Логотип
Театр

Моңлы халык артисты

Менә мин дә актер Наил Әюповны, күптәннән, 1965 елдан, Татар академия театрына эшкә килгән чагыннан ук беләм; бернинди икеләнүсез иҗатын санлыйм, аны талантлы артист дип саный идем. Әмма үзе белән а...

Менә мин дә актер Наил Әюповны, күптәннән, 1965 елдан, Татар академия театрына эшкә килгән чагыннан ук беләм; бернинди икеләнүсез иҗатын санлыйм, аны талантлы артист дип саный идем. Әмма үзе белән аның тормышы, уй-фикерләре, кешеләргә мөнәсәбәте, дөньяга карашы хакында күзгә-күз карашып сөйләшергә бик күп еллардан соң гына насыйп булды. Шушы очрашудан соң, минем алда дипломатия саклап тормый гына дөреслекне турыдан яручы, тышкы яктан басынкы, кырыс күренгән, әммә эчтән үтә дә темпераментлы, тирән итеп кайгыра һәм чын күңелдән көлә белүче эчкерсез, ихлас табигатьле кеше күңеле, кеше уйлары ачылды.

Сөйләшү барышында ул үзенең балачагын, театр дөньясына салмак кына, ләкин күпмедер дәрәҗәдә кисәк рәвештә килеп керүләрен хәтерендә яңартты. 1930-1950 еллардагы салам түбәле өйле, ярлы тормышлы, аның каравы гүзәл табигатьле матур урман буенда урнашкан Мөслим районындагы туган авылы Түрәшне искә төшерде.

Аның балачагы ачлыкта үтә. Яз җитүгә әниләренең үзләрен урман-кырларга ашарга яраклы үлән җыярга җибәрүләрен; соңрак исә әниләренең чөгендер яфрагы, бәрәңге үрентесе салып аш пешерүләрен; аннан шул ашны күбенгәнче ашап алагаем олы бүксә белән йөрүләрен искә алды. Яшьүсмер чагында әтисе улын чабата үрергә өйрәтә. Аннан ул аларны, әтисе үстергән тәмәке белән бергә, базарга алып барып сата. 4-5 классларда укыганда ул инде җәйләрен колхозда эшли башлый; ни кушсалар – шуны җиренә җиткезеп үти.

Бик күп татар авылларына хас күренештер инде, мөгаен, Түрәш ир- егетләре дә бәхет эзләп Кузбасс, Донбасс якларында йөргәннәр, күмер чапканнар. Бәлки әнә шул туган якларына ялга кайткан шахтерларның сөйләгән гыйбрәтле вакыйгалары аның күңеленә уелып калгандыр, һәм соңыннан, күп еллар үткәч, шул балачак хәтирәләре аңа иҗатындагы иң мөһим рольләрнең берсен - К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектаклендәге Булат образын тудырганда ярдәм иткәндер. Фәрит Бикчәнтәевнең 2000 еллар башында аның бу хезмәтен «20 гасыр Булаты» дип бәяләве дә очраклы хәл генә түгел, әлбәттә. Бу соңрак, әлегә 1954 ел – Наилнең, үзләрендә унъеллык мәктәп булмау сәбәпле, күрше Күбәк авылы мәктәбен тәмамлаган еллары. Кулына аттестат алгач ул Казанга килә һәм күп кенә  авыл егетләре укый торган Авыл хуҗалыгы институтына имтиханнар тапшыра. Әмма тиешле балл җитмәү сәбәпле аңа анда керү насыйп булмый. Кире авылга кайтуы да оят була. Нәтиҗәдә ул Әлмәт каласына юл тота һәм Мактама бораулау оешмасына эшкә урнаша.

Ләкин берничә айдан, 1955 елда, ул армия сафларына чакырыла. Элек солдат хезмәтеннән качып йөрү дигән нәрсә бөтенләй булмый бит. Киресенчә, армия мәктәбен үтү зурдан санала. Н.Әюпов 1958 елга кадәр Липецк шәһәрендә хезмәт итә; сержант, чаңгы буенча спорт мастеры була. Шуңа армия дә генә калырга да кыстап карыйлар үзен. Тик ул бу тәкъдимнән баш тарта; мактаулы кеше булып өенә кайта. Институтка керә алмавы да онытыла. Шулай ук авылда калырга да дәрте булмый. Нәтиҗәдә Наил апасы янына Мөслимгә китә һәм Райисполкомда кадрлар бүлегенә эшкә урнаша.

Нәкъ менә шунда ул Сельхозтехниканың яшь инженеры Минтимер Шәймиев белән таныша, дуслаша. Бздщу^дмзенәяеАЦч^ш^жөндоща-дәвам- Әмма ул үзенең бөтендөньяга мәгълүм шәхес, Татарстан Президентының дусты булуы белән бервакытта да масаеп йөрми, үз мәнфәгатьләрен кайтыртуда кулланмый. Бу дуслык һәм Наилнең ничек итеп үзләрен Казаннан авылга озата бару хакында президентның тормыш иптәше Сәкинә ханым болай дип искә ала. «Әнием елады һәм кат-кат: Иһ, бала, син анда ничек яшәрсең?» - дип уфтанды. Ә Минтимернең дусты Наил исә аны «Апа, еламагыз, алар бик тә бәхетле булырлар. Минтимер сезнең кызыгызны ярата бит ул. Алар ачуланышканчы аяз көнне яшен яшьнәр» - дип тынычландырды.” (Р.А.Мостафин, А.Х.Хәсәнов -

«Татарстанның беренче президентыТ Казан, Таткитнәшр., 1995. 35 битТ

Н.Әюпов дуслык белән горурлана. Ул ]фулай ук Марсель Сәлимҗанов дуслыгы һәм Рәсәйнең иң эре шинАзаводларының берсе булган Түбән Кама шйи заводы директоры, бертуганының энесе Мөнәвәр Әюпов белән дә чиксез^торурлана; юридик фәннәр докторы, танылган

юрист Флер БаһауЛдинов белән авылдашлар булуына да чиксез куана.__

... Ләкин әлегә 1959 ел. Наил кабат Казанга килә. Казан аны, язмыш кебек, гел үзенә тарта. Биредә ул контроль-үлчәгеч приборларга хезмәт күрсәтүче механиклар хәзерләүче 12 нче техник училищега укырга керә.

Степендиясе шактый - төгәл 36 сум! Билгеле, ул замандагы башка күп студент яшьләр кебек үк, ул төннәрен вагоннар да бушата. Ләкин кабат хәтердә ачлы-туклы яшәгән көннәр яңара - нишлисең, ашыйсы һәрвакыт килә шул. Ләкин яшь егет тормышындагы зур үзгәрешләр нәкъ менә шушы училище белән бәйле. Шулай бервакыт бирегә соңрак Камал театрының баш администраторы, аннан Күчмә театрының (хәзерге Тинчурин театры) директоры, драматург булып танылачак Сәет Шәкүров килеп чыга. Ә бу вакытта ул Калинин исемендәге мәдәният йортында урнашкан драмтүгәк җитәкчесе була. Менә С.Шәкүров училищеда укучылар белән очраша; шунда Наилне күреп аның җырлый белү-белмәве хакында кызыксына. Нәтиҗә дә ул «Безнең авылда бар да җырлый» дигән җавап ишетә һәм Н.Әюповны драмтүгәрәккә чакыра. Биредә Н.Әюпов төрле концертларда, спектакльләрдә катнаша. 1962 елның маенда кабат театр училищесы ачылгач, С.Шәкүров аны шунда алып килә. Аның гаҗәеп тирән яңгырашлы баритональ тембрлы бәрхет тавышы, ихлас, төгәл хисләр белән укыган шигырьләре, ясаган этюдлары берәүне дә битараф калдырмый: ул Театр училищесына студент итеп кабул ителә. Укырга керүчеләр арасында аның Камал театрындагы бүгенге хезмәттәше Хәлим Җәләлов та була. Менә шулай урау юллар, төрле тыкрык-урамнар үтеп ул тормышта үз урынын таба.

Училище өчен бүлеп бирелгән бина үзе бик көлке хәлдә була. Ул Качалов исемендәге рус театры ишегалдындагы ачык тимер боҗралы текә баскычтан менеп-төшеп йөрелә торган янгын каланчасының икенче катындагы 2 яки 3 бүлмәсе булган бер бинадан гыйбарәт. Дирекциясе дә, педагоглары да, студентлары да, чиләк, себерке, идән чүпрәге ише нәрсәләре белән бергә җыештыручысы да - барысы да шунда була. Ләкин шуңа да карамастан бик күңелле була биредә - чөнки монда алар үзләре яраткан, күңелләре тарткан һөнәргә өйрәнәләр. Соңрак училище Пединститутның физкультура факультетындагы берничә аудиториясенә күчерелә.

1963-1964 еллар сезонында уку бүлегенә Гоголь урамындагы 2 йортта урнашкан Ветеринария шифаханәсенең икенче каты бирелә. Тора-бара бу бина, уртак ишегаллы янәшә бина белән бергә, бүгенге училищеның төп бинасына әйләнә.

Наил укыган курсның җитәкчесе - Камал театры режиссеры Ш.Сарымсаков, актерлык осталыгы буенча педагогы гаҗәеп ышандыру көченә ия булган шәп артист, садә зат Хөсәен Уразиков була; ә сәхнә теленннән татар телен һәм әдәбиятын тирәннән белгән, соңыннан СССРның халык артисты дәрәҗәсенә ирешкән Габдулла Шамуков укыта. Аларны беренче курслар ук диярлек академия театры спектакльләрендә күмәк сәхнәләрдә катнаштыра башлыйлар. 

Дәвамы бар

Илтани Илялова

«Сәхнә» журналы 2016 ел, гыйнвар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк