Логотип
Хәбәрләр

Айваз Садыйровны татарча дөрес сөйләшмәүдә гаеплиләр

«Татар радиосы»ның баш мөхәррире Айваз Садыйров еш кына социаль челтәрләрдә проблемалы сораулар куптара. Махсус эшләнеләме бу, юкмы – шулай да күп очракта халык битараф калмый. Менә бу юлы да, гап-гад...

«Татар радиосы»ның баш мөхәррире Айваз Садыйров еш кына социаль челтәрләрдә проблемалы сораулар куптара. Махсус эшләнеләме бу, юкмы – шулай да күп очракта халык битараф калмый. Менә бу юлы да, гап-гади татар егете Ринат Гаиәскәрнең шигыре яңгыраган видеоязма урнаштырганнан соң Айвазны әллә ниләрдә гаепләп бетергәннәр. Иң күңеленә тигәне, әлбәттә, тел мәсьәләсенә кагылышлы. Бер ханым татар телен саклауга зур өлеш кертүче Айваз Садыйровны татарча дөрес сөйләшмәүдә гаепли! Кайдан чыккан хәл бу? Казан арты, атаклы Арча районы егете, бөек Тукаебызның якташымы дөрес сөйләшми?!

«Арчалар шулай сөйләшә инде алар. Ясалма татарча дип әйтимме. Тырышып-тырышып, уйлап-уйлап бик матур итеп әйтергә тырышалар, әмма мәгънәләре бик үк дөрес тә, урынлы да килеп чыкмый. Татарча сөйли башласалар артларыннын этәсе килә башлый инде менә, кайчан төп фикереңне житкерәсең инде «су» кушмыйча гына диеп. Сезне гәеп итеп эйтмим, бәлки бу җирле халыкның шундый гадәтедер, ә бәлки укытучылар шулай дөрес дип укытадыр, белмәссен», – дигән сүзләрне Айваз җавапсыз калдыра алмый, билгеле:

«Мин тагын үземнең беркатлылыгым аркасында иң дөрес сөйләм Казан арты районнарында дип йөрим. Гафу итегез мине – Тукай якташын...», – дип яшерен көлү белән үткен фикерен белдерә ул.

 

Автор: А.Габдуллина

Фото: Инстаграм @aivazsadyrov

Посмотреть эту публикацию в Instagram

#галиәскәрнеукыйм чыгарылышларын ясарга һаман кул җитми. Ә ул арада башкалар шулкадәр матур итеп @renat_gali_askar дусның шигырьләрен укыйлар. @elvinanazip татар теле укытучысы, @tatarradiosiның "Хәерле иртә, Австралия!" тапшыруы эксперты. Челтәрдә туган телебезгә дөрес пропаганда алып баручыларның берсе. Пропаганда дим, чөнки татар телендә матур, чиста контент ясап, аны үз сәхифәсенә элүче, гомумән, үз аккаунтын татар телендә алып баручы аны кулланучылар арасында популярлаштыруга зур өлеш кертә. Шигырь һәм башкаручысы, башкаруы хакында ни диярсез?? ⠀ P.S. #галиәскәрнеукыйм сәхифәсе тиздән әйләнеп кайтачак. #татарча #татартеле #татаррадиосы #татарэстрадасы #tatarradiosi

Публикация от Айваз Садыров (@aivazsadyrov)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк