Логотип
Хәбәрләр

АЛТЫНЧӘЧ ЯКИ АЛТЫН ЧӘЧ!

Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова яшь тамашачыны Кеше асылы турында уйланырга чакыра

Кариев театрында Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова иҗат иткән «АЛТЫНЧ[АЕ]Ч» спектакле премьерасы узды. Сәхнәгә куючы режиссёр – Резеда Гарипова. Бу иҗади тандем тамашачыга «Одиссея», «Ишек» спектакльләре аша танылды, Тинчурин сәхнәсендә ике спектакль чыгарды«Карурман» һәм «Сәйдәш. Йокысызлык». «АЛТЫНЧ[АЕ]Ч» – Луиза Янсуар белән Резеда Гарипованың репертуар театры сәхнәсендә тәкъдим иткән өченче спектакле. Ул Кариев театры өчен махсус язылган.

Милләт «кыйпылчыклары» һәм абсурд театры

Спектакльдә труппаның яшьләр канаты катнаша: Алсу Шакирова, Гөлназ Галимуллина, Илназ Хәбибуллин, Рәис Әхмәтзакиров, Рамил Вафин, Альбина Ногманова һәм Казан театр училищесы студенткасы Зәринә Сафина (З. Закиров, Р. Гарипова курсы).

Пьеса авторлары әсәрнең жанрын кыйсса дип билгеләгән. Бу – лиро-эпик жанр, аның тамырлары Көнчыгыш әдәбиятына барып тоташа. Жанр легенда-риваятьләр, миф һәм поэма үзенчәлекләрен берләштерә. Булачак спектакльнең композициясе пьесада ук күрсәтелә – «цивилизация кыйпылчыклары». Сүз татар цивилизациясе турында бара. Әмма ул киңрәк контекст кысаларында гәүдәләнеш ала.

Бу – яшь авторларның Кеше һәм аның тәкъдире, глобальләшү дәверендә милли мәдәниятләрнең урыны турында фәлсәфи уйланулары. Күренеп тора: әсәр яшьләр аудиториясе өчен тәгаенләнгән. Аның образлар дөньясы көзгесендә яшь тамашачы үзен күрергә, чалымлап алырга һәм менә шушында, яшәгән чорында, шәхси җаваплылыгы турында уйланырга тиешле.

Резеда Гарипова белән Луиза Янсуар татар спектакльләренең жанр структурасын яңарту юнәлешендә эшләвен дәвам итә: эпик колачлы фэнтези стилендәге «Карурман», спектакль-лабиринт «Сәйдәш. Йокысызлык». «АЛТЫНЧ[АЕ]Ч»тә без абсурд стилистикасындагы спектакль белән очрашабыз.

Татар тамашачасы һәм аудиториясе, менталь үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, абсурд белән дус түгел. Хәтта Марсель Сәлимҗанов кебек мэтрлар да үз заманында бу хакта әйтеп калдырган. «АЛТЫНЧ[АЕ]Ч» әсәрен тудырган авторларның кыюлыгына афәрин диясе килә, алар, курыкмыйча, милли тарихны сюрреалистик ноктадан укырга җөрьәт иткән. Пьесаның һәр «кыйпылчыгы» тамашачы алдында үзара бәйләнештә булган мәгънәләрне калкытып чыгара. Ә моның өчен милли тарихны белү дә, әдәби багаж да таләп ителә.

Милли хронотоп һәм альтернатив караш

«Разминка» сыйфатында Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова «АЛТЫНЧ[АЕ]Ч» исемле милли ризыклар әзерләүгә йөз тоткан ресторанның яңарышы турындагы сюжет линиясен тәкъдим итә. Ресторанның шеф-ашчысы монологында килгән экспертларның менюны үзгәртергә мәҗбүр итүе хакында бәян итә. Бу уңышлы гына эшләп килгән кафеның банкротлыкка чыгуына сәбәп була. Рәис Әхмәтзакиров уйнаган героеның трансформациясен, үз йөзен югалтуын гаять уңышлы башкара: тамашачы күз алдында шеф-ашчының марионеткага әверелгән образы аша онейрик төшләр бишегендә тибрәлгән кафеның яңа хуҗасы (Илназ Хәбибуллин) күренә башлый. Спектакль алга таба да шушы рәвештә – марионеткаларның физик активлыгы, шашкын-дуамал хәрәкәтләре һәм «БЕТТЕК!» ситуациясенең котылгысызлыгы контрастында үстерелә. Буффонада белән тирән трагизм үзара керешеп китә.

Пьеса авторлары тамашачыга халык төркеме арасында югалырга юл калдырмый («асылда – син бер»), алар һәрберебезнең шәхси җаваплылыгы турында спектакльнең буеннан-буена кабатлап тора. 

Дилемма пьесаның аталышында ук яшерелгән. Монда драматурглар сүзләр уены алымына мөрәҗәгать итә. Әгәр син Алтынчәч яклы икән, димәк, Уй сукмагы буйлап атлыйсың. Ягъни, ата-бабаларың гасырлар буе туплаган мәдәниятне үзләштерәсең. Ә бәлки, син ресторанның яңа хуҗасы юлын сайларсың, аның лозунгы – «Алтын чәч!». Димәк, корсагың һәм үз мәнфәгатьләрең колына әверелеп, Ялган юлына басасың, акча һәм табыш культы тарафдарына әйләнәсең.

Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова яшь тамашачыны Кеше асылы турында уйланырга чакыра («җир йөзенә бары тик син генә туасың һәм үләсең» – Козгын-карга костюмындагы кыз монологына игътибар итегез). Алар безне «милли каһарман» һәм милли мәдәният темасына сөйләшергә өнди. Милләт аталары күтәргән «БЕТТЕК!» лозунгын тагын бер мәртәбә күздән кичерик әле, тарихи яссылыкта карыйк, ди алар, бәлки, шулай итеп яшьләрне киләчәктә хаталардан йолып кала алырбыз? 

Милли хронотопны барлау ноктасы буларак «Эл/Ил»нең – беренче төрки дәүләтнең юкка чыгу тарихы алынган. Бу һәммәбезгә дә яхшы таныш булган «Сак-Сок» легендасында теркәлгән. Төрки бердәмлекнең җимерелүе Орхон-Енисей ташларына уелып калдырылган. «Ил» уңдырышлы җирләрне үзенеке итү талпынышы белән янган кабиләләрнең үзара көрәше нәтиҗәсендә харап була («Ил тату булса, эшен булдырыр, таркау булса, ятны көлдерер» татар халык мәкален искә төшерик). Тарих төтене безне кешеләргә кояш бүләк иткән легендар алып батыр исемен онытырга мәҗбүр итсә дә, Тәңре ихтыяры буенча һәр елда Яңа елның килүен игълан итә торган Мардуган-карга исемен саклап калган (татарларда киң таралган «Карга боткасы» бәйрәме турында сүз бара). Әнә шул Козгын-карганың пәйда булуы спектакльне кыйсса регистрына күчерә дә. Мәңгелекне гәүдәләндерүче бу кош монологлары дулкынында тамашачы тарихның циклик характерда булуын тоемлап ала.

«БЕТТЕК!»нең икенче ноктасын драматурглар 1236 елга китереп тоташтыра – бу Болгар цивилизациясе һәлак булган чор. Биләрне яклар өчен, дус кызлары белән бергә, кулына корал алып күтәрелгән амазонка – хан кызы Алтынчәч турындагы риваятьне исебезгә төшерәбез бу урында.

«БЕТТЕК!»нең өченче ноктасы тамашачыны 1552 елга алып кайта. Бу – татар тарихындагы иң аяныч вакыйгаларның берсе, дәүләтчелегебездән мәхрүм калган елыбыз. Алтынчәч образы биредә икенче бер милли каһарман – Сөембикә ханбикә образы белән керешеп китә. Тамашачы ана белән баланың туган туфрагын җуймас өчен символик көрәштә бәргәләнүен күзәтә. Әмма яман көчләр Үтәмешне Сөембикә кулларыннан барыбер тартып ала. Сөембикә ханбикәнең соңгы монологы бәетләргә хас булган сыктау рухында башкарыла («Хуш, бәхетсез халкым, мин калдырам сине / Алларыңда торган мең михнәтле килеш, / Киләчәксез килеш мин калдырам сине, / Йөзең канлы килеш, җәрәхәтле килеш»). 

«Мин – кол. Мин – ут. Мин – көл. Мин – сөт»

Спектакль тукымасында Нәҗип Җиһановның Муса Җәлил либреттосы буенча иҗат ителгән «Алтынчәч» операсына да мөрәҗәгать итә авторлар. Пьеса гомумән интертекстуаль бәйләнешләр, сылтамалар белән тулы. Дүрт кыз – героиняның монологларында Тугзак ариясендәге аһәңнәрне тоеп алабыз («Мин – кол. / Мин – ут. / Мин – көл. / Мин – сөт»). Ә Тугзак, белгәнебезчә, болгарлардан килгән нәсел җебен дәвам итүче – тугыз баһадир белән туксан турунның әбисе.

Әнкәсе кулларыннан тартып алынган һәм ят мәдәнияткә илтеп тапшырылган сабый Үтәмешкә алмашка тарихи аренага шау-шу белән яңа сукбайлар токымы ыргылып керә. Болар – Көнбатыш мәдәниятенә мөкиббән стилягалар (1940-1960 нчы еллар). Стилягалар, музыка астында чайкала-чайкала, 1980 нче елларның дискотека геройларына әверелә. Алар арасында картаеп беткәннәре дә бар, ләкин бу картлачлар һаман да миллилек турындагы демагогиядән ерак китмәгән. Ә ул арада “милли каһарман” мөнбәре буш тора.

Пьесада тагын бер үтә әһәмиятле әхлакый проблема күтәрелә – ул безгә ата-бабалардан калган мирас: «Курку тәҗрибәсе өлкән буыннан яшь буынга тапшырыла да, боҗра барлыкка килә». Гомумән, спектакльдә заманча үз-үзеңне тәрбияләүгә юнәлтелгән тренинглардан ачы итеп көләләр (китаплар, тренер-коучлар, реклама кампанияләре һәм компанияләре, фильмнар һ.б). Символик чүп өемендә калган геройларның уй-фикерләренә дә тарихилык чалымнары хас. Әлеге дә баягы шеф-ашчы борынгы грек мәдәниятендәге курку феномены турында сүз йөртә, шул рәвешле сукбай-философ төсмерен ала («Диоген кисмәге» фразеологизмын искә төшерик). Үз милли ашларының кабатланмас булуын белә торып, псевдоэкспертларга бирешергә мәҗбүр булган Рәис Әхмәтзакиров герое үзенә дә хыянәт итә. Элеккеге ресторан хуҗалары белән яңалары арасындагы аерма да ассызыклана – болары нигездә милли мәдәниятне бизнеска әйләндерүчеләр. Миллилек аларның асылына әйләнми, ә тышкы кабык кына булып кала. Ресторанның яңа хуҗасы атамада нибары бер хәрефне генә үзгәрткән юкса, ләкин нәкъ менә шул токмачны «алтын» лапша-мишурага әверелдергән дә.

Структураны булдыручы антитеза игътибарга лаек: Алтынчәч мифологемасы һәм Алтынчәч манекены. Ата-бабалар безгә мирас итеп милли каһарманнарның исемнәрен калдырган, алар гаҗәеп белемгә һәм затлылыкка ия булган. Алга таба да милли мәдәният «казаны»нда кайнавыбызны дәвам итсәк, без нәрсәгә ирешәчәкбез – «туклыклы», «тәмле» токмачка өстенлек бирәчәкбезме, әллә «балта ашы»намы (соңгысы чит мәдәният символы)?

Спектакль пространствосында борынгы татар фразеологизмы калкып чыга – «балтасы суга төшкән кебек». Болар – тарихи хәтерен җуйган, үз-үзенә бикләнгән, йомылган затлар. Алай гына да түгел, асылыңны җую нәкъ менә шул псевдотрендларга табыну, аларга йөз тоту, ә димәк ки, рухи банкротлыкка да китерә. 

Спектакльнең драматизмы Алтынчәч-Сөембикә сәхнәсендә кульминациягә җиткерелә. Биредә – сыктау фонында – видеодагы кызның алтын толымнарын кисәләр, мәрҗәннәрен өзәләр. Шул рәвешле, парадоксаль формада, үз мәдәниятеңнән, ватаның, ыруыңан ваз кичүгә ишарә ителә, биредә без турыдан-туры тарихи хәтерне югалту, маңкортлашу темасына барып чыгабыз.

Һәр буын, кагыйдә буларак, милли тарихына һәм мәдәни мирасына ревизия ясый. Башка мәдәниятләр чигендә хакыйкать эзләп, аның нәрсәгә китереүенә бәя бирергә омтыла. Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова «үзебезнеке» белән «читнеке» дихотомиясенә мөрәҗәгать итә. Бу метаморфоза спектакльдә хорегорафик этюдларда бик тәэсирле чагылыш таба (хореограф – Елена Музеева).

Маңкортлаштыру процессы үзенең иң югары ноктасына «ИСКЛЮЧИЛИ!» сәхнәсендә ирешә: милли табын бизәкләренә (токмач, гөбәдия, коймак, катык) алмашка тирәнрәк югалтулар килә – дога, иман, хәтер, йола. Нәкъ менә шушында без «балта ашы»ның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлыйбыз да инде.

Тарих чоңгылы һәм бүгенгенең чагылышы

Нәтиҗәдә, әлеге трансформацияләрне кичеп, кеше гибридка әверелә – бу инде хайван башлы адәм, ул хәтта пианинода да уйный белми. Әлеге инструмент спектакльдә кешенең уйлау һәм үз хисләрен чагылдыра алу, башкалар белән диалог кора алу символы булып тора. Юкка гына спектакльдә кат-кат японнарга ишарә ителми. Галимнәрнең күзәтү-тикшеренүләре буенча, японнарның мәдәни коды бер гасыр ярым элек, Көнбатыш технологияләре нигезендә, котылгысыз үзгәрешләргә дучар ителә.

Рәссам Галина Судакова костюмнарны үтә дә заманча итеп эшли алган (схематика, винтаж, җете төсләр гаммасы һ.б.), шул ук вакытта мифологик образлар ачык милли детальләргә ия түгел. Бу, күрәсең, аның татар мифологиясе һәм фольклоры белән артык таныш булмавын күрсәтә. Козгын-карга, Алтынчәч, Сөембикә, Үтәмеш образларының сәнгати чишелеше миндә сораулар уята.

Ленар Гыйльметдинов декорацияләре, аскетимзга корылган булсалар да, тирән символик мәгънәгә ия. Сәхнә пространствосында мин «тарихи юл»ны күрәм. Бер яктан, ул үзендә тарихи аренаны берләштерә, аның өскә басып килә торган адымы, векторлы характеры, боҗра буйлап әйләнеп йөрүдән котылып, «тарихи чоңгыл»га сикерү булып әверелә.

Ресторанның ребрендингы алтын тулы ваннада коену аша гәүдәләнә. «Ашалып беткән» пианино умырткасында иҗади потенциалның калдыклары чагыла. Бу образны тудыруда ут куючы рәссам Илшат Сәяховның тылсымы күренеп тора. Кеше натурасына хас амбицияләрне спектакльдә пъедестал сурәтли – ул герой-статистларның артында урнашкан. Спектакльнең видеографы (Чыңгыз Абызов) сюжет борылышларын гына ассызыклап калмый, ә тәгаенләнгән проблемаларны тиешле дәрәҗәдә ача, күрсәтә дә. SMS-буынының игътибарын сәхнәдәге экранга җәлеп итеп, сүзнең сурәткә трансформациясен дә билгели.

Актерларга килгәндә, Рәис Әхмәтзакиров уенын аерым искә алып үтәсе килә – ул үз персонажын һәм хәрәкәтләр, һәм мимика ярдәмендә бик төгәл чагылдыра. Актер тирән тәгаенләнгән «кечкенә кеше» психологик фаҗигасе белән иҗади шәхес арасында бәргәләнә, үз асылын югалтырга теләмәгән марионетка белән индивидуальлек чигендә тора.

Актриса Альбина Ногманова тудырган пластик образлар гаҗәеп кызыклы һәм сокландыргыч.

Рамил Вафин үзенчәлекле ресторан эшчесе һәм стиляга образын тудырган. Аның костюмнары да моңа ярдәмгә килә, ул аларга аерым акцент ясый, һәм хәрәкәтләре белән портреты аша да.

Илназ Хәбибуллин яңа формациядәге эшлекле кеше образын бик төгәл тудыра – ул циник та, бик мәһабәт, үз-үзенә мөккибән дә.

Кыланчык официантка Алсу Шакирова һәрдаим үзгәрештә: ул эллинардагы курку феномены турында фикер йөртүче туташ та, тормышын дискотекаларда «яндыручы» статистка да (яңа хуҗа күзаллауларын алга сөрүче), күрәзәче Козгын-карга да.

«АЛТЫНЧ[АЕ]Ч»«аталар һәм балалар» арасындагы коллектив җаваплылык турындагы спектакль. Шул ук вакытта, ул – һәркемнең индивидуаль җаваплыгы турында да.

«БЕТТЕК!» лозунгына һәмәбез дә үз мәгънәбезне салабыз. Борын-борыннан килгән афоризмда ата-бабаларның кисәтүе яңгырый: «Алтынга ияргән югалган, / Акылга ияргә юл алган». Бәлки, кат-кат бер үк тырмага басып маңгаебызны ярмас өчен, аларның сүзләренә колак салырга кирәктер...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк