Алинә Сафиуллина тормыш турында гәп сата
Җырчы Алинә Сафиуллина үзенең инстаграмында кызыклы гына пост урнаштырды. Ул бу хакта язылучыларының фикерен белергә тели. Аның әйтүенчә, кешенең үсеше үзеннән генә түгел, янәшәсендә булган, руссча әй...
Җырчы Алинә Сафиуллина үзенең инстаграмында кызыклы гына пост урнаштырды. Ул бу хакта язылучыларының фикерен белергә тели. Аның әйтүенчә, кешенең үсеше үзеннән генә түгел, янәшәсендә булган, руссча әйткәндә «спутнигыннан» тора. Көн дә сиңа сарык дип торсалар, берникадәр вакыттан сөйләшәсе урынга «бэээ» дип йөрүең ихтимал, әйеме?», ‒ дип яза Алинә.
Алинә студент вакытта үзләренең төрле конкурсларга йөрүләрен, анда чыгыш ясаучыларны күзәтүләре турында яза. Шул вакытта аларның күңеленә бер җырчы кереп калган, аңа бөтен институ сокланган, сузып халык җыры җырлавына, ул заманда ук ул саллы гына конкурста беренчелекне яулаган. Студентлар үзара, «Менә моның киләчәге өметле», дип сөйләшә торган булганнар. Һәм бу кешенең алдагы тормышы ничек булгандыр дип уйлыйсыз, якындагы кешесе аны «беркем» түгеллегә инандыргандыр мөгаен. Хәзер инде бу кеше андый җырлар да җырламый, үзе дә каядыр буталып йөри... менә шундый мисал китерә Алинә. Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар?
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк