«Акчасыз утырган чаклар булды»

«Казан егетләре» 1996 елда Рафаэль Мәҗитов тарафыннан оештырыла. Ул чагындагы егетләр төркемнәренең, чама белән әйткәндә, биш тапкыр үзгәрәчәген белгәннәр микән? Хәзерге «Казан егетләре» төркемендә беренче составтагы егетләр бөтенләй юк. «Язмыш бит, һәрбер әйбернең үз вакыты», - дип җавап бирде «Казан егетләре» нең беренче составында булган Артур Минһаҗев. 

Хатының кайда, кем булып эшли?

- Хатыным Луиза Казанның мәдәният һәм сәнгать институтында укытучы булып эшли. Ул – профессор.

Акчасыз утырган чаклар булдымы? Хатыныңның «зарплата» сына гына яшәгән чаклар бар идеме?

- Булды, әлбәттә. Җырчы кешенең бу айда бер концерты булмаска мөмкин, икенче айда өч айлык итеп акча эшләргә мөмкин. Төрле чаклар булды инде. Ләкин бер гел бергә булдык. Мәхәббәт шунда сынала да инде.

Әйе, җырчы кешенең акчасы гел булып тормый. Башка өлкәләрдә эшләгән чаклар булдымы?

- Сакчы булып эшләгән чаклар да булды. Гаиләне ашатырга кирәк бит, өйдә утырып кына булмый.

Тулысынча интертаттан укыгыз

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: Салават Камалетдинов

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
386
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Синнән башка биш ел...
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Антикоррупция
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы