апа.

Операция өстәле артында йокысыз төннәр, үлем яшь кыз өчен эзсез узмый. Сәер гадәт иярә аңа. Беркем берни абайламаганда, ул алдан ук дошман самолетлары тавышын ишетә, хәтта очкычларның «Хенкель»ме, «Мессершмидт»мы икәнен танып ала. Утка тота башлауга яшеренгән урыннан чыгып, үзен-үзе белештерми җан-фәрманга чаба. Аның бу халәтен берәүләр куркаклык, икенчеләре дошманга сатылу дип аңлата. Янәсе, ак халаттан дошман самолетларына бомбаны кайда ташларга икәнен күрсәтә. Бу сүз «особист»ларга барып ирешә.

Дәвамы бар

«Сәхнә» журналы 2015 ел, май

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк