Логотип
Хәбәрләр

Аерылу – авыр әйбер

Ирләр – үзенә бертөрле халык. Аларга йөз процент ышанып бетәргә кирәкми!

 

«Йолдыз» булып күтәрелеп китү өчен яшь җырчыларга бер бүлмәле фатир сатарга кирәк»

– Алинә, соңгы вакытта сәхнәдә күренмисең. Кая югалдың?

– Сәхнәдән беркая да качмадым, концертларда, мәҗлесләрдә, сабантуйларда чыгыш ясыйм. Телевидениедә сирәк күренгәч, халык шулай уйлыйдыр инде. Телевизордан күренмәдеңме, димәк, җырламыйсың дип әйтергә тотыналар. Соңгы арада Филүс Хисаметдинов сүзләренә яңа җырлар яздырам, Фәрит Хатыйпов, Риваль Хисмәтуллин җырларын башкарам, телевидениедә күренгәлим. Элекке кебек даими ротация булмаганга шулай тоеладыр...

Клип та төшерәсе килә. Шулай да, агач төбендә генә җырлап торуны кеше хәзер кабул итми. Тамашачы өчен кыска гына клипта да истә калырлык, үзенчәлекле образлар тудыру кирәк.

– Иҗатка юл кыен, диләр. Ә инде бер кереп эләктеңме, үз урыныңны саклап калуы тагын да авыррак. Килешәсеңме?

– Килешәм. Иҗатка килүе безнең заманда авыр булмаган икән әле ул. Ә менә хәзерге заманда бик кыен. Сәхнәгә чыгар өчен тавышың түгел, акчаң булуы мөһим. Бүгенге көндә гади авыл кызы зәңгәр экраннарга берничек тә чыга алмас иде. Заманында «Барс медиа» ширкәте белән килешү төзеп, алар яшьләргә сәхнәдә үзеңне күрсәтү өчен менә дигән этәргеч бирде.

Хәзер исә «йолдыз» булып күтәрелеп китү өчен яшь җырчыларга бер бүлмәле фатир сатарга кирәк. Аермасын сизәсездер.

«Ир-атка йөз процент ышанып бетәргә кирәкми»

– Тормышыңда булган үзәк өзгеч вакыйганы сөйләп үтсәң иде. Аерылу шәхсән синең өчен нәрсә ул? Сиңа тормыш нинди дәрес бирде?

– Минемчә, аерылу – авыр әйбер. Әйтик, егет белән кызның мәхәббәт аркасында үз-үзләренә кул салып аерылуы бик көлке. Алар бер-берсенә туган да түгел бит! Бер аралыкта хисләр уянып ала да, аннан соң онытыла. Мәсәлән, син быел гашыйк булдың, өч айдан аерылдың, ярты ел буена кайгырдың, бер елдан соң исеңә төшерәсең дә һәм синең үзеңә үк бу кызык була. Шуңа күрә, мәхәббәт өчен кул салуны дөрес гамәл дип санамыйм.

Ир белән хатын – әни белән әти мөнәсәбәте түгел. Ирләр – үзенә бертөрле халык. Аларга йөз процент ышанып бетәргә кирәкми! Шуңа игътибар иткәнем бар: хатыны чирләп китеп, гел хатынын гына кайгыртып торган ирләр бик сирәк була. Гадәттә, ирләр ташлап китә. Хатын-кызлар киресенчә, ул мөнәсәбәтләргә тугры кала.

Кыз кеше егете аркасында кул сала икән, моны да көлкегә саныйм. Дөньяда ир-егетләр бетмәгән. Егет кеше сирәк кул саладыр. Миңа шулай тоела. Ир кеше мөнәсәбәтләргә һәм хыянәт итүгә җиңелрәк карый.

Мәхәббәт – үтә торган хис. Ул – очкын, күңелләрнең җилкенеп алуы. Еллар узган саен мәхәббәт сүнә, кешеләр бергә яши, хуҗалыгын алып бара, аларны балалар гына бәйли. Боларны мин балалар хакына яшәү дип атар идем. Син аерылып балаңны алып китсәң, икенче ир белән дә мәхәббәт узганнан соң, барыбер шундый ук ситуация кабатланачак. Мәхәббәт һәм кризис чоры һәр гаиләдә дә була.

Минем организм аерылуны икенче төрле кабул итә. Ир-атлар булганда мин үземне җиңелрәк хис итәм. Ә аерылганнан соң, минем организмым уяна, мин эшләргә тотынам, банкетларда җырлыйм, кичәләрдә чыгыш ясыйм, өсте-өстенә җырлар яздырам, интервьюлар бирәм. Тормышта һәрвакыт чыгу юлы бар. Ничек кенә авыр булмасын, бер җае чыга аның.

Сәнгать кешесе гел эшләп торырга тиеш. Кайвакыт, хатын-кызларга кызыгып куям: алар хатын-кыз булып кына эшләп йөри, бала табалар да, бала белән генә шөгыльләнәләр. Мин һаман да үз өстемдә эшлим, үземә генә таяна башладым. Көчлерәк булып, алга таба атлыйм!

– Синеңчә, идеаль гаилә нинди булырга тиеш?

– Гаилә – зур тырышлык. Хатын да, ир дә тырышырга тиеш. Гармония булсын. Бергә булган кешеңнең исен дә яратырга тиешсең син.

Гаилә корганда яшькә карау шарт. Әгәр ир-ат патриархатта үскән икән, димәк, ул хатынының сүзенә колак салмаячак, бары тик үз фикере генә булачак. Хатын-кыз бу очракта матриархатта үскән икән, аның фикерен исәпкә алмауларын кабул итә алмаячак.

Барысы да шуннан башлана инде... Кияүгә чыкканчы ир-атны салкын акыл белән исертеп һәм ачуын чыгарып карарга кирәк. Исергәч, дулый башласа, баш белән уйларга кирәк дигән сүз.

Яраткан улың Нариман үсеп килә. Аерылышуыгызны аңа ничек аңлаттың?

– Улым әтисе белән аралаша. Нариман әллә ни авыр кабул итте димәс идем. Бер яшеннән бирле минем белән ул. Аннан соң, тагын кавышып карадык, булып чыкмады. Тәрбия төрле. Бала барыбер барысын да күрә ул, әти белән әни балага үрнәк күрсәтә алмый икән, баланың моны күреп үсмәве хәерлерәк.

Аннан соң, бик күп психологик китаплар укыдым, психологик лекцияләр тыңладым. Ничек бар, шулай – әкрен генә аңлаттым. Әтиең һәм мин сине яратабыз, ә без бер-беребезне яратмыйбыз, дидем.

Гомумән, бала психикасына әти кеше турында начар сүз әйтергә ярамый. Бары тик яхшы фикер генә булсын. Сер түгел, малай кешегә ир-ат белән аралашу кирәк. Улым Нариман бабасы белән бик якын дуслар, бар эшне бергә эшлиләр. Шуңа күрә улымның ир-ат белән аралашуы бар.

«Үземне көчле димәс идем»

– Аерылгач, өйләнешергә тәкъдим ясаучылар булдымы?

– Минем йортым бар, әйдә кавышыйк, дип язалар иде. Аерылышудан соң бер елдан артык берүзем дөньяның ләззәтен тоеп яшәдем. Шундый тыныч, рәхәт икән ул!

Үземне әллә ни көчле димәс идем, миннән дә көчлерәкләр бар. Берәр ситуация булса, хатын-кыз башын эшләтә башлый – хисләр арткы планга күчә. Шуңадырмы, хатын-кыз югалып калганнардан түгел ул. Көчле хатын-кыз янында көчле ир-ат була алмый. Берсе юашрак булырга тиеш дип саныйм.

– Бар яктан да сиңа туры килә торган ир-ат очратсаң, яңадан кияүгә чыгар идеңме?

– Улым да бар бит әле! Миңа һәм улыма туры килергә тиеш. Төпле фикергә килеп, гаилә корабыз дигәндә генә, бәлкем, аркасын гына күрсәтермен (көлә).

– Шәхси тормышыңны бик яктыртмыйсың кебек...

– Мин олылар кебек фикер йөртәм микән әллә дип уйлап куям... Бардым, кердем, үбештем, кочаклаштым дип, барысын да камерага төшереп, социаль челтәрләрдә кешегә күрсәтеп утыруны өнәп бетермим.

Күбрәк иҗатымны күрсәтәсем килә, җырларымны куям. Әллә ни шәхси яңалык та юк кебек...

«Улым белән көн саен янәшәдә буласы килә»

– Киләчәгеңне ничек күзаллыйсың?

– Хәзерге вакытта мин үз көемчә яшим. Дөнья яуларга җыенмыйм. Җырлыйм, мине яраткан кешеләр һәрчак чакырып тора. Айлар буена гастрольгә чыгып китү теләге белән элек тә янмадым. Улым белән көн саен янәшәдә буласы килә. Иртән тәмле ботка пешереп, улымны балалар бакчасына, мәктәпкә илтүдән дә зуррак бәхет юктыр ул.

Мин Нариманның һәр мизгелен истә калдырырга тырышам. Фото һәм видеога төшерәм. Ятим кебек гел әни дип, көтеп үсүен теләмим. Заманасы да тыныч түгел хәзер – һәр кешенең үз кайгысы. Иң мөһиме – исән-сау булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк