Логотип
Хәбәрләр

Бабай уйный, улы җырлый, онык бии: Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе

Күп очракта җырларның бары тик башкаручыларын гына беләбез, ә җырның композиторы яисә авторы арткы планда кала. Композитор Вәис Бәйрәмовның Г. Тукай исемендәге филармониядә үткән юбилей кичәсе моны та...

Күп очракта җырларның бары тик башкаручыларын гына беләбез, ә җырның композиторы яисә авторы арткы планда кала. Композитор Вәис Бәйрәмовның Г. Тукай исемендәге филармониядә үткән юбилей кичәсе моны тагын бер дәлилләде. 

Сәхнә артына кереп, юбиляр белән аралашып алыйм, дидем. Милли киемнән , миңа арты белән торган бер абыйны күргәч, бу шул бугай инде дип уйладым. Кинәт борылгач, Вәис абыйны таныдым тануын, ләкин: «Шушы абыйга 55 яшь әллә?» – дип үз-үземә сорау бирдем.

Вәис абыйга бер дә 55 биреп булмый. Ихластан язам. Хатыны Гөлсем апа да бик яшь күренә. Күңелләренең яктылыгында, ниятләренең яхшылыгындадыр эш. Эчтән балкыйлар, шуңа күрә яшь күренәләр.

Вәис абыйның гармунда ничек уйнавын язып тору кирәкмидер дә. Ул – үз эшенең профессионалы. Үзенең концертында да уйнады. Ничек шулай тиз гармун төймәләренә басып була икән? Бармакларына күз иярми. Мин исә икенче рәттә утырдым, шуңа күрә барысын да яхшы күрдем. Барысын да: кемнең фонограммага җырлавын да, кемнең, тиргә батып, үз тавышы белән җырлаганын да, җырчы Рөстәм Закиров бүләк иткән пошалым чаналарының матурлыгын да күрдем.

Тулырак интертатта

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк