Логотип
Хәбәрләр

Азалия Зиннәт популяр биюче белән клип төшергән

Күптән түгел җырчы Азалия Зиннәт үзенең «Җаныкаем» дип исемләнгән җырының клибын тәкъдим итте. Клипның төшерелү үзенчәлекләренә күз салсак, ул күбесенчә биюләргә корылган. «Музыка һәм биюләргә балачак...

Күптән түгел җырчы Азалия Зиннәт үзенең «Җаныкаем» дип исемләнгән җырының клибын тәкъдим итте. Клипның төшерелү үзенчәлекләренә күз салсак, ул күбесенчә биюләргә корылган. «Музыка һәм биюләргә балачактан гашыйкмын. Шулай ук искиткеч Артист һәм Биюче Евгений Папунаишвили белән бергә биергә күптән хыяллана идем. Хыяллар чынга аша!», – дип яза Азалия үзе әлеге клип турында.

Аңлавыгызча, әлеге клипта Азалалия Россиянең иң күп түләнелә торган хореографларының берсе Евгений Папунаишвили белән төшкән. Евгений Папунаишвили – «Танцы со звёздами» проекты катнашучысы, бик күп Россиякүләм һәм халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты. Әйтергә кирәк, клипта көтелмәгән борылышлар җитәрлек. Кыя башында Латин-Америкасы биюен бию, юлбарысны үбү һ.б. Артыгын сөйләп тормыйк, клипны үзегез карагыз, дуслар!

Автор: А.Галимова

Фото: Клиптан скриншот

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк