Логотип
Хәбәрләр

«Безнең театрлар 15 елдан соң русча куярга мәҗбүр булачак». Татар театрлары нигә татарча уйнамый?

Татар театрларының русча уйнавы дөресме? Татар театрларының русча уйнавы турында ишеткәләп торабыз. Бу яңа ел көннәрендә массакүләм төс ала. Без театрларга шалтыратып алар спектакльләре теле мәсьәләс...

Татар театрларының русча уйнавы дөресме?

Татар театрларының русча уйнавы турында ишеткәләп торабыз. Бу яңа ел көннәрендә массакүләм төс ала. Без театрларга шалтыратып алар спектакльләре теле мәсьәләсенә ачыклык керттек.

Чаллы театры директоры Рашат Фәйзрахманов: «Ялганламыйм – елга бер куела инде ул. Без яңа ел спектаклен генә русча куябыз. Бер генә ул! Анысы да халык соравы буенча гына. Анысы да чиста русча түгел бит, русчалы-татарчалы. Анда җырлар-шигырьләр, такмаклар – бөтенесе татарча. Бездә Маршакның «Аленький цветочек» («Тылсымлы чәчәк») әкияте генә бар. Бетте! Башка юк! Без моны укытучылар соравы буенча эшләдек. Ул рус балалары өчен дә русча-татарча дәреслек булып бара. Безгә: «Методик спектаклегез өчен рәхмәт. Рус телле балаларны татар теле дәресендә утырткан кебек булды», дип килеп әйтәләр. Бер театрда да чиста русча спектакль юк – беләм мин! Балалар әкиятләре җыр-шигырьдән тора ул. Алар бит татарча бара. Аның биюләренә һәм музыкасына кадәр татарча. Без быел балалар өчен татар телендә «Мирас угы» спектаклен чыгарабыз».

Бу хакта тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк