Логотип
Театр

Нури абый бәяны яки намус хөкеме

  «Театрыбызның юл башы утыз ел элек башланды. Олы тарихны күп вакытта көчле, талантлы шәхесләр билгели. Шундый шәхесләр рәтеннән театрыбызга нигез салучы Фәрит Әхмәтҗан улы Хабибуллин иде. Ул Каза...

 

«Театрыбызның юл башы утыз ел элек башланды. Олы тарихны күп вакытта көчле, талантлы шәхесләр билгели. Шундый шәхесләр рәтеннән театрыбызга нигез салучы Фәрит Әхмәтҗан улы Хабибуллин иде. Ул Казанның Татар дәүләт күчмә театрында режиссёр булып, ә аңа кадәр Ульяновск шәһәрендә рус театры артисты булып эшли. Мәскәүдә читтән торып Крупская исемендәге мәдәният институының режиссёрлык бүлегендә укыганда, диплом эше итеп күчмә театрда – Г.Данаиловның «Вөҗданың ни әйтер» әсәрен куя. Диплом эшен яклагач, шушы күчмә театрда чираттагы режиссёр булып, бер-бер артлы спектакльләр куя һәм чыгара башлаган. Озак вакытлар эшләгәч ниндидер бер сәбәпләр аркасында коллективта каршылык килеп чыгып, Фәрит Әхмәтҗанович театрдан китә. Караваево посёлогы тирәсендә урнашкан профессиональ техник училищесында тарих дәресен укытырга килеп урнаша. Актив, иҗади кеше буларак, Фәрит әфәнде Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдәге, Мәскәүдә булган театр дөньясындагы яңалыклар белән дә кызыксып яшәгән. Нәкъ менә шул чакларда Мәскәүдә куренекле актёр, педагог Олег Табаков үз театр студиясен ача. Ул гади бер йортның подвалында күмер тутырылган склад эзләп табып, аны чистартып яшь артист-укучылар белән тату театраль «гаилә» оештыра. Бу – тарихта моңа кадәр булмаган, шаккаттырырлык хәл! Соңырак, Фәрит Әхмәтҗанович Олег Табаков янына барып, ул башкарган зур эшләргә кызыгып, театр дөньясында күтәрелгән дулкын шаукымына кушылып, Казанда үз театр-студиясен ачу турында хыяллана. Ул уйлаган ниятләрен тормышка ашырмый тынычланмый торган кешеләрдән иде. Аның «Театр-студия ачам, ярдәм итегез», – дип кермәгән дәүләт оешмалары, кабинетлар калмагандыр. «Госпрофтехобразование» комитетына мөрәҗәгать иткәч, аңа ярдәм итәргә булалар һәм комитетның председателе Альберт Камалиев та үтенечен тыңлап ярдәм кулы суза. Азмы-күпме акча табып, яңа студиянең рәсми якларын хәл итеп, труппа җыя башлый. Фәрит Әхмәтҗанович монда Минзәлә театрында профессиональ актёрлар булып эшләп, Казанга кайтып яши башлаган Зәйтүн Яркәев белән Әлфинур Хисамованы чакыра. Алар Фәрит Әхмәтҗанович янына беренче булып хезмәт кенәгәләрен тотып килгән кешеләр.

Беренче мәлне Фәрит абый училищеның директоры белән сөйләшеп, аңа «барлык культура чараларын оештыруны үз өстемә алам», – дип вәгъдә биреп, үзе укыткан тарих бүлмәсендә кичләрен артистлар белән репетиция уздырырга ризалык ала. Шулай итеп, театр-студия Фәрит Хабибуллинның тарих кабинетында эшли башлый.

Ул вакытта минем дә күчмә театрдан китеп, «Тасма» клубының директоры булып эшли башлаган чагым. 1987 елның июньнәрендә ул мине эзләп тапты да: «Нури, без хәзер театр-студия оештырабыз, син безгә ярдәм итә алмассың микән, кешеләрем дә бар», – диде. Башта мин аның тәкъдименә риза булмадым, аннан инде бераз фикер туплагач, каршы килмәдем, булышырга булдым. Көндезләрен клубта эшлим, ә эштән соң тизрәк училищега чаба идем. Фәрит әфәнде дә көндез тарих дәресләрен бирсә, кичен шул ук бүлмәдә төнгә кадәр минем белән бергәләп репетицияләр уздыра иде.

Беренче булып июль-август айларында Диас Вәлиевның «Намус хөкеме» әсәрен җыелышып эшли башладык. Ял көннәрендә «Тасма» җитәкчеләре белән сөйләшеп «Тасма» клубында да репетицияләр үткәрдек – әлбәттә клуб сәхнәсен тарих бүлмәсе белән чагыштырып булмый! Ә атна уртасында артист халкы минем эштән бушап килгәнемне көтә иде. Артык гаебем булмаса да, аларның мине соңга кадәр көтеп торуын авыр кабул иттем. Эштән соң килә идем һәм төнге унике-икеләрдә генә репетицияне тәмамлап таралыша идек. Ул вакытта трамвай, троллейбус, автобуслар йөрмъдщн туктаган була, өйгә кадәр җәяү кайтып йөрергә туры килде барыбызга да. Аларны кызганыпмы, үзем бу хәлдән туйгангамы, мин «Тасма»дан китеп, театр-студиягә бөтенләйгә эшкә урнашырга булдым. Халык бик сөенде, чөнки репетицияләрне инде көндез дә уздыра башладык.

Театр-студиягә җыелган халыкның бөтенесе белемле, шуңа күрә театрыбыз тулысынча профессиональ иде. Соңрак безгә күчмә театрда эшләгән һәм ялга чыккан Татарстанның атказанган артисты Кәримә ханым Нуруллина да кушылды. Актёрлар арасында олы яшьтәгеләр булмаганлыктан, безне аның килүе сөендерде.

1988 елның 25 февралендә «Намус хөкеме» әсәренең беренче премьерасы узды. Зал шыгырым тулы иде! Диас Вәлиев үзе, язучылар, журналистлар килде. Гәзит битләрендә мәкаләләр басылды. Безнең үз журналыбыз – көндәлек дәфтәребез дә бар иде. Андагы язмасында Диас Вәлиев үз кулы белән фикерләрен, спектакльне чыгару һәм Казан театр дөньясында тагын бер профессиональ театрның барлыкка килүен язды. Шатлыгыбыз, шаярып әйткәндә, ыштанга сыярлык түгел иде!

Беренче булып «Намус хөкеме» спектаклендә минем белән Әлфинур Фатыйхова, Гасиман Ширгазин, Зәйтүн Яркәев, Әлфинур Хисамова, Кәримә Нуруллина, Мәдинә Сәхибгәрәева, Фәрит Хәбибуллин, Земфира Хәсәнова, Рөстәм Фатыйхов, Алмаз Хәмзин катнашкан иделәр. Шуңа күрә мин аларны тарихны алып баручылар, яшь тамашачы театрына нигез салучылар дип билгелим.

Сәхнәләштерелгән икенче әсәребез – «Мәхәббәт моңнары». Аның авторы – заманында балалар өчен язган, Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булган Әсгать Айдар. Яңа спектакльнең инсценировкасын Фәрит әфәнде үзе ясады, ә сәхнәгә без аны бергәләшеп куйдык. Анда инде килеп яңа кушылган Илдус Фәиз, Дилбәр Фәиз, Инсаф Абдулла, Рәмзия һәм башка артистлар да катнаштылар.  

Без Н.Дәүлинең «Тозакка төшкән аучы», И.Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә», Ә.Әхмәтнең «Үги кыз», Ш.Зәйнинең «Уеннан уймак» әсәренә спектакльләр куеп, мәктәпләрдә, концертларда чыгыш ясап тормыш көттек.

Иң беренче гастролебез Волгоград шәһәрендә узды. Анда без «Уеннан уймак», «Тозакка төшкән аучы» һәм «Сандугачлар килгән» безгә спектакльләре белән чыгыш ясаган идек.

1991 елның 4 ноябрендә газета битләрендә Театр-студия нигезендә яшь тамашачы театры барлыкка килүе хакында указ чыкты.

Фәрит Әхмәтҗанович артистларның профессиональ осталыкларын камилләштерү өчен, труппаны беренче тапкыр Мәскәүгә – А.П. Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать академия театрына (МХАТ) стажировакага алып барды. Аннан без төрле фестивальләрдә катнаша башладык.

ПТУда укучы балалар Фәрит Әхмәтҗановичка «чекист» дигән кушамат бирделәр, чөнки ул күн куртка, кепка белән йөри, адымнары ныклы, сөйләшүләре җитди иде. Театрны яратып, аны киңәйтеп, зурайтып шәһәрнең кап уртасында бина табып күчү хыялына барыбыз да ышана идек. Шулай булды да! Островский урамындагы элекке заманда яшәгән бер байның конюшнясы булган йортны сөйләшеп театрның үз бинасын булдырды! Безгә биргәндә җылытылмый торган тәрәзәсез бина иде, а аннары җан керде ул иске бүлмәләргә. Исемдә, бер бүлмәнең диварында Болакка караган кечкенә генә тәрәзә бар иде. Шул бүлмәдә директор, бухгалтерия, артистлар урнашты. Директор, бухгалтер, завхоз эш урыннары репетицияләр өлешеннән чаршау белән бүленгән иде. Фәрит Әхмәтҗанович үзе директор да, үзе режиссёр да булды. Күп эшне миңа тапшыра иде. Бермәл миңа: «Бу бинаның керү ишеге өстендә күп еллар узгач ике яктан берсе минем, икенчесе синең портретың эленеп торыр!», – ди. И рәхәтләнеп көлгән идем ул чакта. Гомерләр әнә ничек тиз уза...

Островскийдагы тормыш – вакыйгаларга бай заман булды, без анда эшнең күплегенә карамастан, төзелеш белән шөгыльләнергә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында чыгыш ясарга да, яңа спектакльләр куярга да вакыт таптык. Хыяллар зурдан иде, үз театрыбызны төзибез дип, хыялланып, дәртләнеп яшәдек. Кайбер артистларга яшәү өчен шул ук бинада урын табып, анда траншея казып җылы булсын өчен торбалар уздырып, ремонт ясап мәш килдек! Соңрак инде ул йорт тулай-торакка әйләнде.

Хәтеремдә, безнең бинаның бер бүлмәсендә прокурор яши башлады. Тора-бара ихаталарын киңәйтү нияте белән КамАЗ машинасы белән стройматериал ташып, төзелеш башлады. Теге кеше Фәрит Әхмәтҗановичның сүзен тыңламыйча үз эшен кылгач, Фәрит ике дә уйламый капкадан кереп баручы КамАЗ машинасы астына ятты! Йорәкләребез туктап калды! Тәки бирмәде бинабызны! Җаны-тәне белән театр дип яшәде, безне дә ат урынына эшләтте...

Аннан соң куйган әсәрләребез – Шамиль Рәкыйповның «Кызлар йолдызлар» һәм Ибраһим Сәлаховның «Колыма хикәяләре». Шамиль Рәкыйповның «Кипарислар шаулый» повесте буенча эшләнгән «Кызлар йолдызлар» спектаклендә режиссёр татар хатын кызлар арасында летчица Мәгүбә Сыртланова һәм Ольга Санфирова образларын күрсәтте. Алар халык телендә «ночные ведьмы» дип йөртелгән очучыларыбыз. Аларның батырлыгын күрсәтү нияте белән күелган спектакль иде бу. Шушы спектакльне куйганда Мәгүбә Сыртланова исемендәге мәктәптә укучы егермеләп кыз массовкада катнашты. Бу спектакльләр белән яңгыратып татар авылларында гастроль белән йөрдек. Халык шау-гөр килеп алкышлый, без канатланып Казанга кайттык. Әзрәк акча эшли алдык, аннары декорацияләр яңартып, костюмнар да тектердек.

Җиңүнең 55 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә «Кызлар йолдызлар» спектакле Мәскәүдә һәм Белоруссиянең Гродно, Минск шәһәрләрендә зур уңыш белән узды. 9 май көнне, Брест шәһәрендә Җиңү парадында катнаштык. Фәрит Әхмәтҗанович электән шул шәһәрдәге театрларда эшләгән режиссёрлар белән таныш булганлыктан, алар безгә бушлай чыгыш ясарга биналарын бирделәр, кунакханәгә дә бушлай урнаштырдылар. Безне карарга олы-олы лаеклы летчик ханымнар да килгәннәр иде. Тарихта алар белән аралашкан минутлар фотосурәттә истәлеккә калды...

Әйе, ул Островскийда булган вакыйгалар бер генә китаплык түгел! Ә инде Гладилов урамында урнашкан Алафузов театры булган бинадагы иҗади тормышыбыз үзе бер бай тарих – сөйләп-язып бетерерлек түгел!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк