«Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының 2024 ел сезоны җиңүчесе тиздән билгеле була!
17 декабрь 17.00 «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узачак.
2024 елның сезон ябылышы уенында барлыгы 5 команда катнаша. Җиңүче исеменә «Нәмәкәй» (Актаныш), «Сабалета» (Саба), «Изи» (Мамадыш), «Дилүс улы» (Казан), «Керәшеннәр» (Казан) командалары дәгъва кыла. Алар барысы да, ярымфиналда җиңеп, финалга чыккан.
Уенчыларга Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров, «ТНВ» телеканалының генераль директоры Илшат Әминов, «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров бәя бирәчәк.
Уен телевизион съемкага да төшереләчәк. 2025 елның февралендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының яңа сезоны башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк