Логотип
Хәбәрләр

Айрат Сафинны котлыйбыз!

Бүген татар эстрадасының үзенчәлекле тавыш иясе, гаҗәеп талантлы Мәскәү егете Айрат Сафин үзенең гомер бәйрәме – туган көнен билгеләп үтә! Айратның сәхнәдәше һәм иҗатташ дусты Радик Яруллин (DJ Radik...

Бүген татар эстрадасының үзенчәлекле тавыш иясе, гаҗәеп талантлы Мәскәү егете Айрат Сафин үзенең гомер бәйрәме – туган көнен билгеләп үтә!

Айратның сәхнәдәше һәм иҗатташ дусты Радик Яруллин (DJ Radik) әйтүенчә, бу бәйрәмне алар инде ничә ел рәттән гастрольләрдә үткәрә. Шулай булгач, яраткан артистларын тәбрик итү бәхетенә Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез ирешәчәк, бүген егетләрнең Чакмагыш авылында чыгышы көтелә. Килми калмагыз, дуслар!

«Сәхнә» журналы редакциясе дә барлык котлауларга кушыла. Айратка нык сәламәтлек, гаилә бәхете, сүнмәс иҗат дәрте һәм тулы заллар теләп калабыз!

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @djradik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк