Чаллы кешесе Элвин Грей машинасын рөхсәт ителмәгән урында туктаган килеш фотога төшергән

Социаль челтәрләрдә Чаллы пабликларының берсендә җырчы Элвин Грейның машинасы төшерелгән фото таралды. Сурәттән күренгәнчә, машина рөхсәт ителмәгән урында парковкаланган.
Ак төстәге «Лексус» Элвин Грей (Радик Юлъякшин) машинасы булуында шикләнерлек түгел. Машина янында басып торучы кешеләрнең берсе җырчы үзе булуын җанатарлары яхшы таный. Шулай да, фотография янындагы ачулы сүзләрне Элвин Грей фанаты язмаган, булса кирәк.
«Йолдызлар өчен закон юкмы әллә? Сара Садыйкова исемендәге Концерт залы каршына Элвин Грей машинасын нормально гына туктатып куйган, шулаймы?» - дип язган бу кеше.
Әлеге факт турында рәсми җавап булмады әле.
Бу көннәрдә Элвин Грей Чаллыда концертлар куя. Кулы сынган булса да, җырчы Чаллыдагы концертын башка көнгә күчермәгән.
Чыганак: tatar-inform
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
31 май 2023 - 15:04
-
30 май 2023 - 12:35
-
29 май 2023 - 16:01
-
28 май 2023 - 12:03
-
27 май 2023 - 11:58
-
26 май 2023 - 15:39
-
26 май 2023 - 11:57
-
25 май 2023 - 11:55
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте