Логотип
Хәбәрләр

Азат Фазлыев: «Ит апкилегез әле, пожалуйста»

Артистларны концертларда буш итмиләр инде, чәчәк кенә түгел, төрле бүләкләр дә тапшыралар. Җырчылар Алсу һәм Азат Фазлыевларны бу арада Балык Бистәсендә корт белән сыйлаганнар. Ник дигәндә, Алсу үзен...

Артистларны концертларда буш итмиләр инде, чәчәк кенә түгел, төрле бүләкләр дә тапшыралар.

Җырчылар Алсу һәм Азат Фазлыевларны бу арада Балык Бистәсендә корт белән сыйлаганнар. Ник дигәндә, Алсу үзенең инстаграмына корт яратам дип куйган булган. Азат «Хәзер бөтен холодильникта корт, корт кына ашап торабыз», ди.

Азат корттан маемлаган күрәсең, бөтен тыйнаклыгын учка җыеп, ит сорый. «Мин корт кына яратмыйм, холодильникта ит юк. Ит яратам, каз ите. Калган концертларда ит апкилегез әле пожалуйста», ди ул.

Хәзер Азатның фанатлары концертларга ит күтәреп килә башласалар аптырамабыз инде, тагы нәрсә сорыйсылары калды икән бу артистларның.

Автор: Г.Шарапова

Фото: azatfazlyev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк