Алмаз Мирзаянов: «Башкортoстан безне бераз шүрләтә»
Алмаз Мирзаянов бу елны концерт сезонын соңарып ачканының сәбәбен әйтте һәм тамашачыларына рәхмәтен белдерде. Узган җәйне юмор остасыв Алмаз Мирзаянов башлы-күзле булды. Концертлар сезонын быел алар...
Алмаз Мирзаянов бу елны концерт сезонын соңарып ачканының сәбәбен әйтте һәм тамашачыларына рәхмәтен белдерде.
Узган җәйне юмор остасыв Алмаз Мирзаянов башлы-күзле булды. Концертлар сезонын быел алар сөйгәне Зөлфирә Шәйдуллина белән ачтылар. Әлеге көндә яшь пар гөрләтеп республика буйлап тамаша куеп йөрергә әзерләнәләр.
«Концертлар биик сагындырды! Йорт салуның ние бар – мүклисе дә чутлыйсы, өйләнүнең ние бар – кочаклыйсы да йоклыйсы, дип әйтсә дә халык, алай гына түгел икән шул! Никахны матур гына уздырып җибәрик дип тырыштык, аннары фатирыбызга тизрәк күчәсе килеп ремонт дип чаптык. Шул арада яңа җырлар, шигырьләр өйрәндек, сөйләр сүзләр барладык! Шулай чаба торгач, концерт сезонын башларга соңардык бераз», – ди Алмаз.
Моннан тыш, җырчы бу сезонда беренче тапкыр Башкортстанга гастрольләр белән бара икән. Яңа җир, яңа тәҗрибә диләр бит, шуңа күрә яңа шәһәр, төбәкләрне яулау бераз куркытадыр, мөгаен.
Җитез дә инде Алмаз белән Зөлфирә! Бу сезонда аларга яңадан-яңа иҗади уңышлар һәм күңелле хатирәләр теләп калабыз!
Автор: Г. Вәлиева
Фото/видео: Инстаграм @almazinde
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк