Логотип
Хәбәрләр

Чәчкә: «Һәр кешегә ошап бетеп булмый»

Эстрада артистлары турында социаль челтәрләрдә ниләр генә язмыйлар. Аз гына кимчелеге күрендеме, хәтта күренмәсә дә, тырнак астыннан кер эчләүче, тизрәк «пычрак атып» тәнкыйтьләүчеләр табыла. Барыбыз...

Эстрада артистлары турында социаль челтәрләрдә ниләр генә язмыйлар. Аз гына кимчелеге күрендеме, хәтта күренмәсә дә, тырнак астыннан кер эчләүче, тизрәк «пычрак атып» тәнкыйтьләүчеләр табыла. Барыбыз да беләбез, андый кешеләрдән котылып та, качып та булмый. Аларга бары тик игътибар итмәскә өйрәнергә кирәк.

Җырчы Чәчкә дә шулай эшләргә булган, бу мәсьәләгә карата мөнәсәбәтен  шигъри юлларга салган ул:

Һәр кешегә ошап бетеп булмый,

Ошарга да hич юк теләгем,

Кеше ни әйтер, дип, яши-яши

Ярты гомер узган, сизмәдем.

Ошыйм, диеп, күпме тырышсаң да,

Яратмаган сине яратмый,

Күпме изгелекләр эшләсәң дә

Рәхмәт әйтми, син дип җан атмый.

Иң мөһиме – иман булсын

һәм дөреслек булсын җаныңда!

Миңа ничек, кешегә дә шулай

Рәхәт булсын минем янымда!

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @chachka_liliya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк