Логотип
Театр

Язучы җаны ник сызлана?

Икенче берәү гомеренең үзе теләгәнчә узмавына, кылган гамәлләренең беркемгә дә файда китермәвенә сызлана, аһ ора. Кайда ялгышты ул, нәрсәне эшләп бетермәде, кемне рәнҗетте? Үткәннәргә кайтып, барын...

Икенче берәү гомеренең үзе теләгәнчә узмавына, кылган гамәлләренең беркемгә дә файда китермәвенә сызлана, аһ ора. Кайда ялгышты ул, нәрсәне эшләп бетермәде, кемне рәнҗетте? Үткәннәргә кайтып, барын да үзгәртү мөмкинлеге булсамы?.. Терсәк якын да, әмма тешләп булмый шул. Менә шул чакта җан үз-үзенә тынычлык тапмыйча үрсәләнә, бәргәләнә башлый, икенче төрле әйткәндә, җан тынычлыгы югала. Андый вакытларда кешедән, җаныма урын таба алмыйм, җан тынычлыгым булса, бүтән берни дә кирәкмәс иде, дигән сүзләрне еш ишетәсең. Мондый кешегә ярдәм итү дә бик кыен. Кеше җаны — карурман, аңа үтеп керергә тырышу, беренчедән, әдәпсезлек булса, икенчедән, ялгыш сүз ычкындырып рәнҗетүең бар. Адәм җанын бары тик вакыт кына дәвалый ала, диләр. Тик вакыт бит ул аккан су сыман: кирегә борыла алмый. Димәк, үткәнгә кире кайтып, барысын да үзгәртү, хаталарыңны төзәтү мөмкинлеге дә юк икән ләбаса. Менә шуңа күрә кеше һәр гамәлен энә күзеннән үткәреп бәяли белергә, үз вакытында дөрес юлны сайлап алырга тиеш. Шулай эшләгәндә генә, олыгайган көнендә аңа үкенергә туры килмәячәк. Тик адәм баласы әүлия түгел шул, ничек кенә дөрес яшәргә тырышмасын, барыбер кайдадыр абына, ялгышлык җибәрә.

Драматург Данил Салихов «Баязит» трагифарсында тормышның бик тә әһәмиятле һәм четерекле шушы проблемаларын, шул исәптән, язучының, бигрәк тә совет чоры язучысының, җәмгыятьтә тоткан урыны һәм фаҗигасе турында бик тә үзенчәлекле алымнар белән язучы Баязит образы аша сурәтли алган.

80 яшьлек карт язучы Баязит катлаулы гомер юлы узган. Киштәләрдә кеше язмышларын үз эченә туплаган күпме китаплар. Күпме кеше гомере образларга әйләнеп, төрле чорның характерлы үзенчәлекләрен, яхшылыкларын һәм яманлыкларын чагылдыралар. Баязитның гомере ахырына якынлашып килә. Әйе, озак яшәлде, әмма дөрес яшәдеме, аның эшләгән эшләреннән кемгә файда? Җаны тындырмый Баязитны. Кеше, кыйбласын табарга тырышып һәм дөреслек эзләп, гомер буе үз-үзе белән көрәшеп яши. Бүген дөрес булып тоелган нәрсәләр иртәгесен аңа бөтенләй әһәмиятсез булып күренергә мөмкин. Яшәү фәлсәфәсе артык катлаулы. Үз-үзеңнән, сине йокысыз калдырган проблемалардан качып котыла алмыйсың. Димәк, сине борчыган нәрсәләрнең очына чыкмыйча торып тынычлана да алмаячаксың.

Баязитны борчыган нәрсәләргә ачыклык кертү өчен, автор аны иң катлаулы ситуацияләргә куеп сурәтли. Ул үз китапларында чагылыш тапкан вакыйгаларны — колхозлашу елларын, Сталин, Хрущёв, Брежнев идарә иткән чорларны һәм аларның үзәгендә кайнаган кешеләрне — образларны — берәм-берәм күз алдыннан үткәрә, алар белән бәхәсләшә. Күңел катламн катламнарын сүтеп актарганда, аның тормыш принциплары, җәмгыять проблемаларына һәм кешеләргә мөнәсәбәте ачык күренә. Драматургның төп максаты язучы Баязитның идеаллары һәм эшләгән хаталары турында сөйләп бирү түгел. Ул пьеса героеның каршылыклы уй-фикерләрен туктаусыз бәрелештерү аша чын хакыйкатьне табарга, ягъни бик күп язучыларның башыннан үткән кыенлыкларны, проблемаларны, язучының җәмгыятьтәге ролен ачып бирергә тели.

Дәвамын «Сәхнә» журналыннан укыгыз

Гүзәлия Тарханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк