Логотип
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек» фольклор ансамбле «Гөргөри кияүләре+» тамашасына чакыра!

Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле өр-яңа театральләшкән тамаша тәкъдим итә. 2020 елның 13 нче гыйнварь көнендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә керәшен халкының матур гореф-гадәтләре белән сугарылган «Гөргөри кияүләре+» театральләштерелгән музыкаль тамаша узачак.

Бөек драматург Туфан Миңнуллинның керәшеннәр тормышы сурәтләнгән «Гөргөри кияүләре» пьесасы беренче мәртәбә 1995 елда Г.Камал театры сәхнәсендә куела һәм бүгенге көндә дә республика театрлары репертуарының йөзек кашы булып тора. Гади генә сюжет нигезендә тирән фикер ята: ата-бабаларыбыздан калган йолалар буш гадәт кенә түгел – ә зирәк тормыш фәлсәфәсе!

«Гөргөри кияүләре+» спектакле Т.Миңнуллин сюжетының дәвамы турында хыялланудан туган әсәр. Туфан Миңнуллин туйга кадәр булган йолаларны сурәтләсә, әсәрнең дәвамында Илгиз Зәйниев тәкъдим иткән сюжет сызыгы туй йолалары белән баетыла.

Туфан Миңнуллин геройларының алдагы тормышлары ничек булган икән? Аларны яңа шартларда күрү тамашачыларга һичшиксез кызыклы булыр.

Гөргөри дәдәй ролендә – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев.

Тамашага рәхим итегез, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк