Логотип
Театр

Ярдәмчел һәм нечкә күңелле театр директоры

  Мин Шамил абый белән 1992 елның июль аенда I Бөтендөнья Татар конгрессы вакытында таныштым. Без 1992 ел башында Хельсинкида, Камал театрыннан җибәрелгән Луара Шакирҗанова җитәкчелегендә «Асылъяр»...

 

Мин Шамил абый белән 1992 елның июль аенда I Бөтендөнья Татар конгрессы вакытында таныштым. Без 1992 ел башында Хельсинкида, Камал театрыннан җибәрелгән Луара Шакирҗанова җитәкчелегендә «Асылъяр» спектаклен куйган идек. Шамил абый безне шул спектакль белән конгресс программасына катнашырга чакырды. Ул Камал театры артистлары белән дуслык спектакле (ике яктан да артистлар катнашты) буларак конгресс кунакларына тәкъдим ителде. 1993 елда без «Галиябану» спектаклен шулай ук башта Хельсинкида, аннан дуслык спектакле буларак Казанда куйдык. Казанда кунакта булганда бигрәк тә Шамил абый тарафыннан игътибар һәм җылылык миңа нык тәэсир итте. Мин Шамил абый белән гомерлек дус һәм шул ук вакытта Камал театры фанаты булдым.

Игътибар дигәндә бер вакыйга нык исемдә калган. Без, бер төркем Финляндия яшьләре, кичен кунакханә бүлмәсендә утырдык. Кинәттән кемдер ишеккә какты. Ишекне ачсак, анда Шамил абый басып тора, кулында казан тулы пәрәмәч. Ул безгә елмаеп: «Ачка үләрсез дип курыктым», – диеп, пәрәмәчләрне кулыбызга тоттырды. Бу вакыйга безне шаккатырды. Ни өчен дигәндә, ул директор кеше булса да, безне, яшь егетләрне, үз кулы белән сыйлап йөрде. Без, көнбатышта туган яшьләр, мондый кунакчыллыкка өйрәнмәгән идек.

1990 елларның уртасында мин безнең мәдәният оешмабызда ФТБдә, башта рәис урынбасары, соңрак рәис сыйфатында эшли башладым. Бу елларда без Камал театрын Финляндиягә еш чакыра идек. Төрле оештыру мәсьәләләрен без күп вакытта Шамил абый белән икәү хәл иттек. Аның белән эшләү җиңел иде: башта килештек, аннары килешкәнне тормышка ашырдык. Төп принцип буенча Камал театры юл чыгымнарын башкарды, башка чыгымнар безнең өстебездә калды.

Камал театры беренче мәртәбә 1996 елда «Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле белән Финляндиягә килде. Бу тарихи вакыйга иде, чөнки Марсель абый Сәлимҗановның әйтүе буенча, Камал театрының килүе турында сөйләшүләр инде 1960 елларның ахырында башланган иде. Сәяси сәбәпләр аркасында бу хыял 1996 елда гына тормышка ашты. 1997 елда театр Туфан Миңнуллинның махсус шушы гастроль өчен язган, Сергач татарлары тормышын чагылдырган «Йөрәк маем» комедиясе белән килде (Финляндиядә яшәгән татарлар чыгышы белән Сергачтан). 2000 елда, шулай ук Туфан Миңнуллин язган «Җанкисәккәем» комедиясе иде. 2002 елдагы гастроль исә шул ук елда вафат булган Марсель абый Сәлимҗановның истәлегенә багышланды. Тамаша «Моңлы бер җыр» диеп аталды һәм ул Марсель абый куйган төрле спектакльләрдән сайланган өзекләрдән гыйбарәт иде. 2009 елда театр Зөлфәт Хәким язган, 1939-40 еллардагы Фин сугышын татар карашыннан яктырткан «Телсез күке» спектакле белән кунакка килде. Шамил абый гастрольләрдә театрны һәр вакытта үзе җитәкләде. Моннан тыш, ул театр фестивальләренә, туйларга һәм башка чараларга килгәли иде. Шуңа күрә Финляндиядә яшәүче татарлар белән таныш иде. Безнең халык исә аны нык ихтирам итте. Шунысы куаныч, Шамил һәм Марсель абыйлар белән башлаган традицияләр хәзер дә дәвам итә. Моның нәтиҗәсендә 2014 елның декабрь аенда Камал театры безгә «Бабайлар чуагы» исемле комедияне бүләк итте.

Без, бер төркем Финляндия егетләре, 90 елларда Казанда бик күп йөри идек. Кайбер елларда дүрт мәртәбә дә баргалый идек. Башта күбрәк милли тормышның тәмен татып йөрсәк, соңрак төрле бизнес һәм мәдәни эшләр белән мәшгуль идек. Казанда безнең таянычыбыз һәр вакытта Шамил абый иде. Нәрсә генә кирәксә дә ул ярдәм итте: машина биреп торды, кунакта йөртте, кешеләр белән таныштырды...

1998 елда Камал театры артисткасы Эльвира Садриева белән өйләнештек. Шамил абый тәкъдиме буенча туйны Казанда үткәрдек. Ул оештыру мәсьәләсен үз өстенә алды. Аның ярдәме белән туебыз чын милли бәйрәмгә әверелде. Кунаклар арасында Камал театры артистларыннан тыш, популяр җырчылар, музыкантлар, язучылар, галимнәр, җитәкчеләр һәм дин эшлеклеләре бар иде. Финляндиядән килгән күпсанлы фин һәм татар дусларым бик канәгать булып калдылар. Бигрәк тә фин милләтеннән булган дусларым бу туйны әле дә искә ала.

Мин Казанда булганда Шамил абыйның бүлмәсендә утырырга ярата идем. Ул милли тормышның үзәге иде. Анда һәрвакытта вакыйгалар кайный иде. Кем генә килми иде анда: артистлар, җырчылар, язучылар, фән кешеләре, депутатлар, министрлар һәм бизнесменнар. Һәрберсендә ниндидер йомыш бар иде. Кемгәдер спектакльгә билет кирәк, кемнеңдер юбилей уздырасы бар, кемдер болай гына фикер алышырга килгән, бүтән берәрнең якын кардәше авырый, Шамил абыйның ярдәме кирәк... Мин вакыйгаларны читтән күзәтеп тора идем. Шул ук вакытта көн үзәктәге мәсьәләләр белән таныш була идем. Шамил абый мине кунаклары белән таныштыра иде. Хәзер Казандагы танышларымның зур өлеше, Шамил абый таныштырган кешеләрдән гыйбарәт.

Шамил абый күп вакытта милли хәрәкәтнең торышы турында сөйли иде. 90-нчы елларның ахырына таба милли хәрәкәтнең көчсезләнүе аны нык борчыды, әмма киләчәккә ул барыбер якты өмет белән карый иде. «Татарстан бер көн бәйсез булачак, башкача була алмый. Мин аны күрә алмамын, әмма сез күрерсез», дип әйтергә ярата иде. Ул зыялы милләтче иде. Шуңа күрә беркатлы һәм надан милләтчеләрне аңламый иде.  

Дәвамы бар

Раиф Низаметдин /Финляндия/

«Сәхнә» журналы 2015 ел, март

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк