Айсылу Габдинова фигурасы белән канәгать түгел
Р.Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты, җырчы Айсылу Габдинова Инстаграмда үзе турында берничә кызыклы факт белән уртаклашты. Артистка бирелгән сорауларга «Әйе» яки «Юк» формасында гына җавап бирү...
Р.Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты, җырчы Айсылу Габдинова Инстаграмда үзе турында берничә кызыклы факт белән уртаклашты. Артистка бирелгән сорауларга «Әйе» яки «Юк» формасында гына җавап бирү тәкъдим ителде.
«Син үзеңне таза дип саныйсыңмы?» дигән сорауга җырчы «Әйе» дип җавап кайтарды. Аптырарлык әйбер юк та кебек, нинди генә матур булса да, хатын-кыз һәрвакыт камиллеккә омтыла. Тулысынча үз-үзе белән канәгать булган кешеләр бик сирәктер ул. Артист халкына бигрәк тә авырга туры килә, һәрвакыт сәхнә утлары, камера һәм тамашачы алдында...
Күптән түгел кияү эзләү максаты белән өр-яңа проект тәкъдим иткән Айсылу хәзерге вакытта йөргән егете булмавы һәм берәүгә дә гашыйк булмавы хакында әйтте. Димәк, җырчы кызыбызның йөрәге буш. Кемнәр әле өйләнмәгән, үз көчегезне сынап карый аласыз!
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @aisylu_gabdinova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк