Логотип
Хәбәрләр

“Чын профессионалларга дәүләт тә ягымлырак карасын иде”

Хатыным Лалә – “Болгар” радиосында өлкән менеджер булып эшли. Яраткан улыбыз, озак көтелгән бердәнбер балабыз – Русланыбыз бар. Ул хәзер алтынчы сыйныфка күчте. Улым тарих белән кызыксына, даталарны яхшы белә. Улым белән җырлап караган булды, җырлау аның өчен хобби кебек кенә. Чын сәнгать белән шөгыльләнү, аның белән яшәү хәзерге заманда бик авыр.

Татарстанның халык артисты Илсур Сафин августта гомерлек бәйрәме 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Җырчы белән сәнгать дөньясы, гаиләсе һәм бәхет төшенчәләре турында сөйләштек.

“Унынчы сыйныфта укыганда Вафирә апа консерваториягә укырга керергә киңәш итте”

– Илсур абый, җырчылар һәрчак балачактан ук музыка юлыннан китәргә хыялландык, диләр. Сезнең дә шулайрак булдымы?

– Аллага шөкер, иҗатыма быел 33 ел булды. Сәхнә – изге урын. Анда татарның нинди генә бөек шәхесләре чыгыш ясамаган! Аллага шөкер, миңа вокал бүлегендә Казан дәүләт консерваториясендә укырга туры килде. Безгә җиренә җиткереп белем бирделәр. Мактанып, горурланып әйтәм.

Мин Апас ягыннан, ул музыка өлкәсендә билгеле булган бик күп шәхесләрне биргән төбәк. Композитор Сара Садыйкова, балалар шагыйре Шәүкәт Галиев, опера җырчысы Фәхри Насретдинов һ.б. Тумышым белән Югары Балтай авылыннан.

Өч ел башлангыч мәктәпне үзебезнең авылда укыдым. Аннан соң Урта Балтай мәктәбенә барып укыдым. Үзебезнең авылдан дүрт чакрым барып укыдык. Анда салкыны да, җылысы да, кары да, яңгыры да булды. Кар астында калмадык, барыбыз да исән-сау килеш ун классны тәмамладык. Балачакта шатлыгы да, тарткалашуы да була. Почмакка да баса идек, башка да эләкте. Укытучылар безне кеше итеп чыгарды, рәхмәт кенә укыдык. Күңелле үстек!

Әткәй механизатор булып эшләде. Машиналарның двигательләрен җыя, ремонтлый иде. Әнкәй колхоз эшендә хезмәт куйды. Икесе дә бакый дөньяда, урыннары оҗмахта булсын. Мине якты дөньяга тудырганнары өчен рәхмәтлемен.

Әнкәйнең яңгыравык матур тавышы бар иде, әткәй тальянда да тарта иде. Сәнгатьне аңлый, белә торган гаиләдә үстем. Җиденче сыйныфтан җырлый башладым. Беренче тапкыр сәхнәдә тугызынчы сыйныфта чыктым. Рөстәм Яхинның Рамазан Байтимеров сүзләренә язылган “Туган ягым” җырын башкарган идем. Аннан соң Апас, Буа, Яшел Үзән, Казанда үткәрелгән “Кышкы эстрада” бәйгесендә чыгыш ясап йөрдем.

Унынчы сыйныфта укыганда Урта Балтай авылы клубына чыгыш ясарга җырчы Вафирә Гыйззәтуллина килде. Вафирә апа минем тавышны тыңлап карады. “Энекәш, сиңа консерваториягә керергә кирәк”, - дип киңәш бирде.

Үҗәтлек булган микән инде, консерваториягә керергә әзерләнер өчен нинди имтиханнар кирәк була дип, хат язып җибәрдем. Әле дә күз алдымда: консерваториядән хат килеп төште. Ул хатка шулкадәр пөхтә итеп рус телендә аңлатып язылган иде. “Уважаемый Ильсур!” - дигәч, шатланганымны күрсәгез...

Җыр дәресләрендә аз-маз ноталарны белсәм дә, ике ел консерватория каршында әзерлек курслары үттем. Мине консерваториянең беренче ректоры Нәҗип Җиһанов тыңлады. Шунда ук алабыз, дип әйттеләр. 1980 елда Казан дәүләт консерваториясенә Татарстанның халык артисты Әлфия Заһидуллина классына укырга кердем. Әлфия апа ун еллап опера театрында җырлады. Без аны икенче әни дип йөртә идек. Бик итәгатьле, ярдәмче ханым булды. Безне үзенең баласы итеп күрде. Анда Зөфәр Хәйретдинов, Георгий Ибушев, Лидия Әхмәтова һ.б. укыды.

“Улыбыз Руслан – озак көтеп алынган бердәнбер балабыз”

Җырчының да яраткан җырчысы була. Сез кемнәрне тыңлап илһамлана идегез?

– Ул вакытта телевизор санаулы кешедә генә, без радио тыңлап үстек. Илһам Шакиров, Рафаэль Сәхәбиев, Ренат Ибраһимов, Георг Отс, Муслим Магомаевны яратып тыңладым. Ренат Исламович – кумирым. Даһи тавыш!

Татар җырчыларын гына түгел, рус җырчыларын да тыңларга тырыштым. Бүтән тел сәнгатен беләсең икән, синең эчке дөньяң арта, культураң үсә дигән сүз. Консерваториядә укыганда без италия сәнгатен дә өйрәндек, чөнки италия теле – опера теле. Җыр сәнгатендә күп кенә либреттолар, опералар итальян телендә язылган. Шул ук Джузеппе Вердиның “Риголетто”, “Аида”, “Травиата” опералары 200 елдан артык куела. Безне опералар тыңларга да өйрәттеләр, шулай тәрбияләделәр.

Консерваторияне тәмамлаганнан соң, җилләр Сезне кайсы якларга илтте?

– Бишенче курста “Җырчылар ярминкәсе” була иде, без Әстерханга бардык. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Красноярск һ.б. шәһәрләрдән иң көчле тавышлы яшь җырчылар җыелган иде. Шунда булганда миңа Волгоград, Оренбург, Әстерханда калырга тәкъдим иттеләр. Хәтта фатир бирергә вәгъдә иттеләр. Әллә куркып калдым, әллә әткәй-әнкәй өчен борчылып, киләчәк турында уйландым... Казанда калырга туры килде.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә урнаштым, анда ун ел лекция-концертта эшләдем. 1990 елда Салих Сәйдәшевка багышланган бәйгедә беренче урын алдым. 1993 елда “Татар җыры” бәйгесендә лауреат булдым. 2000 елда беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев, беренче мэр Камил Исхаков кул куеп, миңа ике бүлмәле фатир бүләк иттеләр. Эшемне күреп, миңа тагын да иҗат итәргә стимул бирделәр.

1990 еллар ахырында Сәйдәш мәдәният үзәгендә оркестр белән концертлар куйдым. Татар һәм рус романсларын башкардым.

2005 елда Мәдәният һәм сәнгать институтына Салават Фәтхетдинов җитәкләгән кафедрага укытырга килдем. Яшь егет-кызларга вокал дәресләре бирдем, 14 елга якын укыттым. Марат Фәйрушин, Рифат Зарипов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Әбри Хәбриев, Әлфис Галиуллин, Айдар Әгъләмов, Фәнил Галиуллин, Нәфисә Назарова һ.б. шәхесләр – минем шәкертләрем.

Консерваториядән соң күбесе опера юнәлешен сайлый. Нигә операдан китмәдегез?

– 1990 еллар. Болганчык ел. Опера театрында да үзгәрешләр башланды. Дирижер Фоат Мансуров белән “Алтынчәч”, “Җәлил” операларыннан партияләре белән ике айга якын шөгыльләндек. Ул мине операга кертеп җибәрергә теләгән иде. Әмма акча эшлисе булды. Чыгыш ясаган өчен акча түгел, ә ризык белән түлиләр иде. Мәшәкатьле еллар булды ул. Шөкер, югалып калмадык. Укыттык та, гаиләле дә булды.

Хатыным Лалә – “Болгар” радиосында өлкән менеджер булып эшли. Яраткан улыбыз, озак көтелгән бердәнбер балабыз – Русланыбыз бар. Ул хәзер алтынчы сыйныфка күчте. Улым тарих белән кызыксына, даталарны яхшы белә. Улым белән җырлап караган булды, җырлау аның өчен хобби кебек кенә. Чын сәнгать белән шөгыльләнү, аның белән яшәү хәзерге заманда бик авыр.

Чын профессионалларга дәүләт тә ягымлырак карасын иде

Мәдәният институтында укыттым, дидегез. Киттегезмени?

– Институттан 2018 елда киттем, Салават кафедрасы ябылды. Аны саклап калырга – татар эстрадасы кафедрасын калдырырга кирәк иде. Ул авылдан килгән яшьләргә белем бирү урыны. Без укытканда татар халык җырларын да, классиканы да җиренә җиткереп өйрәттек. Татар балаларының белемле булуларын телим мин.

Хәзерге вакытта мин Рок мәктәбендә укытам. Йөздән артык бала укый. Инглиз, рус, татар телендә җырлыйлар. Миңа 9 яшьтән 60 яшькә кадәр кеше йөри. Җырлаучы кешеләр, эчке дөньясын баетучылар күп. Вокалның төшенчәләре бихисап, һәр педагог үзенең методикасы буенча эшли. Ә гомумән әйткәндә, вокал мәктәбе бер инде ул. Дөрес итеп суларга, дөрес итеп резонаторларны эшләткәндә генә тавыш әйбәт яңгыраячак. Аның өчен халыкны радио, телевидение аша тәрбияләргә кирәк. Күңел байлыгы, профессиональлек, эстетика, әхлак, фикер, мәгънә кебек төшенчәләр бетеп бара.

Минем өчен сәнгать – ул мирас калдыру. Һәр кеше үз эшендә профессионал булырга тиеш. Җырчылар да, педагоглар да. 11 августта миңа 60 яшь тулды. Телевидение, матбугаттан котлау шалтыратулары алам. Барысына да рәхмәт! Юбилей әле ул гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 30 сентябрьдә Апаста концерт булачак. Үземне шәкертләремне дә алып кайтачакмын. 20 октябрьдә “Чулпан” мәдәният үзәгендә концерт куярга ниятлим. Яңа җырларымнан торган флешкалар, дисклар чыгардым. Кеше минем концертка килеп, үзенә җан азыгы алып китә икән, мин шат кына булам. 

Күп илләрдә булырга туры килде: Франция, Италия, Польша, Бельгия, Кытай.... Россиядә – Мурманскидан алып Әстерханга кадәр, Калининградтан алып Владивостокка кадәр йөреп чыктык. Әле күптән түгел Владивосток Сабан туена Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация составында бардым.

Сезгә игътибар бармы?

– Чын профессионалларга дәүләт тә ягымлырак карасын иде. ТР Мәдәният министрлыгы һәм Апасның якташлыгына рәхмәт. Һәрчак элемтәдә торабыз. Шөкер, ветераннарыбызга ел саен хәйрия концертлары куярга тырышам.

Аллага шөкер, мине яратмый торган кешеләр дә, яраткан, хөрмәт иткән кешеләр дә бар. Бөтенесе булсын. Тормыш дәвам итә.

Без – мираслы, телле, динле халык

Икенче гомер бирелсә, барыбер сәнгать юлын сайлар идегезме?

– Әйе. Сәнгать – белем. Күп белгәч, нәрсә дә булса эшләргә (белем алырга, иҗат итәргә) теләк тә арта. Сәнгать өлкәсенә килеп эләгүемә Ходайга рәхмәт. Илһам абый, Әлфия апалар белән озаклап сөйләшеп утырган чаклар булды. Алар белән сөйләшү – үзе бер гомер. Хәзерге яшьләр шуны белеп бетерми. Бәхет – үз акылыңда, үз аңыңда олы яшькә җитү.

Телебез, телебез, диләр. Татар халкының теле, дине, рухи дөньясы, әдәбияты һәм сәнгате булганда беркайчан да татар халкы бетмәячәк. Тарихны күз алдына китерсәк, без нинди генә авыр сынаулар аша узмаган. Барысы да үзебездән тора: үзебезне хөрмәт итик, яратыйк, бер-беребезгә булышыйк. Шул вакытта гына татар халкы көчле булыр. Без – мираслы, телле, динле халык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк