Айсылу Габдиновадан тәмле сметанник рецепты

Күптән түгел Айсылу Габдинова инстаграмына спорт һәм ябыгу турында пост элгән иде. Инде бу уеннан кире кайткан ахры, «тәмле һәм җиңел» сметанник рецептын тәкъдим иткән инстаграм подписчикларына.

«Куптән рецептлар белән булешкән юк иде! Буген иртәнге ашка сметанник пешердек!
#рецепт
150 грамм ак майны тёрка аша 250 - 300 грамм он өстенә кырабыз. Ярты стакан шикәр, 1 йомырка, 1 чәй кашыгы разрыхлитель өстәп камыр ясап суыткычка куябыз.
Эчлеккә 500 грамм 20%лы каймак, 4 йомырка, 5 аш кашыгы шикәр, ярты пачка ванилин салып яхшылап болгатабыз. Ак май сөртелгән табага камырны җәеп, өстенә эчлекне салабыз да, 180 градус җылытылган духовкада 40 минутлап пешерәбез. Бик тәмле һәм җиңел. Чизкейкларың читтә торсын!», (текст үзгәртелмәде ) − дип язган Айсылу инстаграм битендә.

Автор: Александра Иванова

Фото: Инстаграм @aisylu_gabdinova

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
472
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Минем хәлләр җырларлык түгел»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы