Белгечләр федераль грантны Татарстаннан ике генә китапханә отуына гаҗәпләнә

Россия дәүләт үсмерләр китапханәсе директоры Ирина Михнова «Мәдәният» милли проекты кысаларында модель китапханә грантын Татарстаннан ике генә китапханәнең алуына гаҗәпләнде. Бу хакта ул Татарстан Республикасы китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсендә әйтте.

Модель китапханәләр грантын Татарстаннан ике генә китапханә отты. Аларның берсе Яшел Үзән, икенчесе – Кукмара районыннан. Ике китапханәгә 5әр миллион сум акча бирелгән.

«Муниципаль китапханәләрне модернизацияләү федераль программасы кысаларында алдагы биш елда йөзләп китапханә модернизацияләнергә тиеш. Мин Татарстаннан күбрәк китапханә үтәр дип уйлаган идем. Сезнең китапханәләрнең база дәрәҗәсе югары», - диде Ирина Михнова.

«Модельле китапханә булдыру буенча безнең 11 китапханә гариза җибәргән иде, ике китапханәгә генә бирделәр. Без бит грантларга язмыйча тормыйбыз, һәрвакыт саллы-саллы гаризалар әзерлибез – үткәрмиләр. Инде сүлпәнәйгән дә идек. Чөнки электән үк Татарстан үзе бай ул дигән фикер яшәп килә. Яки аз сумма бирәләр, яки төшереп калдыралар.

«Мәдәният» милли проектына Татарстан китапханәләрен ничек күбрәк кертергә дип уйланабыз», - дип аңлатты ТР Милли китапханә директоры урынбасары Ирек Һадиев “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Казанда Татарстан Республикасы китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсе бара.

татар-информ

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
646
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
2 декабрь 2022 - 10:55
696
0
2
"Авылда ныграк тазарам"
23 ноябрь 2022 - 11:30
1859
0
1
«Шушы көнгә калдым үзем дә».
23 ноябрь 2022 - 09:35
1432
0
0
"Яңа татар пьесасы"
17 ноябрь 2022 - 10:10
2607
0
1
АЗАТ ФАЗЛЫЕВНЫҢ ӘТИСЕ ВАФАТ...
11 ноябрь 2022 - 15:15
1932
2
1
Танучылар булырмы икән?
2 ноябрь 2022 - 10:47
3076
0
0
Кияүгә чыгам! Иртәгә...
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы