Логотип
Театр

Ун көнгә бер фикер

  Театрда иң мөһиме — сәнгать. Оештыру эшләре үзмаксат түгел. Актёр, режиссёр, автор һәм тамашачыларга күзгә күренми генә ярдәм итү — башкаларның төп бурычы. Театр хыял белән яшәргә тиеш. 3, 5, 10...

 

Театрда иң мөһиме — сәнгать. Оештыру эшләре үзмаксат түгел. Актёр, режиссёр, автор һәм тамашачыларга күзгә күренми генә ярдәм итү — башкаларның төп бурычы.

Театр хыял белән яшәргә тиеш. 3, 5, 10, 20 елдан соң нинди булабыз? Без үзгәрергә әзерме? Әзер булсак нинди юнәлештә, кыйблабыз кай тарафка юлланачак? Бу сорауларны куймыйча артык алга китеш булмаячак. Шул сорауларга җавап табу максатында әлеге репертуарыбызны берничә тәнкыйтьче карый.

Театр — җанлы сәнгать, ул үсәргә, үзгәрергә тиеш. Биредә һәрвакыт ниндидер хәрәкәт булу мөһим. Җанлы, актив тормыш торгынлыкка караганда күпкә яхшырак. Без — яшь тамашачы театры. Эзләнү, ялгышу, егылу, яңадан күтәрелү өчен хокуклар исемебездә үк билгеләнгән.

Театрда эчтәлек һәм форма бердәмлеге мөһим. Эчтәлексез форма була алмый, формасыз эчтәлек артык бәяләнми, һәм бу сәнгатькә генә кагылмый, иҗат кешесенә дә туры килә. Актёр күп укырга, чит ил һәм Россиядә яңгыраш алган спектакльләр белән танышырга, хореография, вокал, сәнгатьле уку белән даими шөгыльләнергә тиеш. Сәхнәдә бер сүздән, бер хәрәкәттән, бер ымнан — барысы да ачык күренә. Актёр сәхнә остасы гына түгел, шәхес тә булса, бәясе бәһасез. Хәзер шәхси бренд турында еш сөйлиләр. Һәрбер актёр үз брендын тудыру өчен көч салса, шәхси брендлар җыелмасы театр брендын көчәйтүгә китерәчәк.

Театр — монополия урыны түгел. Төрле автор, режиссёр, композитор, рәссамнарның иҗат итү мәйданы. Ул театрга үз-үзен кабатламавы, тамашачыга бай «меню» тәкъдим итү өчен генә түгел, ә артистның үзен башка сәхнә мәктәпләрендә сынавы, иҗат гомерен тулы канлы итү өчен дә кирәк.

Театрда иң мөһим нәрсә — система. Ул юк икән хаос хөкем сөрәчәк. Зур коллективта хаос ясау бик җиңел, ә менә тәртип булдыру өчен шактый тырышлык кирәк. Бер кеше  генә бик теләсә дә вәзгыятьне үзгәртә алмый. Билетёрдан башлап, идән юучыга кадәр — һәрбер кеше мөһим. Сәгать механизмы кебек үк — бер деталь үз урынында булмаса, бөтен система эштән чыга.

Театр — үз эшенә мөкиббәннәр мәйданы. Шуңа да театрда «эшләмиләр» ә «хезмәт итәләр»… Үзүзен озак вакыт көчләп алып килүче, йөкләмәләр арткан саен чыгырыннан чыккан хезмәткәрләргә уйланырга кирәктер: тормышта нәрсәнедер үзгәртергә вакыт җитмәдеме икән?!

Театрда беркайчан да бөтен кешегә ярап булмаячак. Җитәкченең үз позициясе булуы мөһим. Ул ышандыру көченә ия булганда гына башкаларны артыннан ияртә ала.

Театрның рухы, атмосферасы булырга тиеш. Ул бусагадан ук тоелса, тамашачылар өчен театрга килү бәйрәмгә тиң булыр иде. Шул максаттан фойебызга җан кертергә тырышабыз. 22 декабрь — юбилей көнендә тамашачылар бу атмосфераның беренче дулкыннары белән очрашыр дип ышанам!

 

Автор: Гүзәл Сәгыйтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк